Бик яхшы сабак алды ябалак

Очы-кырые күренмәгән бер кара урман бар. Ул урманда яшел агачлар үсәләр, тәмле җиләкләр кызарып пешәләр. Анда ерткыч бүреләр, хәйләкәр төлкеләр, куркак куяннар, агулы еланнар яшиләр.
Бу урманда ике ябалак та тора. Төскә алар тавык төсле чуар, ә башлары песи башына бик охшый.

Бик яхшы сабак алды ябалак Абдулла Алиш әкияте буенча

 

Күзләре, коточкыч зур булсалар да, көндезләрен күрмиләр,
шуңа күрә ауга да төннәрен генә йөриләр. Кичләрен урман эчен мәче мыраулаган, бала елаган тавышлар каплап ала.
Бу тавышка кошлар, ерткычлар йокыдан уяналар: «Рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмиләр!» – дип, ябалаклардан зарланалар.
Бер төнне ябалаклар, балаларын ияртеп, ауга киткәннәр.
Ана Ябалак балаларына:
– Бер-берегездән аерыласы булмагыз, көндезгә калмагыз! – дигән.
Балалар арасында бик шугы: «Тукта әле, әни сүзен тыңламасам, ни булыр икән?» – дигән һәм туганнарыннан аерылган.
Ябалаклар аның өчен бик кайгырышканнар. Таң тугач, өйләренә кайтып киткәннәр.
Кайтсалар, теге шаян өйләрендә дә юк икән. Ябалаклар  бик кайгырышканнар, елашканнар.
Ә теге шаян бу вакыт аяк бармаклары белән агач ботагына нык ябышкан, кая барырга белми аптырап тик утыра икән.
– Минем агачымда нишләп болай кукраеп утырасың? – дигән Тиен.
– Тиенкәй-изгекәй, зинһар, мине кума инде, кич булуга китәрмен, – дигән Ябалак баласы.
– Әниең сүзен тыңламагансың. Синең кебекләргә минем агачта кунак булырга рөхсәт юк, – дип, Ябалак кунаклаган ботакны селкеткән Тиен.
Мескен Ябалак башка агачка күчкән. Ләкин кошлар аны бу агачтан да куганнар.
Кайгысыннан Ябалак онытылып киткән. Төн дип белеп очып киткән, канатларын ботакларга бәреп бетергән һәм җиргә килеп төшкән. Төлке аны әз генә эләктермәгән, теге шаян очып өлгергән.
Менә зарыгып көткән кич тә җиткән. Әнисенең әйткән сүзләре шаян Ябалакның исенә төшкән, ул, мескен, елый-елый арып беткән.
Әнисе белән әтисе шук баланы эзләп тапканнар. Ә адашкан Ябалак баласы: «Инде һәрвакыт әти-әни сүзен тыңлармын», – дигән.

 

Абдулла Алиш әкияте.

татар халык әкиятләре