Татарча

Татарларның истәлекле бүләкләре

previous arrow
next arrow
Slider

Халыкларның мәдәнияте һәм гореф-гадәтләре белән танышу максаты куйган сәяхәтче кешеләр саны көннән-көн арта. Шуңа бәйле истәлекле бүләкләр кибетләренә зур игътибарлык ителә башлый. Һәр сәяхәтче, үзенең күренекле сәфәре турында, истәлек өчен берәр искәрмә калдырырга тели. Бу яктан Татарстан Җөмһүрияте читтә калмый, киресенчә сәяхәтчеләр саны көннән-көн арта гына. Гаҗәп түгель, Җөмһүрияттә дөньякүләм әһәмияткә ия булган һәйкәлләр һәм истәлекле урыннар күп.

Татарларның истәлекле бүләкләре

Татарстан һәрвакыт үзенең милли һөнәрчеләре белән дан тота, шуңа күрә сәяхәтчеләр өчен бүләк сайлау мәсьәләсе соравы башка да керегә тиеш түгель. Әмма, Сез чыннан да истәлек өчен, милли татар бүләген аласыгыз теләсә, Сезгә кызык булырга тиеш, башка халыклардан аермалы буларак татар төбәге нәрсә белән күренекле. Сәяхәтчеләрдә иң зур ихтыяҗ булып, милли татар кәчтүмнәре файдалана: түбәтәй һәм казан читекләре. Күп дистә еллар алар үзенең гүзәллеге һәм үзенчәлеге белән дан тота. Татар читекләрен рус патшалары да, немец бароннары да, хәтта француз вельможлары да рәхәтләнеп кия. Татар хикәяләрдә батырлар, мигъмарият һәйкәлләр яки милли бизәкләр белән ясалган керамик һәм фарфор эшләнмәләр дә зур игътибарлыкка лаек. Татарстан - мөсельман җөмһүрияте, шуңа күрә истәлекле бүләкләрдә ислам диненең чагылышы күрүнүе бер дә гаҗәп түгель. Мондый бүләк буларарак татар шамаиле бик яхшы була ала. Сәяхәтчеләргә истә калырлык бүләк булып җөмһүриятнең символы яки аның башкаласы төшерелгән сувенир да була ала. Казанда күп төрле песи һәм канатлы елан Зилант төшерелгән статуэткалар. Татар эпосаның әлеге персонажлар һәм риваятьләре Казанны, татар җиренең үзәге буларак символлаштыра. Гаҗәп тә түгель, Татарстанда булган күп сәяхәтчеләр, бүләк итеп, миили чәк-чәк ашамлыгын алалар. Чәк-чәкне үзе өчен генә түгель, ә туганнарны сыйлар өчен дә алалар. Югары санап үтелгән истәлекле бүләкләрне Сез Татарстанда һәр кибеттә ала аласыз.
Истәлекле бүләкләр бөтен дөньяда зур ихтыяҗ белән сорала. Ә интернет барлыкка килү, тәҗрибә һәм милли иҗат белән аралашу виртуаль рәвештә мөмкинлек бирә. Үз илеңнән чыкмыйча, виртуаль рәвештә, төрле илләрнең милли мәдәниятен өйрәнергә интернет кибетләр ярдәм итә. Сезнең игътибарыгызга татар кибетен http://www.tatshop.ru
тәгъдим итәбез. Ул Сезгә һәм якыннарыгызга күтәренке кәеф бирер һәм бүләк сайларга булышыр.

Күләм: 15 шт.

Формат: JPG

Үлчәм: 1,69 Mb

download

Шрифтлар татарча

татар шрифты

 

Татар шрифты

Тәүлекнең хәерле вакыты, хөрмәтле "Минем йорт" порталын укучылар.
Бу мәкалә туган телне сөючеләр өчен, шулай ук интернетны кулланып кына калудан тыш, татар интернет үстерүгә үз өлешләрен дә кертергә теләүчеләр өчен.
Интернетның дөнья "пәрәвезендә" татар сайтлары күп түгел, ә программалар, уеннар тагын да азрак. Моның сәбәбе политика да, татарларның саны аз булу да, халыкның тырыш я ялкау булуы да түгел, ә бәлки гап-гади компьютер белән эшләү нигезләрен белмәү, мәгълүматы наданлык. Шуннан килеп чыга да инде уңышлы иҗади эшдәү өчен кирәкле программаларның җитешмәве.
Интернет челтәрендә татар телендә нәрсә булса да эшләп караган һәр кеше кирәкле шрифтлардан башка бу мәсьәләне хәл итеп булмаганын яхшы аңлый. Рәсми татар шрифтлары юк, ә Майкрософт компаниясе тәкъдим иткәннәре ачыктан-ачык шаблон, бик аз санда булып, аларны да Юникод кодировкасында гына (ягъни бары тик виндос программасы өчен генә) эшли.
Без үзебезнең сайт һәм программаларның, бигрәк тә уеннарның матур, кабаланмас иҗади бизәлештә булуын яратабыз. Бүгенге көндә мондый әөберләрне татар телендә булдыру җиңел түгел.
Һәм ниһаять, клавиатурага яраклаштырылган, биредә китерелгән, махсус эшләнгән татар шрифтлары челтәрдә татар сегментында иҗат итәргә теләүчеләрдә кызыксыну уятыр. Аларга зур ярдәм булыр дип ышанып калам.
Шулай ук, татар сайтларына кереп укырга, арашырга яратучыларга да файдалы булыр бу шрифтлар. Чөнки үзеңнең компьютырыңда махсус эшләнгән шрифтлар булмаса, язылган текстларның чын мәгънәсе аңнашылып бетмәскә дә мөмкин.

