Төлке белән Кысла

Төлке белән Кысла Лев Толстой буенча

 

Төлке Кыслага әйтә:
–     Әйдә, чабышабыз! – ди.
–     Әйдә, чабышабыз! – ди Кысла да.
Чабышып китәләр. Төлке алдан чабып китә, ә Кысла аның койрыгына ябыша.
Төлке билгеләнгән урынга барып җитә, һәм борылып карый, койрыгын селкеп куя. Ә Кысла койрыктан ычкынып төшә дә Төлкегә әйтә:
–     Мин сине монда күптән көтәм инде! – ди.

 

Лев Толстой әкияте.

татар халык әкиятләре