Чәчәк күлмәк

Борын заманда була бер патша. Бер баласы да булмый моның.
Бу бер дә бер көнне чыгып китә үзенең шәһәренә йөрергә. Шунда ул ике яшьлек бер баланы күрә, урамда туфрак арасында уйнап йөри торган.
Бу бала, моны күргәч тә, өенә кереп кача. Патша моның артыннан керә. «Бу нинди эш,— ди,— нишләп минем патшалыкта тәрбиясез балалар булырга тиеш?» — ди.
Керә. Керсә, пич башында утыра бер кортка, үзе патшадан курка, үзе шатыр-шотыр йонын йолка, ди.
Патша исәнлек-саулык сораша.
—    Әби,— ди,— нишләп ул балаңны азрак тәрбияләмисең?— ди.
—    И улым,— ди,— үзем картайдым,— ди,— хәзер аның артыннан йөреп булмый инде,— ди.
—    Әби, алайса сат миңа,— ди,— мин үзеңне дә карармын үлгәнче,— ди,— балаңны да тәрбияләрмен, укытырмын,— ди.
Карчык риза була да малайны биреп җибәрә.
Хәзер бу патша карчыкны үз янына ала. Аның үзенә ясата бер йорт. Асраулар куеп, теге карчыкны караттыра инде.
Ярар. Хәзер бу малайны бер чуен подвал ясатып, бер укытучы биреп, унбиш ел укырга куя, беркая чыгармыйча. Малайга Биктимер дигән исем бирә, үлмәсен дип инде, патшаның малае булмый бит.
Теге Биктимер хәзер үсә. Китаптан карап рәсемнәр ясый: яшелчәләр, агачлар, үсемлекләр. Укытучы әйтә:
—    Болар барысы да дөньяда бар, дөрес,— ди.
Ярар. Унбиш ел укып чыга бу малай. Ул унҗиде яшьлек егет була хәзер.
—    Әти,— ди инде хәзер патшага,— каланы күреп йөрисем килә минем,— ди,— нинди кала бу безнең,— ди.— Минем күргәнем юк бит әле,— ди.
Чыннан да күргәне юк, беркая да бармагач.
—    Ярый, бар, улым,— ди,— йөреп кайт,— ди.
—    Юк, әти,— ди,— ат җигеп бирсеннәр дә миңа, мин үзем йөрим,— ди.
—    Ярар, алайса бар, йөр.
Биреп чыгаралар моңа ат, үзе тотып йөри инде хәзер атны. Шәһәрне бер әйләнеп чыга да китә шәһәр читенә чыгып.
Бара-бара юл белән, кичкә калынды, аты да арыды инде. Моның аты юл буенда үләннәр ашый. «Кара,— ди,— нинди чүп ашый бу ат»,— ди, белми инде нәрсә ашаганын да атның.
Ярар, атны хәзер тугарырга кирәк бит инде. Тугара белми. Кесәсендә пычагы була, сбруйны барысын да кискәләп тугара бу. Камытларын, ыңгырчакларын куя бер җиргә дә үзе арбасына менеп ята.
Караңгы төшә хәзер. Моның тәгәрмәченә уралды бер җылан.
Бу теге җыланнан куркып җылады-җылады да тагын ятып йоклады. Бер нәрсә күргән бала түгел бит, егет булса да.
Ярар. Хәзер моның төшенә бер кыз керә. «Менә сиңа бер китап,— ди,— шуны укырсың,— ди,— аннан менә шул юл беткәнче бар,— ди,— болынга килеп чыгарсың. Шул болында минем өем булыр, керерсең минем янга»,— ди, кыз өйрәтә тегене.
