Диюләрне җиңгән

Бер авылның бакча артында гына урманы бар, аударсаң, бакча коймалары өстенә төшәр, шундый якын. Тик бу урманнан бер агач та ала алмыйлар, урман каравылчысы җибәрми.
Көннәрдән беркөн куркак кына бер кеше гайрәтләнеп урманга чыгып китә. Колач җитмәстәй ике чыршыны кисә дә аудара бу. Менә бер заман урман каравылчысы килеп чыга:
—    Нишлисең син?— ди.
—    Менә тәрәзә астында ике бүрәнә черегән, шуңа ике бүрәнә алып кайтам әле,— ди.
—    Синең атың кайда?— ди каравылчы.
—    Ат нигә аңа? Икесен ике култык астыма кыстырам да китәм,— ди бу.
—    Әйдә, бүрәнәләрең качмас,— ди каравылчы,— безгә чәйгә кер.
Ярар, керә бу. Урман каравылчысы дию затыннан икән. Ярлыны төнлә берәр төрле җай белән дөньядан юк итәргә уйлыйлар.
Бик сыйладылар моны. Кичкесен түбән өйгә урын җәеп бирделәр. Аларның пышын-пышын нинди сүз сөйләшкәннәрен бу азрак аңышты. Толып астына чыралар салды да бу, үзе мич артына кереп утырды. Бер заман югары өйдән җәйгән урын өстенә дөбердәп тегермән ташы килеп төште. Шуннан соң бу ятты да йоклады. Иртә белән хуҗалар коймак пешергәннәр дә моны чәйгә уяталар. Килеп утыра бу бик әйбәт кенә.
—    Төшеңдә ниләр күрдең?— диләр.
—    Төштә,— ди,— әллә ни күрмәдем. Киленегезнең орчык башы өстемә төшкән иде дә, мин аны аяк очынарак куеп йокладым,— ди.
—    Уф алла,— диләр болар, аталы-балалы шаккатышалар.— Тагын бер кич кун инде син,— диләр.
Бу кунарга була.
Тагын кич булды шулай. Егерме чиләк су кайнаталар болар, төнлә моның өстенә су коймакчы булалар. Ярар. Бервакыт кайнар суны коялар, бу тагы мич артына кереп утыра. Коеп бетергәнче көтә дә, ята да йоклый бу.
Иртәгесен тагы ашау-эчү хәзерлиләр. Ашарга эндәшәләр, тагы әйбәт кенә барып утыра бу. Ярар.
—    Соң, нихәл, кунак, тыныч кына йокладыңмы?— диләр.
—    Бик тыныч йокладым,— ди, бу әйтә,— тик бераз җылы яңгыр гына сибәләп үтте,— ди.
Тегеләрнең моңа исләре китә. Китәр алдыннан бу кеше әйтә:
—    Бик әйбәт дус булдык инде без,— ди.— Сез мине илтеп тә куегыз инде,— ди.— Моннан соң бер-беребезне өстебезгә атландырып йөртешле булсын,— ди.
Тегеләр әйтәләр:
—    Бик шәп, бик яхшы булыр,— диләр.
Атасы әйтә:
—    Улым, син үзеңә атландырып илт инде алайса,— ди.
Урман каравылчысының малае моны атландырып илтергә чыга. Юлда ауган бер чыршы күрәләр.
—    Иптәш,— ди,— син бу чыршыны да ал әле,— ди,— сиңа казан ассак, кирәк булыр,— ди.
Теге чыршыны да өстерәп кайта.
Кайта-кайта, бер юл чатлыгында тегермән ташы күрәләр.
Бу әйтә:
—    Менә бу,— ди,— барыбызда да була торган хәл инде,— ди,— әни белән хатын орышышканнар, ахры,— ди,— әни ачу белән хатынның орчык башын тәгәрәтеп җибәргән, без алып кайтыйк инде аны,— ди.
Каравылчы малае моны да күтәрде.
Кайтып керделәр. Урман каравылчысының улын түр башына, тәрәзә янына утыртты. Ул арада чәй дә өлгерде. Чәй эчеп утырганда ире әйтә хатынына:
—    Аш пешер әле, кунакны сыйларга кирәк бит,— ди.
Хатыны әйтә:
—    Әй, син тагын үз чамаңны үзең белмисең, бернәрсә дә юк бит,— ди.
—    Ник булмасын,— ди, ире әйтә,— амбарда бөтен дию бар, шуны сал, ул да җитмәсә, әнә түрдә тагын бер дию утыра, шуны ботарлап бирермен,— ди.
Бу Дию тәрәзәне бәреп чыга да йөгерә. Ах-вах килеп йөгергәндә бер Төлке очрый моңа:
—    Кая бардың, Дию иптәш, ник тының-көнең беткән?— ди.
Дию әйтә:
—    Әҗәлдән котылып калдым әле,— ди,— менә шушы авылда бер кечкенә генә кеше дию ашап ята икән, көчкә чыгып качтым,— ди.
Төлке әйтә:
—    Ул кеше җилле көнне урамга чыгарга да курка бит, әйдә, үзем тотып бирәм,— ди.
Кире баралар болар, бу кеше өйалды башына чыккан да карап тора икән. Төлке белән Диюнең килгәнен күрә дә Төлкегә әйтә:
—    Атаңның бурычын түләргә киләсеңмени?— ди. — Атаңның җитмеш дию бирәсе бар иде, монысын китергәч, алтмыш тугыз кала инде, әйдә китер,— ди.
Моны ишеткәч, Дию Төлкене сугып ега да әйтә:
—    Атаңның бурычын түләп йөрисең икән әле син,— ди.
Тагын кача Дию. Кайта торгач, бер Куян моның юлын аркылы чыга. Куян әйтә:
—    Болай тирләп-пешеп кая барасың, малай?— ди.
—    Бу авылда бер кечкенә генә кеше дию ашап ята икән, көчкә чыгып качтым әле,— ди.
Куян әйтә:
—    Бик куркак кеше ул, булмас, әйдә, үзем тотып бирәм,— ди.
Дию әйтә:
—    Атаңның ничә дию бирәсе бар иде? Сез диюләрне закладка салып йөрисез икән,— ди.
Куянны сугып ега да йөгерүен генә белә бу.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте