Нечкәбил
1
Каршыгызда, менә, күрәсезме, нәрсә соң ул, беләсезме?
Шашка шакмаклары төсле тезелеп киткән йортлар. Ул йортларда яшиләр кортлар. Кортлар? Нинди кортлар?
Татлыдан-татлы бал җыялар, шәмгә яраклы балавыз коялар. Ерак-ерак җирләргә очып китәләр. Укларын кадасалар, еларлык итәләр.
Аларның йортларын мәк чәчәге кебек кызылга, үлән төсле яшелгә, ком сыман сарыга, күк төсле зәңгәргә, төрле-төрле матур төсләргә буяганнар.
Әнә теге читтә, кайгыдан кара коелып, мескен генә булып, бер багана тора. Элекке вакытта умарта кортларының оялары шундый булган. Ә хәзер инде ул искелек күренеше булып калган.
Белмәгәннәр белсеннәр, чагыштырсыннар, күрсеннәр, рәхәтләнеп йөрсеннәр безнең колхоз умарталыгында.
Әнә зәп-зәңгәр офык читеннән көлә-көлә алтын кояш та күтәрелә. Аның шаян нурлары, җиз уклары умарта өйләренең стеналарына тияләр дә:
— Торыгыз, торыгыз, эшкә тотыныгыз, — дияләр.
Башта сирәк-мирәк кенә, берәмләп кенә, бал кортлары ояларыннан чыгалар. Кояш югары менеп киткәч, һава җылынып җиткәч, көтүләре белән бергәләшеп, җиң сызганып, күмәкләшеп эшкә ашыгалар.
Зың-зың... Еракка-еракка, бакчаларга, кырларга, урманнарга, болыннарга...
2
Менә бу зәңгәр ояның хуҗалары бик күп аның. Кулындагы бармакларыңны мең тапкыр санасаң яки күктәге йолдызларның санын исәпләп карасаң, бәлки, аларның очына чыгарсың.
Көннең көн буена армыйча, ялыкмыйча-талмыйча, кыздырып йөри кояш. Һәрбер тереклекне: бөҗәкне, җәнлекне, хайван-терлекне, кеше һәм кешелекне хезмәткә чакыра... Аның чакыру тавышына зәңгәр өйнең хуҗалары да колак салалар.
Барысыннан да алдан торып, «соңга калам, ахры» дип, бар көченә йөгереп, менә шушы зәңгәр йортның ишегеннән, сөйгән өе эченнән Нечкәбил тышкы якка чыкты.
Алмагач биеклеге күтәрелгәч тә, зәңгәр өйнең кайдалыгын билгеләде Нечкәбил: «Усаллар килеп өйне алыштырмасыннар, Нечкәбилне саташтырмасыннар». Шуңа күрә ул өйнең төсен җентекләп карады. Өйнең төсе күк төсле зәңгәр. «Сау бул, өйкәем, матур гөлкәем», — диде. Нечкәбил өе өстендә бер-ике мәртәбә әйләнде дә ук шикелле туп-туры очты да китте.
3
Озак, бик озак очты Нечкәбил.
Өлгергән арыш, үзенең башакларын селкеп, сәламләп калды, чәчәкләргә төренгән кыр алкышлап каршы алды. Нечкәбил, кечкенә очкыч моделе төсле әйләнә-әйләнә, чәчәккә килеп төште... Тирә-ягы тулы чәчәкләр: ап-аклар, сап-сарылар, зәп-зәңгәрләр, кып-кызыллар. Йомшак кына искән җил белән селкенәләр, йөрәкне җилкендерәләр. Тирә-якка хуш ис чәчәләр, әйтерсең ислемай сөрткәннәр.
Бер чәчәктән икенчесенә, икенчесеннән өченчесенә күчә Нечкәбил. Бер чәчәктән икенчесенә куна-куна, чәчәк тузанына буялып бетә. Ул тузанны бер чәчәктән алып, икенчесендә калдырып китә. Шулай итеп уңышны күтәрүгә ярдәм итә.
Мультфильм Нечкәбил Абдулла Алиш буенча
4
Чәчәктән чәчәккә күчкәндә, аларның татлы суларын эчкәндә, Нечкәбилгә бер саранча очрый.
