Солтан патша

Була бер шәһәрдә бер бай. Аның була карчыгы белән бер улы. Боларның уллары ауга йөри башлый. Ауга йөреп, төрле кошлар алып кайтып, шуларны пешереп ашап яшиләр болар.
Көннәрдән бер көнне моның анасы сырхаулап үлеп китә.
Хәзер атасы әйтә улына:
— Улым, мин сине өйләндерим, — дир.
Малай әйтә атасына:
— Мин яшь әле, әти, син үзең өйлән, — дир.

татар халык әкиятләре

Ярар, атасы өйләнә моның, бер байнын яшь кенә кызын ала, үзенең улы белән бер яшьлек була бу кыз.
Өйләнгәч, атасы озак тора алмый, үлеп китә. Атасы үлгәч тә бу һаман ауга йөри, хатынга әни дип карый.
Шулай беркөнне аудан кайткач, анасы сүз куша моңа:
— Әй бала, — дир, — атаң мине никахлап алса да, без аның белән тормадык, әйдә без бергә кушылыйк инде, — дир.
Малай әйтә:
— Син миңа әни. Бу сүзне әйткәнче башымны кисеп ташласаң да, бер сүз әйтмәс идем, — дир.
Ярар, егет яңадан ауга чыгып китә. Аның артыннан хатын алтын-көмеш төйни дә сихерче карчыкка бара. Карчык сорый моңардан:
— Ник килдең, кызым? — дир.
— Әй әби, — дир, — белмисең хәлемне. Фәлән байның малына кызыгып, атам мине кияүгә бирде. Хәзер ул үзе үлеп китте. Ул үлгәч, мин аның малаена сүз каттым, әйдә синең белән никахлашыйк, дип, шул сүзне бала кабул итмичә, ауга чыгып китте. Мин шул хакта килдем. Ул баланың йә башын югалтырга, йә миңа никахлатырга әмәл таба алмассыңмы? — дир.
Карчык әйтә:
— Аның башын югалтырга була, без аны моннан илле чакрым урманга җибәрербез, шунда аның башы бетәр. Син хәзер кайт та башыңны авыруга сал. Ул кайткач, аңарга фәлән урмандагы күлдән фәлән үләнне алып кайтып, шуны кайнатып, суын миңа эчертсәң, мин терелер ием, дип әйт. Ул аннан кайта алмас, — дир.
Кич белән малай аудан кайткач, хатын әйтә:
— Син миңа фәлән үләнне алып кайтып бирсәң, мин шуның суын эчеп терелер ием, — дир.
Егет:
— Ярый, әни, сүзеңне кабул итәм, — дип чыгып китә урманга.
Урманга баргач, үлән йолкырга тотынса, күрә, ике елан сугыша: берсе ак елан, икенчесе — кара. Сугыша торгач, егет болар янына килеп, кара еланның башын кисә. Шуннан соң ак елан сикереп тора да егет була.
— Йә, егет, ир икәнсең. Мин үзем сине бәхилләтә алмыйм, бабайга алып барам, ул сине бәхилләтер, — дип алып китә моны бабасына. Анда барып җиткәч әйтә: — Син бабайдан үзгә нәрсә сорама, аның зур көзгесе артында кечкенә генә хикмәтле көзгесе бар, шуны сора, — дир.
Ярар, китәләр болар ак еланның бабасы янына. Карт янына баргач, егет шул кечкенә көзгене сорый.
Карт әйтә:
— Әй улым, бирүен дә бирәм, тик ул көзгедә хикмәтләр бар бит, син аны саклый алмассың, — дир.
Егет әйтә:
— Ник сакламыйм, мин өйләнмәгән егет, куен кесәмә тыгармын да, шунда торыр ул, — дир.
Ярар, егет бу карттан көзгене алып кесәсенә тыга да күлдән үлән дә йолкып алып кайтып китә.
Өйгә кайткач, үлән суын эчерә дә, анасы терелә, ә көзгене анасына күрсәтми әле.
Икенче көнне егет ауга киткәч, моның анасы яңадан теге сихерче карчыкка бара.
— Әй әби, ул бит урманнан исән-сау кайтып, үлән суын миңа эчерде инде, — дир.
Шуның соңында карчык әйтә:
— Бер капчыкка алтын төя дә коридорга чыгарып куй. Аннан соң полициягә барып әйт. Аннан аны алтын урлаган дип алып китәрләр, — дир.
Хатын, өйгә кайткач, капчыкка алтын тутыра да, полициягә барып: «Ул алтын урлаган», — дип әйтә. Ә полициядә моңа ышанмыйлар, ләкин тәртибе шул булгач, барып карарга вәгъдә итәләр.
Егет, аудан кайтып, коридордагы капчыкны күрә дә, эче жу-у итеп китә. Хәзер ул тиз генә куенындагы көзгесен алып карый, шуннан алты егет килеп чыга да:
— Ни кирәк, егет? — диләр.