Уянып китә, чыннан да күкрәгендә китап. Алып укый тегене. Укырга һәвәс инде бу. Тора, ат юк, ат киткән каядыр. Хәзер атта кайгысы юк, арбадан төшеп, китә бу юл белән. Бара-бара сукмакка әйләнә бу юл. Урман арасына кереп китте. Урманны чыкты: болын, шундый су буе — әйбәт. Күрә теге — ике генә өй тора. Барып керә, теге кыз өйрәткәнчә, өйгә.
—    Йә, егет, килдеңме? — ди.
—    Килдем.
—    Ярар, килсәң,— ди.— Менә ашарга әзерләнгән,— ди.— Ашыйк-эчик тә ял итик бүген,— ди.
Тегене ашата-эчертә әйбәтләп. Ял итә хәзер теге егет.
—    Иртән бабаң янына керерсең,— ди.
Анда бер карт була, кызның атасы буламы инде, белмим анысын. Чабата ясап утыра инде бу.
Малай иртән керә:
—    Кердеңме, улым?
—    Кердем,— ди.
—    Ну, әйдә эшкә, мин сиңа эш өйрәтәм,— ди.
Чабатасын ыргытып бәрә дә бу, малай белән чыгып китәләр. Көне буе икесенә бер алма төбе өяләр болар.
—    Ярар, җитте, улым,— ди.— Бүген бик каты эшләдек, болай эшләсәк, елына 365 көн, без никадәр алма төбе өябез,— ди.— Әйдә, улым,— ди,— бүгенге эш көнеңә хак күрсәтәм,— ди,— хезмәт көне,— ди.
Зур ат абзарына алып керә тегене: бер җөгән тора — безнең атларга эшлиягә дә зур ул.
—    Менә шушы җөгән булыр сиңа эш хакы,— ди карт.— Бар бүген кереп ял ит инде, теге тутаң янына,— ди,— иртән тагын керерсең,— ди.

Егет теге кыз янына керә. Ашарга-эчәргә әзерләгән кыз. Бу ашый-эчә дә ял итә инде. Йоклый.
Иртән тагы керә. Карт тагын чабатасын ыргытып бәрә дә:
—    Әйдә, улым, чыгып киттек,— ди.
Тагы бер алма төбе өяләр болар.
—    Җитте, улым,— ди,— әйдә керик,— ди.— Бүген тагын эшләгәнеңә хезмәт көне бирәм,— ди.
Ияр күрсәтә бу моңарга. Теге малай селкетә дә алмый иярне, кая анда күтәреп ат сыртына салырга.
—    Ярар, улым,— ди,— хәзер бар кереп ял ит,— ди,— күтәрә алсаң да, алмасаң да бу синеке булыр,— ди.
Теге малай керә хәзер. Кыз ашарга-эчәргә хәзерләгән. Ашый-эчә, ял итә.
Өченче көнне тора да тагын кереп китә бу карт янына. Карт тукып утырган чабатасын ыргытып бәрә тагын.
—    Әйдә, улым,— ди.
Чыгалар болар, бер алма төбе өяләр тагы.
—    Әйдә, улым,— ди,— хезмәт көне күрсәтәм инде бүген эшләгәнеңә,— ди.
Бер абзарны ачып җибәрә — айгыр тора анда. Пошкырып җибәрә — бу малай әллә кая чыгып оча, бер илле метр читкә.
—    Булды-булды, бабай, яп,— ди.— Мин моның янына якын килә алмыйм,— ди.
—    Юк, юк,— ди, атка әйтә карт,— син моңа тимә, бу синең хуҗаң булыр алдагы көндә,— ди.— Кил, улым, хәзер ат тимәс сиңа,— ди.
Килә. Атын сыпыра теге. Буе да җитми аның атка.
—    Менә шушы булыр сиңа миннән,— ди.— Хәзер кайт, ял ит, иртәгә теләсәң нишлә, минем эшем бетте инде,— ди.
Ярар, кайта бу теге кыз янына. Кыз ашата-эчертә моны.
—    Инде, егет, әйдә, иртәгә сахрага чыгабыз синең белән,— ди.— Хәзер эшең бетте синең,— ди.
Йоклыйлар болар. Иртән торып, ат җиктерә теге малайдан, икенче атны инде. Икесе утыралар да чыгып китәләр. Мылтык та алдыра бу малайдан.
—    Син,— ди,— үрдәк атып йөрерсең,— ди,— мин чәчәк җыярмын,— ди.
Чыгып китәләр, барып җитәләр су буена. Чәчәк болыны шундый матур, әйбәт.
Бу малай йөри хәзер мылтык тотып. Бер-ике үрдәк атып алды инде. Ә кыз чәчәк җыйган да моңарга шул чәчәктән бәйләгән ыштан, күлмәк, пута, биленә буарга.
—    Менә бу ыштанны киеп карале,— ди, кыз әйтә.
Малай ыштанны киеп карый.
—    Ничек хис итәсең үзеңне? — ди кыз.
—    Мин,— ди,— тоткасы булса, шушы диңгезне күтәреп алыр идем хәзер,— ди.
Шундый көч кергән шикелле булды инде.
—    Инде менә бу күлмәкне киеп җибәр,— ди.
Күлмәген киеп җибәрә.
—    Хәзер ничек хис итәсең үзеңне?
—    Менә җир белән күкнең тоткасы булса,— ди,— икесен бергә ябыштырыр идем,— ди.
—    Менә бу путаны буып кара хәзер,— ди.
Путаны буа.
—    Хәзер,— ди,— бөтен дөньяны учка сыйдырып бетерер идем,— ди.— Шундый көч керде хәзер,— ди.
—    Путаң артыграк булыр,— ди кыз.— Монысын кесәңә тык,— ди.— Кайчак көчең җитми, шул вакыт буарсың,— ди.
Кайтып керәләр болар. Малайны кич кундыра. Иртән әйтә кыз:
—    Менә миннән сиңа бүләк шушылар булыр,— ди.— Бу әйберләр турында син гомерең буена хатын-кызга сөйләмә,— ди.— Өйләнерсең,— ди,— хатының белән мунча кермә,— ди,— бу чәчәк күлмәкләрең турында аңа да сөйләмә.— Әгәр
дә хатыныңа сөйләп тегеләй-болай уңайсыз хәлгә төшсәң,— ди,— бу нәрсәләр яңадан булмас,— ди.
Ярар. Малай теге карт белән чыга хәзер. Карт җөгәнне бирә. Бу малай атны җөгәнли, иярли, менеп атлана, өч тапкыр ишегалдын урый да чыгып чаба ат белән.
Бу хәзер кая барганын да белми, бер юлга төшә дә сыпыра шуның белән. Барып җитә бер шәһәргә. Бу шәһәрдә кара байрак асылган була.
Шәһәр башында бер карчыкка керә бу фатир сорап. Карчык берүзе генә тора.
—    Кер, улым,— ди,— өем иркен, мин берүзем генә,— ди.
Ярар. Теге малай керә, атын җибәрә. Аты аңа бер йөзек бирә. Малай шул йөзек белән генә сызгыра — ат килеп җитә кирәк вакытта.
Ярар. Керә, ял итә.
—    Әби,— ди,— ашарга пешерсәң иде син,— ди.
—    Әй, улым,— ди,— ашарга бик пешерер идем дә,— ди,— бездә,— ди,— җиде башлы аждаһа ята суда,— ди,— беркемгә дә су бирми,— ди,— төнлә бер чиләк бирә,— ди,— артыгын бирми,— ди.
—    Кайда тора соң ул, әби? Бир әле чиләкләреңне, мин барып килим суга,— ди. Ике чиләк ала да бу бара суга. Теге аждаһа чыга инде.
—    Нишләп ике чиләк тотып килдең? — ди.
—    Мин,— ди,— кунак, читтән килгән кеше,— ди,— эчәсем килә, ашыйсым килә минем, ач мин,— ди.