Җитмәсә: «Әй, йонтач!» — дип, Нечкәбилгә эндәшә.
— Минем исемем Нечкәбил, сүзең булса, якын кил, —ди Нечкәбил.
Саранча якынрак килә дә Нечкәбилнең ни эшләп йөрүен сораша, аннан үзе турында да сүз ача:
— Минем бабаларым бу илгә ачлык елны Иран якларыннан очып килгәннәр. Күрәсең, монда тормыш шәбрәк дип белгәннәр. Ләкин кешеләр аларны агулап үтергәннәр, канаулар казып, күмеп бетергәннәр.
Шомырт түшле сыерчыкларга кадәр берәмләп чүпләгәннәр.
Нечкәбил каршы җавап кайтара. Җавапны тыңлаган саранчаның күзләре акая.
— Үзләренә файда китерсәң, кешеләр агулап та үтермиләр, күмеп тә бетермиләр. Җылы өй ясап үрчетәләр, тәмле ширбәт эчертеп үстерәләр.
Игеннәрнең башларын коеп йөргәч, нигә үтермәсеннәр, нигә күммәсеннәр, — дип, Нечкәбил сүзен бетерә.
Нәкъ шул вакыт һавада сыерчыклар көтүе күренә. Арадан берсе, артык тересе, чем-кара түшлесе, соңгы саранчаны тота да йота.
Саранча турында сүз дә шуның белән бетә. Ә безнең Нечкәбил алга таба очып китә.
5
Чәчәктән чәчәккә күчкәндә, баллы сулар эчкәндә, Нечкәбилгә тагын кемдер эндәшә, үзе янына дәшә:
— Чага торган кортчык, минем янга килеп чык, — ди.
Нечкәбилнең исе китми, аның янына бармый-нитми:
— Минем исемем Нечкәбил, булса сүзең, үзең кил, — ди.
Бусы да кешеләрдән, хайваннардан зарлана: «Кайсы кулы белән бәреп үтерә, кайсы койрыгы белән сыпырып бетерә, — ди. — Кояш нурларыннан куркам, шуңа күрә яфрак астында посып утырам, ауга да көндезен сирәк чыгам», — ди.
Нечкәбил саранчага биргән сабакны, аңа әйткән туры җавапны моңа да әйтә:
— Кан эчәбез дип, кеше борчыйсыз, бизгәк авыруы таратып йөрисез!
Кичтән ач калган озынборын, Нечкәбилнең үткен сүзләрен тыңламый-нитми, чүп утаучыга: «Җизни, җизни, күңелем синнән бизми!» — дип кычкыра-кычкыра, кан эчәргә оча. Утаучы да аның килеп кунганын гына көтә, озынборынны шунда ук юк итә.
Аның турында сүз дә шуның белән бетә. Ә безнең Нечкәбил башка чәчәккә
6
Чәчәктән чәчәккә очканда, мәк чәчәгендә бал суырып ятканда, калын тавыш белән тагын кемдер эндәшә:
— Бал корты, бал корты! — ди.
— Минем исемем Нечкәбил, сүзең булса, монда кил!
Үлән арасыннан выжылдау ишетелә, ике канатлы, алты аяклы, яшел башлы, күгелҗем кашлы кигәвен килә. Кигәвен Нечкәбил янына килеп җитә. Аннан үзара исәнлек-саулык сорашу башланып китә.
Кигәвен Нечкәбил янына чәчәк урындыкка утыра да елларның «авырлыгыннан» зарланырга тотына:
— Печән чабу вакытын без өзелеп көтәбез, хәер, аннан соң үзебез дә үлеп бетәбез. Шул вакыт безнең өчен азык күп була. Атлар, тайлар, кешеләр белән бөтен болын тула. Ә бу елларда атлар, печән
чабучылар урынына ниндидер машина килә. Үзенә тагылган машинасы-чалгысы белән бер-ике көндә бөтен болынны чабып та китә. Ул машина үзе һаман пошкыра, тирә-юнен бик тәмсез ис белән тутыра.
Шул машинаның сыртына да кунасың, үзеңчә каты итеп тешләгән дә буласың, һич тә рәт чыкмый.