 автор: IzgeKhan

P.S. Төлмән архивны ачыгы. Шрифтны урнаштыру өчен "тычканның" уң төймәсенә басып, файлда "урнаштырырга" дигәнгә басу җитә. Шрифтларны клавиатурага бәйләү (урнаштыру) өчен setup.exe урнаштыру программасын җибәреп, кулланма буенча дәвам итәргә. Клавиатурада шрифтларны ачу гади, рус, инглиз һәм татар телләре.

Шрифтлар архивны йөкләү өчен төймәгә бас.

download

 

Никах

previous arrow
next arrow
Slider

Слайдшоу никах туе

Никах туе.

Татар халкының гаилә йолалары арасында иң зур һәм хөрмәтле урынны никах туе, егетнең өйләнүе, кызның кияүгә чыгуы белән бәйле йолалар, гореф-гадәтләр, уеннар, йола җырлары алып тора. Туй йоласы татар халкында яхшы сакланган, һәм ул үзенчәлекле эчтәлеккә ия. Сабантуй кебек үк, туй йоласы да - искиткеч бай, катлаулы, күпкырлы музыкаль-драматик тамаша. 
Гадәттә туйга әзерлек егетнең әти-әнисе үтенече буенча кыз өенә, аның әти-әнисенә яучы-башкода җибәрүдән башлана. Бу - туй йоласының рәсми өлеше башлану дигән сүз. Чөнки гадәттә кемнең кемгә кияүгә чыгарга җыенуы, кемнең кем кызын кодаларга ниятләве кебек хәбәрләр халык арасында күптән таралган була.
Сөйләшү, килешүләрдән соң, туйга әзерлек эшләре башлана. Аңа берничә (кагыйдә буларак, дүрт-биш) көн калгач, кызның әти-әнисе кодаларны һәм башка якын туганнарны киңәш мәҗлесенә чакыра. Анда туйны кайчан уздыру, кайсы яктан нинди чыгымнар тоту, элеккечә әйтсәк, калым, бирнә һ.б. турында сүз бара.
Кодалашу, килешү, киңәш мәҗлесләре ничек кенә узса да, туй йоласы поэзиясенең иң җитди һәм үзенчәлекле өлеше - кыз елату җырлары.
Туйның төп өлешен никахлашу һәм шуның белән бәйле йолалар һәм җырлар алып тора. Кыз да, егет тә никахка рухи яктан да, физик яктан да саф, чиста булып керергә тиешләр. Шуңа күрә иртәгә туй була дигән көнне кыз да (үзенең яшьтәшләре белән), егет тә (шулай ук үзенең дус егетләре белән) махсус ягылган мунчага кереп, яхшылап юынып, чистарынып чыгалар.
Никах татар халкында (шулай ук башка мөселман илләрендә дә) туй йоласының иң изге өлеше дип саналган. Ул тыныч, салмак, шау-шусыз, җай гына барырга тиеш. Никах мәҗлесендә кеше күп булмый. Кызның һәм егетнең иң якын туганнары гына катнаша. Кыз да, егет тә никахка дип махсус тегелгән (безнең көннәрдә сатып алынган) киемнәр кияләр. Никах вакытында юк-бар шаян сүзләр әйтү, җырлау, бигрәк тә исерткеч эчемлекләр эчү рөхсәт ителми.
Мәҗлескә махсус чакырылган мулла егетнең һәм кызның вазифалары, гомер буена бер-берсенә тугрылыклы булып, гаилә кору, бала тәрбияләп үстерүнең әһәмияте турында вәгазь сөйли һәм никах — Коръәннең дүртенче сүрәсеннән аятьләр укый. Бу вакытта махсус савытта су, еш кына ширбәтле су тора. Никах укылгач, кыз да, егет тә әлеге судан бер йотым эчеп куялар. Аерым төбәкләрдә, мәсәлән, Әстерхан татарларында, хатын-кызлар гармунда махсус көй - "Никах сазы" уйнаганнар.
Никах укылганнан соң егет белән кыз өйләнешкән, ир белән хатын булу дәрәҗәсенә ирешкән дип санала һәм егет килен куенына керү хокукына ия була. Гадәттә яшь килен белән яшь кияүне шулай ук махсус әзерләнгән ак келәткә егетнең җиңгәсе озата бара. Ул шаян такмаклар да әйтергә мөмкин. Кияүнең килен куенына керүен "кияү ябу" (келәткә бикләп кую) дип атыйлар.