—    Ярый, кунак булсаң, ал ике чиләк.
Ике чиләк су апкайта. Бу әби хәзер бер чиләген шунда ук эчеп бетерә, бер чиләк суы кала моның.
Ярар. Бу малайны ашата-эчертә инде хәзер.
—    Әби, нишләп,— ди,— кара байрак асылган сездә?—ди.
—    Асылынмыйча, — ди, — ул аждаһа чиратлап кеше ашый,— ди.— Ансыз бер тамчы да су бирми ул,— ди.— Бүген патша кызына чират, шуңа кара байрак асылган, кайгылы көне патшаның,— ди.
Ярар. Бу малай кич белән китә аждаһа янына. Үзе белән кылычын ала. Бара. Су буенда махсус бер йорт бар. Шунда китереп куялар кешене, шуннан гына ашый инде аждаһа, судан чыгып. Шул өйдә патша кызы җылап утыра.
—    Ник җылыйсың, кызый? —ди бу малай.
—    Җыламыйча,— ди,— бүген азаккы көннәрем, азаккы минутларым. Аждаһа йота мине. Бар, егет,— ди,— каян килдең, шунда кит, югыйсә икебезне дә йота ул,— ди.
—    Ярый, йотмас әле,— ди.— Мин юлдан арып килгән кеше, әзрәк йоклап алыйм,— ди.
—    Йоклап китсәң, мин сине ничек уятырмын соң? — ди.
—    Менә сиңа без бирәм,— ди,— әгәр дә, аждаһа-фәлән килеп чыкса, уята алмасаң, төртерсең шуның белән тәнемә,— ди.
Ярар. Хәзер бу йоклап китте. Күпме-әзме гомер үтмәде — аждаһа чыгып җитте дә ишекне ачты.
—    Патша,— ди,— берне сорап, икене җибәргән,— ди.
Кыз җылый инде хәзер. Теге без белән төртергә жәлли егеткә.
Ярар, күп вакыт үтмәде — кызның кайнар яше тама тегенең битенә — малай уяна бит.
—    Фу,— ди,— соңга калганмын,— ди,— нишләп иртәрәк уятмадың? — ди.
Аждаһа тагын:
—    Патша, берне сорап, икене җибәргән миңа йотарга,— ди.
Малай әйтә:
—    Берсе белән дә тыгылырсың, берсе дә үтә алмас әле,— ди.
Шулай дигәч, йотып җибәрим дигән иде аждаһа, егет кылычын тотты да, тегенең авызына кереп, урталай ярып ук чыкты. Аждаһа селкенгән иде — урталай ярылды.
Ярар. Хәзер бу аждаһаның башларын чапкалый да таш астына кыстырып куя инде, зур таш астына.
Кыз әйтә:
—    Әйдә безгә,— ди,— әти сине бүләкләр,— ди.
—    Юк, мин бармыйм,— ди,— мин читтән килгән юлаучы кереп тормыйм,— ди.
—    Алайса, менә минем төсем итеп тотарсың,— ди, кулъяулыгын бирә патша кызы.
Кулъяулыгын алып кесәсенә тыга да кайтып китә инде бу хәзер теге әбигә. Ике чиләк су апкайта кайтышлый. Әби суга туйды хәзер.
—    Бар, әби, барып ал су, аждаһа бетте,— ди.
—    Юк, улым, алар чиратлашып чыгалар,— ди.— Бүген җиде башлысы иде,— ди,— хәзер аның тугыз башлысы чыга,—ди.— Бүген патшаның икенче кызына чират,— ди.— Өч кызын да ашый хәзер, өч аждаһа,— ди.
Егет көне буе йоклый да кич белән тагын китә су буена. Бара. Кыз елап утыра инде. Кыз белән утыралар сөйләшеп. Ярты төннәрдә теге аждаһа чыга. Килә.