татар халык әкиятләре

Егет әйтә:
— Коридордагы капчыктагы алтынны бушатып, полиция килгәнче, чүп-чар төяп куегыз, — дир.
Күз ачып йомганчы тегеләр капчыкны бушатып, чүп төяп куялар.
Полиция, килеп, капчыкны ачып караса, ни күрсеннәр: чүп-чардан кала берни юк. Шуннан соң полиция: «Ник син безне уңайсыз хәлдә калдырдың?» — дип, хатынны алып китә.
Шушы хәлләрдән соң егет уйлый-уйлый да һәрвакыт үзе тирәсендә сырпаланып йөргән мәчесен дә алып яңадан ауга китә. Ауга барып җиткәч, диңгез кырыена ятып йоклый. Төшендә Солтан патша кызына гашыйк була. Уянып китсә, моның янында мәчесе генә утыра.
Хәзер егет куенындагы көзгесен алып карый да, алты егет килеп чыгып:
— Ни кирәк, егет? — диләр.
Егет әйтә:
— Менә шул төшкә шәһәр төзегез. Җиде катлы йорт булсын, пыяла тротуарлар булсын. Шәһәр урамнарында агачларда алмалар пешеп торсын. Солтан патшаның кызы минем янымда булсын, — дир.
Шуннан соң теге егетләр, дәррәү шәһәрне төзеп, Солтан патшаның кызын егет янына китереп тә куялар.
Ярар, Солтан патша, кызы югалганын белгәч, халыкка: «Минем кызымны хәзер үк табып китерегез», — дип приказ бирә.
Бу патша шәһәрендә дә сихерче карчык була. Патша шул карчыкны чакырта да кызы югалуын әйтә. Карчык:
— Синең кызыңны табарбыз, тик син миңа бер пароход ясат, күп кенә солдат бир, алар миңа буйсынсыннар, — дир.
Патша карчык сораган нәрсәләрне эшләтә.
Хәзер болар пароход белән чыгып китәләр. Бара торгач, бу егет яшәгән шәһәргә барып җитәләр. Анда җиткәч, карчык үзе төшеп кала да тегеләрне кайтарып җибәрә. Шуннан соң карчык егет өенә килә дә ишек төбенә утыра. Ә егет ауда була.
Хәзер кыз бу карчыкны күреп сорый:
— Әби, син нинди кеше, каян килдең? — дир.
— Мин бер мосафир карчык, пароход батты да, ялгыз калдым, берәр эш булмас микән дип йөрим, мине бала карарга булса да алмассызмы икән дип йөрим, — дир.
Кыз:
— Ярар, үзе кайткач киңәшербез, — дир.
Егет кайткач, кыз әйтә:
— Кара әле, бер мосафир карчык, берәр эш булмас микән, дип сорый, — дир.
Риза булып, бу карчыкны эшкә алалар болар.
Иртәгесен егет ауга киткәч, карчык сораша башлый:
— Ничек торасыз, тату яшисезме? — дир.
Хатын әйтә:
— Тату, яхшы яшибез, — дир.
Карчык әйтә:
— Ул бит фәлән патшаның кызы белән йөри, йөрмәсә, ул сиңа бүләк итеп алган көзгесен бирер иде, — дир.
— Юк, мин бу сүзгә ышанмыйм, — дир.
Шулай сөйләшеп утырганда, ире кайтып керә моның.
— Нигә чыраең бозылган, әллә авырыйсыңмы? — дир ире.
— Юк, авырмыйм, тик син фәлән патшаның кызы белән йөрисең икән, дир, шуңа күрә бүләк итеп алган көзгеңне миңа күрсәтмәдең, — дир.
Егет:
— Мә, күңелең шунда гына булса, — дип, көзгене чыгарып бирә.
Шуннан соң хатын көзгене теге сихерче карчыкка биргән ие, хатын көзгедән караса, әлеге алты егет килеп чыгалар да:
— Ни кирәк? — дип сорыйлар.
Карчык әйтә:
