Төлке белән каз
Төлке белән каз татар халык әкиятләре буенча
Бервакыт Төлке Казны тотып алган да:
— Каз, мин сине ашыйм,— дигән. Каз боегып калган.
— Мин риза, Төлке. Тик син миңа бер биеп калырга рөхсәт ит,— дигән Каз.
— Әйдә, бие,— дигән Төлке.— Ашарга өлгерермен әле. Каз, канатларын җилпеп, бер урында тыпырдый башлаган. Төлке:
— Әй оста биисең, Каз,— дип көлә икән.
Ә Каз, канатларын җилпеп, бер урында торган-торган да очкан да киткән.
Төлке авызын ачып калга
Татар халык әкияте