Нечкәбил авызын ерып көлә дә бер-бер артлы тезеп сөйләп тә китә:
— Ул болыннар элек алпавыт болыны иде. Хәзер аны совхоз болыны диләр. Тәмсез ис чыгара торган машинаны трактор дип атыйлар. Аңа керосин ягалар, ә артына чабу машинасы тагалар.
Нечкәбил аңа үзенчә аңлаткан була, җиренә җиткереп сөйләп тора, ә ул, явыз, тир исен сизә дә сыза, Нечкәбилнең кәефен боза.
Нечкәбил артына әйләнеп караса, такыр гына юлдан, атын куа-куа, юлчы бара. Нечкәбил аның дугасына күзен сала, теге хәерсез кигәвен шул дугага кунып бара. Кигәвен турында сүз шуның белән бетә.
Ә безнең Нечкәбил исән-сау очып китә.
7
Үз эше белән мавыгып йөргәндә, бик матур гына бер чәчәк күргәндә, Нечкәбилгә тагын кемдер эндәшә:
— Әй, бал корты — Нечкәбил, минем янга очып кил, — ди. Нечкәбилне үзе янына дәшә.
Нечкәбил борылып караса, ни күзе белән күрсен, алдында озын билле инә карагы. Дүрт канатлы, сигез аяклы, яшел төймә төсле башлы. Үзе пыр-пыр итеп оча, чәчәкләргә куна, ул да, мескенчәгем, чәчәк балын авыз иткән була.
— Гомеремдә минем инә түгел, шырпы да урлаганым юк, нигә мине карак диләр? — дип зарланырга тотына.
Кояш инде төшлектән узган. Нечкәбилнең тамагы да туйган, эче дә тулган, өенә кайтырга кирәк. Шуңа күрә ул инә карагының зарлануын тыңламый-нитми:
— Сау бул, — ди дә китә.
Инә карагы турында сүз дә шуның белән бетә.
8
Оча-оча шактый кителгән, ун километр ераклыктагы урман артына барып җителгән. Өенә кайтырга чыккач, Нечкәбилне дулап искән җил каршы ала. Җитмәсә, көньягыннан күк күкрәп, болыт та кузгала. Җил котырып исә, очучы чыпчыкларны да, кечкенә кошчыкларны да үзе белән ияртеп алып китә. Җил бит ул менә нинди тиле, Нечкәбилне дә әллә кая алып китәргә тели. Нечкәбил карыша, җил белән тартыша.
Мескен Нечкәбил бик арыган була, җитмәсә, кайтып җитәм дигәндә генә, яңгыр астында кала.
— Инде нишләргә?
Нечкәбил аптырамый, ул шунда ук таба яхшы юл — әрекмән яфрагы астына керә, шулай итеп яңгырдан яшеренә.
Үкереп искән җил болытларны куа... Бераздан яңгыр да тына, ялтырап кояш та чыга. Аннан Нечкәбил дә кайтырга чыга.
9
Алып кайткан балын, ашый торган азыгын кәрәз күзәнәгенә салыйм дисә, ни күрсен Нечкәбил: ятьмәдән эшләнгән битлек кигән бабай, шундый ук битлекле бер малай Нечкәбилләр өенә төтен өрдерәләр; ә умарта кортлары, төтеннән куркып, тышка йөгерәләр. Карышучыларны һәм рамада калучыларны йомшак канат белән себерәләр. Бал тулы рамаларны бал суыртучыларга илтеп бирәләр.
Әнә анда ак калайдан эшләнгән бал суырту машинасы әйләнә. Күзәнәкләрдәге сыек бал, суырту көченә каршы тора алмыйча, машина стенасына сибелә.
Аннан соң татлы бал, су кебек, такта чиләккә агып төшә. Тирә-якка бал исе сибелә, сизгер бал кортына гына түгел, бу ис безгә дә сизелә.
Ә нигә соң бал кортлары килмиләр. Савыт тирәли выжылдап очып, йөдәтеп йөрмиләр. Чөнки моннан башка чәчәкләрдә дә бал күп, барлык умарта кортлары да тук. Ә менә син табыш беткәч бал исе чыгарып кара, ничек чыдарсың, бичара! Умарта кортлары савытыңны сырып алырлар, кайсылары балга батып, чыга алмый да калырлар. Булышырга шөпшәләр дә килеп җитәр, чиләк эчендәге балың минут эчендә бетәр.