— Бу егетне ком сахрасына илтеп ташлагыз, өйләрен астын өскә китерегез, — дир.
Шулай дигәч, бу өйләрен астын өскә әйләндереп, егетне ком сахрасына илтеп ташлыйлар.
Хәзер карчык Солтан патшага кызын алып кайтып тапшыра.
Бервакытны узып баручы бер пароход ярда, ком сахрасында кеше ятканын күреп, ярга чыгып карасалар, мәчесе белән теге егет ята.
— Нишләп ятасың монда? — диләр.
— Мин адаштым, — дир, — ял итеп ятам әле, — дир егет.
— Син нинди булса да берәр эш беләсеңме? — дир капитан.
Егет:
— Мин пешекче, — дир, — аш-су пешерә беләм, — дир.
Капитан:
— Безнең пароходка пешекче булып керәсеңме? — дир.
Шуннан соң егет, риза булып, пароходка пешекче булып эшкә керә.
Шулай беркөнне капитан әйтә:
— Ашыңны тәмлерәк итеп пешер, кунаклар киләсе бар, — дир.
Шул көнне бу мәҗлескә Солтан патша да килергә тиеш була.
Ярар, кунаклар киләләр, мәҗлес җыела. Егет пешергән ашны бик яратып ашыйлар. Солтан патша бу пешекчене үзенә алып китәргә сорый хәзер. Сорый торгач, килешеп алып та китә, кияве икәнен белми әле.
Шулай итеп, егет боларда яши башлый, кыз да моны сизә. Сизә дә: «Миңа ашарга пешекче үзе китерсен», — дир.
Егет кызга ашарга китерә дә, болар сөйләшәләр, бер-берсен таныйлар. Шуннан соң кыз белән яңадан йөри башлый бу. Боларның йөргәннәрен күреп, өйдәге кешеләр Солтан патшага әйтәләр. Патша, бу хәлне белгәч, егетне коега салдыра. Коега салдыргач, тегенең исен сизеп, мәче кое янында әйләнеп йөри. Егет коедан мәчегә әйтә:
— Син минем көзгемне теге сихерче карчыктан алып китереп бирсәң, яхшы булыр ие. Ул карчык фәлән өйдә яши, — дир.
Шулай дигәч, мәче сихерче карчык өе янына бара да тәрәзәгә менеп кычкыра башлый.
Мәче кычкырганга сихерче карчык:
— фу, үләт кыргыры, йокы бирмәдең инде, — дип сикереп торгач, култык астына яшереп куйган көзгесе төшеп тә китә.
Мәче ары сикерә, бире сикерә дә, тиз генә көзгене эләктереп, коега төшеп, хуҗасына бирә.
Егет кулына теге көзгене алу белән, егетләр килеп чыгалар да:
— Ни кирәк, ни телисең? — дип сорыйлар.
Егет әйтә:
— Иң элек син мине коедан чыгар, аннары кешегә начарлык эшләгән шул сихерче карчыкның башын кисеп, Солтан патшаның капка баганасы башына кадап куегыз. Сихерче карчыкның тешләре ыржаеп торсын, — дир.
Теге егетләр «ярый» дип китәләр дә, сихерче карчыкның башын, кисеп, Солтан патшаның капка баганасына кадап куялар.
Бервакытны Солтан патша урамга чыкса, капка баганасы башында бер кеше башын күреп, кыздан сорый:
— Бу ни эш? — дир.
Кыз әйтә:
— Бу минем иремнең эше булыр, ул, сиңа үч итеп, сихерче карчыкның башын кисеп, капка баганасы башына кадап куйдырткандыр.
Шуннан соң кызның атасы үзенең начарлык эшләгәнен аңлап гафу үтенә дә яшьләрнең яңадан кушылуларына ризалык бирә. Шуннан егет белән патша кызы яңадан бергә әйбәт кенә гомер итә башлаганнар, дир.

татар халык әкиятләре

 

Татар халык әкияте.