Васыять

Борын заманда булган икән, ди, бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт иң элек үзенең олы улын чакырып алып әйткән:

Васыять ђкияте тыћлау

—    Син, улым,— дигән,— хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал,— дигән.
Шуннан соң уртанчы улын чакырып алган:
—    Син, улым,— дигән аңа,— гел тәмле аш кына ашап тор,— дигән.
Карт кече улына әйткән:
—    Син,— дигән,— ешрак өйләнергә кара,— дигән.
Ярар. Карт үлеп китә. Аталары үлгәч, уллары: «Әти әйткән васыятьне ничек кенә итеп үтәрбез икән?»— дип, баш ватып йөри башлыйлар.
Олы улы: «Ничек кенә итеп авыл саен йорт салдырырмын икән?»— дип, баш вата, уртанчы улы дөньяда нинди тәмле ризык бар, шуны эзләргә дип чыгып китә, ә кече уллары ешрак өйләнү турында хыялланып йөри башлый.
Көннәрдән бер көнне боларга бер карт килеп керә. Исәнлек-саулык сораша, тормышлары белән кызыксына бу боларның.
—    Тормыш бик шәптән түгел әле, бабай,— ди олы уллары. — Менә әти үлгән вакытта: «Авыл саен йорт салдыр»,— дип әйтеп киткән иде, әле әтинең васыятен үти алганым юк,— ди.
Уртанчысы әйтә:
—    Миңа әти:«Тәмле аш кына ашап тор»,— дип әйткән иде,— ди.
Иң кечеләре дә сүзгә катнашып әйтә:
—    Әти миңа: «Ешрак өйләнергә кара, улым»,— дип әйткән иде. Мин дә әти васыятен үтәргә тырышып карыйм да, барып чыкмый,— ди.
Карт боларның сүзләрен тыңлап-тыңлап тора да болай ди:
—    Әй, улларым, сез атагызның васыятен ялгыш аңлагансыз икән,— ди.— Ул сезгә менә болай дип әйткән,— ди,— «авыл саен йорт сал» диюе «авыл саен дус-иш булдыр, дөньяда дуслар белән яшәве җиңелрәк була» дип әйтүе булган; «тәмле ашлар ашап кына яшә» диюе «эшләп ашасаң, кара икмәк тә бик тәмле булыр» дип әйтүе аның; «ешрак өйлән» дип әйтүе, «эш артыннан йөреп, хатыныңны сагыныбрак
кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр» дип әйтүе ул,— ди.— Атагыз сезне эшләп көн итәргә өндәгән»,— ди.
Шулай дип әйтә дә карт чыгып китә. Шуннан соң болар әтиләренең васыятьләрен ул кушканча үти башлыйлар.

васыять

Татар халык әкияте Васыять