Никах

previous arrow
next arrow
Slider

Слайдшоу никах туе

Никах туе.

Татар халкының гаилә йолалары арасында иң зур һәм хөрмәтле урынны никах туе, егетнең өйләнүе, кызның кияүгә чыгуы белән бәйле йолалар, гореф-гадәтләр, уеннар, йола җырлары алып тора. Туй йоласы татар халкында яхшы сакланган, һәм ул үзенчәлекле эчтәлеккә ия. Сабантуй кебек үк, туй йоласы да - искиткеч бай, катлаулы, күпкырлы музыкаль-драматик тамаша. 
Гадәттә туйга әзерлек егетнең әти-әнисе үтенече буенча кыз өенә, аның әти-әнисенә яучы-башкода җибәрүдән башлана. Бу - туй йоласының рәсми өлеше башлану дигән сүз. Чөнки гадәттә кемнең кемгә кияүгә чыгарга җыенуы, кемнең кем кызын кодаларга ниятләве кебек хәбәрләр халык арасында күптән таралган була.
Сөйләшү, килешүләрдән соң, туйга әзерлек эшләре башлана. Аңа берничә (кагыйдә буларак, дүрт-биш) көн калгач, кызның әти-әнисе кодаларны һәм башка якын туганнарны киңәш мәҗлесенә чакыра. Анда туйны кайчан уздыру, кайсы яктан нинди чыгымнар тоту, элеккечә әйтсәк, калым, бирнә һ.б. турында сүз бара.
Кодалашу, килешү, киңәш мәҗлесләре ничек кенә узса да, туй йоласы поэзиясенең иң җитди һәм үзенчәлекле өлеше - кыз елату җырлары.
Туйның төп өлешен никахлашу һәм шуның белән бәйле йолалар һәм җырлар алып тора. Кыз да, егет тә никахка рухи яктан да, физик яктан да саф, чиста булып керергә тиешләр. Шуңа күрә иртәгә туй була дигән көнне кыз да (үзенең яшьтәшләре белән), егет тә (шулай ук үзенең дус егетләре белән) махсус ягылган мунчага кереп, яхшылап юынып, чистарынып чыгалар.
Никах татар халкында (шулай ук башка мөселман илләрендә дә) туй йоласының иң изге өлеше дип саналган. Ул тыныч, салмак, шау-шусыз, җай гына барырга тиеш. Никах мәҗлесендә кеше күп булмый. Кызның һәм егетнең иң якын туганнары гына катнаша. Кыз да, егет тә никахка дип махсус тегелгән (безнең көннәрдә сатып алынган) киемнәр кияләр. Никах вакытында юк-бар шаян сүзләр әйтү, җырлау, бигрәк тә исерткеч эчемлекләр эчү рөхсәт ителми.
Мәҗлескә махсус чакырылган мулла егетнең һәм кызның вазифалары, гомер буена бер-берсенә тугрылыклы булып, гаилә кору, бала тәрбияләп үстерүнең әһәмияте турында вәгазь сөйли һәм никах — Коръәннең дүртенче сүрәсеннән аятьләр укый. Бу вакытта махсус савытта су, еш кына ширбәтле су тора. Никах укылгач, кыз да, егет тә әлеге судан бер йотым эчеп куялар. Аерым төбәкләрдә, мәсәлән, Әстерхан татарларында, хатын-кызлар гармунда махсус көй - "Никах сазы" уйнаганнар.
Никах укылганнан соң егет белән кыз өйләнешкән, ир белән хатын булу дәрәҗәсенә ирешкән дип санала һәм егет килен куенына керү хокукына ия була. Гадәттә яшь килен белән яшь кияүне шулай ук махсус әзерләнгән ак келәткә егетнең җиңгәсе озата бара. Ул шаян такмаклар да әйтергә мөмкин. Кияүнең килен куенына керүен "кияү ябу" (келәткә бикләп кую) дип атыйлар.

Күләм: 10 шт.

Формат: JPG

Үлчәм: 0,699 Mb

download