Әлегә җан тыныч, һич юк куркыныч. Такта чиләккә бал ага, кәрәз күзәнәкләре бушанып кала.
10
А аннан соң тагын кызу эш башлана. Күмәк хезмәтчеләр барысы да кәрәзгә ташлана. Кәрәзнең күзәнәкләрен төзәтергә, яшь балаларны тәрбияләп күзәтергә, күзәнәккә төренеп яткан бал кортларын җылытырга, өй эчен чиста тотарга...
Балавыз төсле соры, озынча гәүдәле, кыска канатлы, бөтен ояда бердәнбер булган ана корт кәрәз күзәнәге саен йомырка салып йөри.
Юан сорыкортлар симереп, эшче кортлар ташыган балны ашап, кикереп яталар.
Бөтен эш эшче кортлар җилкәсендә: алар бал җыялар, балавыз сузалар, бала тәрбиялиләр, йорт эчен дә эшлиләр. Үзләре бик көчле булалар, дошманга каршы да торалар.
Безнең Нечкәбил дә эшче корт, аның да җилкәсендә зәңгәр йорт.
11
Көннәрнең берендә калынаеп кына, авыраеп кына Нечкәбил эштән кайтса, хәйранга кала. Зәп-зәңгәр өйләрнең ишегеннән бал кортлары бертуктаусыз атылып чыгып торалар, көтүләре белән очалар, сорыкортлар выжылдыйлар.
Очалар да очалар кортлар, ояларына кире кайтмыйлар, ашъяулык хәтле болыт кебек, кояшны каплыйлар.
— Ни булган?
— Кем тия?
— Нигә болай бал кортлары тузгыйлар?
Бал суырткан бабай белән әлеге малай шатланып йөриләр:
— Умарта аера, — диләр.
Алмагач ботагына беренче булып ана корт куна. Шул урынга ук эшче кортларда куналар, бары да бергә җыйналалар, күп булалар. Йон йомгагы төсле булып корт иле алмагач ботагын сара.
Әлеге бабай белән шаян малай илнең сарып бетүен генә көтәләр, кабыктан эшләнгән тубал алып киләләр. Һәйбәтләп аңа лимон мае сөртәләр. Бабай туз кашык белән җайлап кына кортларны тубалга соса
башлый. Бик күп сандагы башка кортлар белән бергә таныш булган Нечкәбилне дә тубал эченә ташлый. Тубал эчендә жулау башлангач, яртысыннан артык ил тубалга туплангач, бал кортлары үзләре үк тубалга керә башлыйлар.
Бал кортлары кереп беткәч, бабай тубалның авызын бәйләп куя. «Тубалны, улым, син салкынча урынга куй», — дип, аны малайга тапшыра.
Үзе яңа семья өчен яңа йорт әзерләргә керешә.
12
Эш шулай булган булыр иде, зәңгәр умарта шиксез аерыр иде. Ләкин бабай белән теге шаян малай аны көтеп тормадылар, хәйләлерәк юлны сайладылар. (Мин генә сезгә шулай язып үттем, сезне әз генә алдалап киттем.) Зәңгәр өй урынына шуның төсле үк өйне китереп куйдылар, ә тегесен күздән җуйдылар. Умарталыкның теге башына илттеләр дә, үзләре тыныч кына кайтып киттеләр.
Берни булмаган төсле, эшче кортлар бал эзләргә ашыгып очтылар, тик инде төп йортка кайтмадылар, шикләнсәләр дә, яңа куелган өйгә кереп тулдылар. Төп йорт зәгыйфьләнебрәк калды, яңа йорт үсә башлады. Ятим иделәр, ана чыгардылар, менә дигән итеп тора башладылар. Шулай итеп бабай ясалма аеру ясады.
13
Ләкин яңа өйдә әле ярлырак.
Рамаларның әле тирән күзәнәкле кәрәзләре юк. Яңа өйдә әле бер тамчы бал да юк. Ясалма кәрәзләрне, бал салырга яраклы итеп, тартып-сузып эшлисе бар.
Һичнигә карамый яңа хуҗалар үзләренчә җан-фәрман тырышкан булалар: бал ташыйлар, кәрәз ясыйлар.
Зур дәрт белән эшләгәч, көчеңне кызганмагач, яңа йорт та аякка баса. Ләкин...
Кышка бал әзерләнеп җитте, инде баштан кайгы китте дигәндә генә, әлеге бабай белән теге шаян малай килеп балны суырттыралар да алып китәләр. Суыртылган балны хөкүмәткә илтәләр, колхозчыларга да бүләләр.
Аннан умарта кортларына: «Балыгыз тәмле, рәхмәт сезгә, булышасыз безгә!» — диләр.
14
Менә кортлар өчен күңелсез көз дә җитте. Кырда, болыннарда чәчәкләр күптән бетте. Суык җилләр исә башлады.
Нечкәбил дә хәзер бал алып кайтмады.
Көннәрнең дә яме китте, кышка җыенырга вакыт җитте.
Сорыкортлар үзләре бал җыймыйлар, бик юашлар, чага да белмиләр, ә бит менә кышка дигән азыкны ашап йөриләр. Семьядагы шулкадәр сорыкортны кышлатсаң, азык күп китә, эшчеләрнең азыклары үзләренә генә җитә, шуңа күрә сорыкортларны бүгеннән үк үлем көтә.
Сорыкортларга — әрәмтамакларга каршы сугыш башлана. Нечкәбил бер симез сорыкортның җилкәсенә менеп атлана. Сугыша-сугыша очып барышлый, әрәмтамакның билен кыеп ташлый.
15
Нечкәбил бүген ишек янында, бернинди корал юк кулында, ләкин үзе сакта тора. Җәй көне бер корт та сакламады ишекне, өй эченә кертә торган тишекне, ә көз булгач, саклау нигә кирәк? Кайсыгыз зирәк? Әйтегез әле тизрәк.
Әнә, күрәсезме, кара гына, шома гына бер эшче корт өй тирәсендә әйләнә. Ул нинди усал, Нечкәбилгә бәйләнә: өйгә керергә исәбе, белә ул кая яшерелгән бал кисмәге. Балны урлап ашарга да җәһәт кенә качарга...
Умартачы бабай зәңгәр йортның ишеген кыса төшкән, моның белән Нечкәбилгә бик зур ярдәм иткән. Саклау өчен эш җиңелләшкән. Шуңа күрә ул постында нык тора, килгән каракларны барысын да кире бора.
16
Беркөнне умартачы бабай белән әлеге малай умарталарны кышлыкка әзерләп йөриләр иде.
Яңа семья йортының эчке катын бөтенләй алып ташладылар. Җылырак булсын өчен, аскы катны да кыса башладылар.
Болай актарынуга Нечкәбил иптәшенең бик ачуы килде. «Ахры, соңгы балыбызны да алырга килгәннәр», — диде дә әлеге шаян малайның борын очына гына үзенең угын кадады.
Малай үрле-кырлы сикерде, түзә алмагач, елап ук җибәрде.
Ак сакаллы бабай, җитди төс алып:
— Әйттем бит мин сиңа, көз көне бал кортлары ачулы булалар, дидем, ә син битлек кимәдең, карыштың, — дип, малайны орышты.
Бал кортының агулы угы малайның борынында утырып калган иде. Угы белән бергә аның эчәгеләре дә чыкты. Ул башта очып киткән булды, ләкин озак оча алмады, үлде. Нечкәбил үзенең иптәшен бик кызганды, ул көнне рәтләп ашый да алмады.
17
Яфраклар коелып беткәч, кошлар җылы якка киткәч, бал кортларының ояларын җылы урынга — кышларга күчерделәр.
Нечкәбилнең зәп-зәңгәр өен башка бик күп өйләр белән кышларга керттеләр.
Нечкәбил боекты, авыр кыймылдый торган булды. Алдагы ел өчен хәл җыярга дип, татлы йокыга китте.
Шуның белән әкият тәмам.
Абдулла Алиш
рәсемнәр: Заһир Хәкимов