—    Фу,— ди,— патша, берне сорап, икене җибәргән,— ди.
—    Ярар-ярар,— ди,— берсе дә тамагыңа утырыр синең,— ди.
—    Алыш бармы,— ди,— көрәш бармы,— ди, аждаһа әйтә,— давай көрәшәбез алайса, бик көчле булсаң,— ди.
—    Давай,— ди теге егет.— Була көрәшергә,— ди.
Болар тотыналар көрәшергә. Аждаһаны җиңә теге малай. Үтерә. Тугыз башын да чаба да таш астына кыстырып куя. Гәүдәсен тураклап суга ыргыта.
Ярар. Кыз хәзер ялына инде:
—    Әйдә, — ди, — безгә кайтыйк, — ди, — әти сине бүләкләр, — ди.

татар халык әкиятләре

Егет әйтә:
—    Юк, мин барып йөрмим, мосафир кеше мин, юл кешесе,— ди,— кайтып ял итәргә кирәк,— ди.
—    Алайса, ярар, кайтмасаң. Менә минем исемле балдагым бар, шуны бүләк итәм сиңа,— ди.
Егет балдакны кесәсенә алып тыга да, ике чиләк су алып, әбигә юнәлә.
Бу хәзер кайтарып әбигә ике чиләк суны бирә. Әби сөенә инде, суга туйды. Ашарга-эчәргә әйбәтләп әзерли. Малайны ашата, егет ятып ял итә көне буена, бүген инде азаккысына барырмын, ниһаять, дип.
Кич белән тора, ашый-эчә дә китә тагын кыз янына. Хәзер инде монда патшаның кече кызы елап утыра.
—    Менә хәзер,— ди,— унике башлы аждаһа мине ашарга тиеш,— ди.
Бу кыз белән утыралар сөйләшеп, аждаһа килеп җитә ярты төннәрдә.
—    Фу, патша,— ди,— берне сорап, икене җибәргән,— ди.
—    Берсе дә тамагыңа утырыр,— ди.
—    Йә, әйдә сугышабыз.
Тотыналар сугышырга. Бу егет тәмам арыгач, башларын чабып өзә башлый. Унбер башын чаба, берсе калгач, аждаһа ялына хәзер:
—    Калдыр мине, зинһар,— ди,— мин сиңа тимәм,— ди,— сиңа тегеләй-болай сүз салмам,— ди,— хәзер кая куйсаң, шунда куярсың,— ди.— Нишләтсәң эшләтерсең, тик бер башымны калдыр,— ди.
Бу жәлли инде, бер башын калдыра. Аждаһаны патшага алып бара. Чуен подвал ясатып, шул подвалга ябып куялар моны.
Патша кече кызына өйләндерә малайны, Чәчәк күлмәкне. Туй ясый. Туенда мин дә булдым, иләкләп тә чиләкләп эчтек.
Болар тора башлыйлар хәзер кыз белән. Яхшы гына гомер итәләр.
Бер дә бер көнне кыз теге подвалны карыйсы итә бит. Караса, теге аждаһа шундый да матур егеткә әйләнгән. Аның кебек егет дөньяда юк, шундый матур. Теге кызның күзе кызыга бит моңарга.
—    Эх, син, шуның белән торасыңмы? — ди, аждаһа әйтә.— Аның чәчәк күлмәк белән чәчәк ыштаны гына бар,— ди,— шуның белән генә көчле булып йөри ул,— ди.— Аның болай һич тә көче юк,— ди.— Менә син миңа барсаң,— ди,— минем
үземнең көчем ичмаса,— ди.
—    Ә ничек барырга соң сиңа? — ди, кыз әйтә.— Ничек аны үтерергә, аны җиңеп булмый бит,— ди.
—    Чәчәк күлмәген ал син аның,— ди.
—    Аны ничек алырга? — ди, кыз әйтә.
