Өч угыл

Өч угыл Дәрдемәнд буенча

 

Бер кешенең өч улы бар иде. Иң кечкенәләре Гали исемле икән.
Аталары базардан өчесенә дә берәр алма алып кайтты. Алмалар бик пешкән, татлы, сусыл җимешләр иде.
Берничә сәгатьтән соң аталары, балаларын янына чакырып: «Алмаларны нишләттегез?» – дип сорады.
Өлкән улы әйтте:
– Әти! Мин алмамны ашадым. Эчендәге орлыкларны җыеп куйдым. Бакчабызга чәчеп, алма агачы үстермәкче буламын.
– Яхшы иткәнсең, улым! – диде ата.
Уртанчы улы әйтте:
– Мин алманы ашадым. Бик тәмле, татлы җимеш икән. Әтиемә Хак Тәгалә исәнлек бирсен дип дога кылдым.
Атасы янә: «Яхшы иткәнсең, улым!» – диде.
Өченче улы Гали атасына карап әйтте:
– Алманың яртысын ашадым. Атасы әйтте:
– Яртысын нишләттең? Гали куркып, кызарып әйтте:
– Күршебезнең улы Вәли авырып ята. Барып, яртысын аңа бирдем. Бик куанды, дога кылды.
– Бәрәкалла, улым! Син бигрәк тә яхшы иткәнсең! – дип, атасы Галинең битеннән, күзләреннән үпте.

 

Дәрдемәнд буенча.

татар халык әкиятләре