Ике ялганчы

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер тегүче. Тегүче дигәч тә, бу үзе бик осталардан булмаган. Бер урыннан икенче урынга күчеп, авыл арасында кием-салым теккәләп йөри икән, ди, бу: үзе бик яман ялганчы булган.
Көннәрдән бер көнне бу шулай ике авыл арасында барганда уйлана икән: «Их,— ди икән,— мин ялганчы, дөньяда миннән дә ялганчы берәр кеше бар микән, шуны беләсе иде»,— ди икән.
Бара торгач, юлда моңа бер кеше очрый. Тегүче, бу кеше янына туктап, исәнлек-саулык сораша:
—    Нихәл, туган, исәнлек-саулыкмы?— ди.
—    Ярый инде шунда,— ди, теге кеше әйтә,— алай-болай итеп алып барабыз шунда дөньясын,— ди.
—    Кара әле, дус кеше,— ди, теге тегүче әйтә. — А-анә тегендәге олы юлдан бик зур обоз үтеп бара, ахры, күрәсеңме?— ди.
Теге кеше олы юл ягына борылып карый да:
—    Юк,— ди,— ул ниткән обоз булсын,— ди.— Анда нибары ике генә елкы күренә бит,— ди.
—    Ярый, хуш, киттем,— ди, тегүче әйтә,— син миңа иптәш түгел икәнсең,— ди.
Бара торгач, тагын бер кешегә очрый бу.
—    Исәнме, нихәл, агай?— ди.
—    Ярый әле,— ди теге.
—    Кара әле, дус кеше,— ди тегүче,— а-анә теге олы юлдан обоз үтеп бара, күрәсеңме?— ди.
Теге кеше карый да:
—    Юк,— ди,— ялгышасың,— ди.— Мин анда бер генә елкы үтеп барганын күрәм, башка берни дә күрмим,— ди.
Шуннан соң тегүче:
—    Ярый, хуш,— ди,— син дә миңа иш кеше түгел икәнсең,— ди.
Китә бу. Бара торгач, моңа очрый тагын бер кеше. Бу була алама гына бер итекче. Исәнлек-саулык сорашып табышканнан соң, тегүче итекчегә әйтә:
—    Кара әле, дус кеше, а-анә,— ди,— күрәсеңме,— ди,— теге олы юлдан ун-унбиш атлы бер обоз үтеп бара,— ди.
Итекче олы юл ягына күз төшереп кенә ала да аны-моны уйлап тормый:
—    Әйе,— ди,— бик зур обоз үтеп бара икән шул,— ди.— Бер йөз илле атлы булыр,— ди.
Тегүче, бик шатланып:
—    Бик шәп, бик әйбәт,— ди.— Мин үз ишемне таба алмый йөри идем әле,— ди.— Син миңа иптәш булырлык кеше икәнсең,— ди,— әйдә,— ди,— әнә шул алдагы авылга барып урнашыйк,— ди.
Авылга барып керү белән, теге тегүче итекчегә әйтә:
—    Дус кеше,— ди,— син авылның бу башында кал,— ди,— ә мин, теге башына барып, берәр фатир алыйм, мин кием-салым, ә син итек тегәрсең,— ди.
Шулай итеп, болар икесе авылның ике башына барып урнаштылар.
Ярар, килик бу авылга. Бу авыл кара гына бер авыл булган икән. Үзең беләсең, элекке вакытларда авылларда хәзерге кебек клублар-фәләннәр булмаган бит инде.
Шулай, көннәрдән бер көнне авыл яшьләре урам буенча йөреп алай сугылганнар, болай сугылганнар да килеп кергәннәр, ди, әлеге тегүчегә.
—    Абзый кеше, син күп җирләрдә йөргән, күпне күргән, син безгә берәр әкият сөйлә әле,— диләр икән тегеңә.
—    Мин күп йөргән, күпне ишеткән кеше булсам да, әкият сөйли белмим, тыңласагыз, мин сезгә үзем күргән-белгәнне сөйлим,— ди икән тегүче.
Яшьләр бик шатланалар инде, кайсы сәкегә, кайсыберләре, идәнгә утырып:
—    Сөйлә әле, сөйлә,— диләр тегеңәр.
Тегүче тотына сөйләргә:
—    Мин,— ди,— бу тирә кешесе түгел, мин бик ерактан килгән кеше,— ди.— Безнең якларда,— ди,— таулар бик күп,— ди.— Безнең яктагы таулар башка як таулары тикле генә түгел, алар бик биекләр,— ди.— Менә безнең авылның тавыклары шул тау башларына менеп, күктән йолдызлар чүпләп, шул йолдызлар белән туенып торалар иде,— ди.
Китә сөйләп, китә сөйләп бу шулай дөньяда булмаган нәрсәләрне.
Яшьләр моның сөйләгәнен тыңлап-тыңлап утыралар да чыгып китәләр теге итекче янына: «Ул да дөнья күргән кешегә охшый, аның янына барып карыйк әле»,— диләр.
Барып керәләр, әйтәләр инде тегеңәргә:
—    Тегүче карт шулай, шулай дип сөйләде, дөрес микән бу эш?— диләр.
Итекче белә бит инде боларга кемнең шулай ялганлаганын, ул бер дә аптырап тормый:
—    Әйе,— ди,— булса булгандыр,— ди,— мин анысын белмим дә, тикшермим дә,— ди.— Мин күп йөрдем, күпне күрдем,— ди.— Анысы дөрес,— ди,— шулай да тавыкларның күктән йолдыз чүпләгәннәрен күргәнем юк әле,— ди.— Тик менә безнең авылның кучатлары, айны тартып төшереп, урам буенда өстерәп йөртә торганнар иде, менә минем шуны күргәнем бар,— ди.
Менә шулай итеп, бу ике ялганчы, дөньяда булмаган нәрсәләрне сөйләп, гомер иткәннәр, ди, элекке заманнарда.

татар халык әкиятләре


Абдулла Алиш