Аждаһа аңа:
—    Мунча кергәне юк бит аның синең белән,— ди.
—    Юк,— ди.
—    Менә яктыр мунча,— ди,— барыгыз мунчага,— ди,— үпкәләгән бул,— ди,— мине яратмыйсың, тегеләй-болай, минем белән мунча кермисең, әллә кемнәр белән кереп йөрисеңдер син мунча, дип, үпкәләгән бул,— ди.
Кыз кайта да мунча яктыра. Ире эштән кайта инде, теге хатын:
—    Бүген мунча яктым мин, мунча керербез,— ди.
—    Юк,— ди,— мин гомеремдә дә мунча кергәнем юк,— ди.
—    Нишләп,— ди,— мунча кермичә кеше торамыни,— ди,— син икенчеләрне тапкан булырсың,— ди.— Шулар белән кереп йөрисеңдер мунча,— ди,— мине яратмыйсың син,— ди,— минем белән кермисең шуңа күрә,— ди.
—    Юк,— ди,— мин кермим,— ди.
Хатыны тагын үпкәләгән була инде. Шулай итә торгач, егет риза була. Баралар мунчага. Бу хәзер күлмәкләрен салды, чәчәк күлмәген салмый.
—    Сал моны да, нигә салмыйсың моны? — ди хатыны.
—    Юк,— ди,— моны салырга ярамый,— ди.
—    Ачайса, мин тотып торыйм өйалдыңда,— ди,— син сал, кер, юынып чык,— ди,— аннан мин кереп чыгармын мунча,— ди.
Салып бирә хатынына чәчәк күлмәген, ыштанын, үзе керә юынырга. Теге кереп киткәч тә, хатыны күлмәкне илтә дә бирә аждаһага подвал тәрәзәсеннән генә. Аждаһа — юха егет киеп ала күлмәк-ыштанны да, бер генә селкенә — подвалны
ватып та чыга. Тагын да көчлеләнә бу.
Ярар. Хәзер инде аждаһа моның янына мунчага килде, ишеккә башын салды:
—    Менә хәзер мин сине тотам,— ди,— теге вакытны булмаган иде,— ди.— Хәзер мин сине ашыйм,— ди,— азаккы минутларың. Синең чәчәк күлмәкләрең миндә инде,— ди.
Теге егет нәрсә эшләсен инде, бу көенә бернәрсә дә эшли алмый инде.
—    Ярар,— ди,— ашасаң ашарсың,— ди,— хәзер юынып бетәм инде мин,— ди.
Егет чыга мунчадан. Аждаһага әйтә:
—    Минем йөзегем бар кесәмдә,— ди,— шуны сызгыртыгыз,— ди,— минем айгырым килер,— ди.— Айгырның ияр астында сумка бар,— ди,— шул сумкага сөякләремне салырсың,— ди.
Ярар. Аждаһа егетне ашый, сөяген ашарга кушмады инде, сөяген ашамады. Йөзеген алып сызгыртуга айгыр килеп тә җитә. Бу айгырны тотарга карый — айгыр тоттырмый тегеңәрдән, башын бирми. Аждаһа атның ияр астындагы сумкага
егетнең сөякләрен сала да, айгыр шунда ук чыгып та чаба.
Хәзер тегеләр икесе тора башлыйлар инде, юха егет белән бу хатын. Айгыр кешнәп-җылап кайтып керә теге йортка, чыгып киткән иде бит әле кызлардан, шунда кайтып керә хәзер бу.
—    Эх,— ди,— нәрсә булса да булды егеткә,— ди кыз, йөгереп чыга.
Кыз егетнең сөякләрен тезеп сала. Белгәннәрен укый торгачтын, егетне кире терелтә бу.
—    Фу,— ди,— озак йоклаганмын,— ди егет.