Күләм: 10 шт.

Формат: JPG

Үлчәм: 0,699 Mb

download

Татар сөлгесе

previous arrow
next arrow
Slider

Слайдшоу татар сөлгесе

Аклы  татар сөлгесе – керсез  җанның көзгесе.

Һәр милләт генә хас үзенчәлекләргә ия. Шуңа күрә аларның һәрберсе дөнья мәдәниятенә сизелерлек өлеш кертә, аны баета. Күпьеллык бай тарихы, мәдәнияте, әдәбияты, гореф-гадәтләре, йолалары булган татар халкы да дөнья культурасын кабатланмас үрнәк аһәңнәр белән тулыландыра бара.
Чулпы, беләзек, калфак, читек, сөлгеләре белән элек-электән дан тоткан безнең халык. Әйткәнебезчә, аларны эшләү осталык һәм түземлелек таләп иткән.
Билгеле ки, һәр борынгы шәһәрнең үз туграсы, һәр дәүләтнең мәдхия-гимны була. Безнең татар хатын-кызларыбызның да үз мәдхия-гимны, үз сурәт-туграсы бар. Ул-сөлге! Сөлге – гүзәл затларыбызның символы, татар хатын-кызының осталыгына һәйкәл.
Бизәкле сөлгеләр сугуны, мәсәлән, кыз балалар бик яшьли өйрәнгәннәр. Һәр өйдә диярлек бу һөнәрнең  җайланма-корылмалары булган. Гадәттә, яшь кызлар үз гаиләләрендә әбисеннән, әнисеннән, җиңгәсеннән, өлкән апасыннан сабак алган. Әлбәттә, һәр авылда әлеге һөнәрнең бик талантлы осталары булган. Тырыш, булдыклы кыз балалар остазларыннан туку станогы һәм гаять катлаулы бизәк серләренә өйрәнгән. Алар ап-ак сөлгеләргә күңел бизәкләрен төшергән. Кагыйдә буларак, тастымал тукымалары җитеннән, киндердән, мамык җепләреннән тукылган.

Күләм: 28 шт.

Формат: JPG

Үлчәм: 4,640 Mb

download

Бизәкле сафьян сәнгате

previous arrow
next arrow
Slider

Безнең якларда төрле йомшак күн-сафьян тегү сәнгате гаять киң таралган. Болгар илендә күн-тирене эшкәртү алымнары борын-борыннан булган. Югары сыйфатлы сафьяннан, юфтьтән эшләнгән күн читекләрне, туфлиләрне җирле халык кына түгел, бәлки бүтән төбәк халкы да яратып кигән.
Бизәкләп эшләнгән аяк киеме җитештерү техникасы шактый катлаулы булган. Осталар берьюлы берничә пар аяк киеме килеп чыгардай калдыксыз эшләү юлын тапканнар. Аяк киеме кисүче төрле төскә буялган юеш күнне бер өем итеп куйган һәм берничә читек өчен берьюлы бизәкне кискән. Аннан соң, күн катламнар арасында кайбер элементларны алыштыргач, төрле төстәге бизәкләр барлыкка килгән. Бизәкнең контуры булып торган махсус декоратив җөй ярдәмендә әлеге элементлар мозаика техникасы белән төзелгән һәм беркетелеп куелган.
Элек-электән аяк киеменең үзенчәлекле бизәкләренә кешене саклау-магия мәгънәсе бирелгән. Бизәкләр нигезендә — үсемлек һәм җәнлек мотивлары. Алар арасында болытсыман, лотоссыман сурәтләр, пальметта, лалә чәчәге киң таралган. Читек элементлары батика бизәкләрдән мөгез, песи башы, йөрәк формасындагы сурәтләр белән аерылып тора. Читекнең өске өлешендәге дулкын мотивы суны символлаштыра.
Төсле фон ярдәмендә шактый эре зур һәм йомык формалы элементлар бербөтен һәм үзенчәлекле бизәк композициясен тәшкил итә.
Бу матур традиция — сәнгатебезнең күн эшкәртү төре — бүген дә гамәлдә.

Зәкирова Н.Г "Татар чигүе" буенча

Күләм: 24 шт.

Формат: JPG

Үлчәм: 3,012 Mb

download