—    Йоклагансың менә,— ди, теге кыз әйтә,— мин сиңа әйттем бит,— ди,— хатының белән мунча кермә, хатыныңа сөйләмә, нәрсә булса да эшләтерләр үзеңне, дип,— ди.— Менә үтергәннәр үзеңне,— ди.— Хәзер көч юк инде синдә,— ди.— Хәзер мин сиңа бүтән нәрсәкәй бирә алам. Менә сиңа өч чәчәк бирәм,— ди.
Ак, кызыл, яшел чәчәк бирә инде тегеңәргә.
—    Кайтканда очрар җыланнар,— ди,— яшел җылан очрар,— ди,— менә бу яшел чәчәкне кабып чык,— ди.— Аннан кызыл җыланнар килерләр сиңа уралырга,— ди.— Кызыл чәчәкне капсаң, алар сиңа тимәс,— ди.— Ак җыланнар чыкса, ак чәчәк кабарсың,— ди.— Айгыр юк хәзер сиңа,—ди,— айгырны тота алмыйсың син хәзер, —ди, —көчең юк синең,— ди.
Ярар. Егет чәчәкне ала да кайтып китә. Чыннан да, юлда яшел җыланнар очрый моңа. Киләләр инде моны ашарга дип. Бу теге яшел чәчәкне каба авызына да яшел җылан патшасы булып чыгып китә араларыннан.
Кайта-кайта, хәзер кызыл җыланнар киләләр моны йотарга. Бу теге кызыл чәчәкне каба да кызыл җылан патшасы булып чыгып китә араларыннан.
Хәзер кайта-кайта, ак җыланнар очрый инде моңа. Бик күпләр, йотарга киләләр. Бу ак чәчәкне каба да чыгып китә ак җылан патшасы булып.
Ярар, тагын китә бу юл белән. Бара-бара, барып керә бер шәһәргә. Бер карттан квартир сорап, квартирга керә. Моңа теге кыз әйткән иде: «Шул чәчәкләрне авызыңа капсаң, нәрсә буласың килсә, шул булырсың»,— дип. Хәзер бу картка әйтә:
—    Бабай,— ди,— бар, син кибеттәнме, базарданмы, апкайт бер яхшы гына җөгән,— ди,— мин яхшы айгырга әйләнермен,— ди.— Мине сатарсың,— ди,— патша алыр инде, бүтән кеше ала алмас,— ди,— бүтән кешенең көче җитмәс, бик
кыйбатлы айгыр булырмын мин,— ди.
Карт базарга чыга да яхшы гына җөгән алып кайта.
—    Бабай,— ди,— сатканда син җөгәнне кулыңнан җибәрмә, җөгән үзем булырмын,— ди.— Күпме акча бирсәләр дә, җөгәнне бирмә,— ди.
Бу хәзер айгыр булды. Алтын яллы, көмеш койрыклы шундый матур айгыр инде, кәртинкә кебек. Карт базарга апчыгып китә тегене. Бара. Байлар да кызыгалар, акчалары җитми. Бик кыйбат сорый бу — илле мең тәңкә.
Юха килә хатыны белән, кызыгалар моңарга. Хатыны инде бигрәк тә кызыга.
—    Шундый да матур,— ди,— нәрсә тора,— ди,— бер утырып йөрсәң дә,— ди.
Алалар илле меңгә.
Карт әйтә:
—    Мин җөгәнне сатмыйм, минем үземнең шундый ук айгырым бар, бер генә җөгән минем икесенә,— ди,— җөгәнне күпме сорасаң да бирмим,— ди.
Ә теге юха җөгәне белән аласы килә: ул белә кем икәнен моның, айгырның.
Ә хатын әйтә:
—    Кирәкмәс җөгән белән,— ди,— без табарбыз әле, әллә кайлардан ясатып алырбыз заказ белән,— ди.
—    Юк,— ди, юха әйтә,— мин алам җөгәне белән,— ди.— Күпме сорыйсың, бабай,— ди,— менә бер капчык акча бирәм мин сиңа,— ди.
Бабай кызыга бер капчык акчага да җөгәнне дә биреп җибәрә тегеңә.
Ярар. Болар хәзер кайтып китәләр. Айгырны да бәйләп куялар. Керәләр өйгә.
—    Менә син шулай дип әйтәсең,— ди, хатынына теге юха әйтә,— бу бит теге Чәчәк күлмәк егет,— ди.— Бу безнең башка җитәргә йөри. Моны үтерергә кирәк,— ди.
—    Ничек үтерергә соң моны?
—    Ничек кенә булса да, ул егетне юк итәргә кирәк,— ди.
Боларның була бер хезмәтче кызлары. Шул кыз күрә дә:
—    Эх,— ди,— Чәчәк күлмәк, сине бит әрәм итәләр хәзер,— ди, айгырга барып сөйли инде теге кыз.
—    Мине жәлләсәң,— ди, айгыр әйтә,— тешемне төшергәндә,— ди,— бер тешемне ничек булса да эләктереп ал да өй артына күмеп куй, тәрәзә турына,— ди.
Ярар. Шуннан ары соң тегенең тешләрен хәзер сугып коялар. Кыз моның бер тешен эләктерә дә, шунда булышкан булып йөреп, күмеп куя өй артына. Хәзер юха моның гәүдәсен яндырта.
Иртән торуларына теге күмелгән теш матур чәчәк булып үсеп утыра өй артында.
—    Эх, карт,— ди,— кара әле, без теге егетне бетергәч, безнең икәү кавышулыкка шундый да матур чәчәк үскән бит, өй артына,— ди, хатын әйтә.
—    Әй, бу,— ди,— теге Чәчәк күлмәк,— ди.— Аның нәрсәседер төшеп калган булган, шуннан чәчәк үсеп чыккан, — ди.— Аны хәзер тамыры белән төпләп алып керергә дә пичкә ыргытырга, яндырырга кирәк,— ди.
Теге кыз чыга тагы тегенең янына.
—    Эх,— ди,— Чәчәк күлмәк, тагын бетерәләр сине,— ди.
—    Әгәр мине жәлләсәң,— ди,— бер яфрагымны ал да суга ташла,— ди тегеңә.
Алардан ерак түгел генә зур су була. Кыз ала да бер яфракны суга ыргыта.
Юха чыга, чәчәкне төпләп ала да пичкә ыргыта. Бетте хәзер бу.
—    Ах, карчык,— ди,— чәчәкне казып алганда пычрандым,— ди,— су кереп алырга кирәк,— ди.
Ярар. Бу китә су буена. Теге Чәчәк күлмәк егетнең кылычын кадап куя, чәчәк күлмәк-ыштаннарын салып куя да су керергә төшә инде хәзер.
Төште бу суга. Теге кыз ташлаган яфрак хәзер әйләнде үрдәккә, канаты сынган үрдәк булып, суда йөзеп йөри.
Юха күрә:
—    Әһә,— ди,— теге Чәчәк күлмәк һаман калган икән,— ди,— тукта, мин тотып үтерим әле аны,— ди.
Юха тота алмый. Ул кергән саен, үрдәк суның уртасынарак китә. Шуннан теге үрдәк очып чыга да кылычка бәрелә — кеше була. Чәчәк күлмәк белән чәчәк ыштанны кия кылычны эләктереп ала да:
—    Йә, хәзер чык монда,— ди.
Теге чыкмый. Чыкмагач, суда көенә чабып өзә башын юханың.
Хатыны моның чардактан карап тора икән. Егет юханы бетергәч, куркудан, ике катлы чардактан үзен үзе ыргытып, башын бетерә.
Тегеләр беткәч, бу керә дә хезмәтче кызны ала үзенә җәмәгатькә, чәчәк күлмәкне киеп, батыр патша булып, әле дә булса гомер итәләр, ди.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте