Татарча

Татар халык ашлары

татар ашлыры

Онлайн урнаштыру өчен монда басагыз .

        Беренче татарча язылган программаны тәкъдим итәбез. Бөтен татар ашлырның рецептлар һәм фотолар, пешерү өчен файдалы киңәшләр.

Ел: 2013.

Версия: 1.0.0.5.

ОС: Windows XP/Vista/7/8

Статус: Түләүсез

Тел: Татарча

Үлчәм: 2,478 Mb

 

татар халык ашлары

 

          Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. 
          Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.
          Гадәти көннәрдә дә, кунак сыйлаганда да татарлар табынга шулпа бирәләр. Авылларда исә шулпа төп ашамлык булып санала, аны иртә белән, көндез, кичтә ашыйлар. Токмачлы ашны халык бик ярата. Токмачны ашка төрлечә: шакмаклап, кыек шакмаклап, нәзек итеп кисәләр; тантаналы очракларда кош итеннән пешергән шулпага бәрәңгесез генә салып бирәләр. Бәйрәм табынына еш кына шулпалы пилмән әзерлиләр.
          Безнең татар халкы яшелчәләрдән бәрәңгене күбрәк куллана, аннан икенче итеп бирелә торган ашлар, камыр ашларының эчлекләрен әзерли, кишер, чөгендер, шалкан, суган, кабак, кәбестә кебек яшелчәләрне дә файдалана.
          Ярмалардан карабодай, тары, солы, дөге һәм бодай ярмасы киң кулланыла. Анардан ашлар, ботка, гарнир, камыр ашларының эчлеген әзерлиләр.
 
          Туклану - сәламәтлекне саклауның мөһим чарасы, ул кешенең эшләү һәм яшәвенә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә халыкның аш-су әзерләү осталыгыннан дөрес файдалана белү зур әһәмияткә ия.

Портейбл версия йөкләү өчен төймәгә бас .

download

 

Милли уен кораллары

previous arrow
next arrow
Slider

Милли уен кораллары - Татарстан, Идел-Урал буе халыкларының музыка сәнгате барлыкка килү һәм үсү тарихын өйләнүдә төп музей-тарихы чыганагы.
Җыентыкта карагыз:
Борынгы һәм заманча музыка уен кораллары. Гөслә, Саз, Думбыра, Мандолина, Гыҗик - кыллы уен кораллары.  Кубыз, Тарак гармун - мембраналы уен кораллары. Кыңгырау, Шөлдер - үзтавышлы уен кораллары. Таш сыбызгы, Көпшә курай, Курай, Сорнай - тынлы уен кораллары. Дэф, Дунгур, Думбурзяк - кагып уйнала торган музыка кораллары

Күләм: 19 шт.

Формат: JPG

Үлчәм: 0,935 Mb

download

Татар акчасы

previous arrow
next arrow
Slider

Х йөз башында Идел буе болгарлары акча сугу эшен үзләштергәннәр.
Болгар илтабарлары тарафыннан акча чыгарылганнан соң, Х йөз азагында Болгарда Һәм Суарда үз тәңкәләрен сугу тукталып тора (көмеш кризисы). Ләкин акча сугылмаган чорда да товар җитештерү һәм товар әйләнеше тукталмый.
Беренче Казан тәңкәләре ХIII йөзнең 80 нче елларында сугыла башлый. Казан тәңкәләрендә исә дәүләт тамгасы — угы җиргә таба юнәлтелгән җәя (татулык символы) рәвешендә сугыла. Бары тик дәүләт тамгасы булган һәм тәңкә суктырган хаким генә мөстәкыйль патша булып саналган. Шуңа күрә һәр патша, бернинди икътисади кыенлыкларга да карамыйча, тәңкә суктырырга тырышкан.

Күләм: 13 шт.

Формат: JPG

Үлчәм: 8,69 Mb

download

Татар бию

previous arrow
next arrow
Slider

 

Бию бик борынгы заманнарда ук барлыкка килгән һәм матурлыкка, гүзәллеккә өйрәтә. Биюләрдә ритм, уен-хәрәкәтләр аша халыкның уй-фикерләре, эчке халәте, өмете, ышануы чагылдырыла. Тамашачы алдына чыгып бию ихтыяр көче һәм кыюлык сорый. Шул ук вакытта дәртле, чая кешеләргә үзләренең һөнәрләрен күрсәтергә мөмкинлек ачыла.
Татар халык биюләре үзләренең нәфислеге, затлылыгы, биюченең зирәклеге һәм кыюлыгы белән үзенә җәлеп итә. Безнең көннәргә кадәр сакланып килгән биюләр талант ияләренең күңел җылысын халыкка җиткерә кебек.
Татар яшьләре җырлы-биюле уеннарны каз өмәләрендә, аулак өйләрдә һәм башка бәйрәмнәрдә башкарганнар. Хәзер дә нинди генә бәйрәм булмасын - берсе дә җыр-биюсез узмый. Шул рәвешле халык рәхәтләнеп ял итә, күңел ача.
Биюләрдә татар халкының милли үзенчәлеге ачык чагыла. Алар халыкка хас булган дәрт, җитезлек белән башкарыла. Шул ук вакытта татар биюе хатын-кызның тыйнаклыгы, оялчанлыгы, назлылыгы турында да сөйли. Кызлар биюләрендә хәрәкәтләр салмак, яисә вак адымнар һәм өлгерлек белән ясала, алардан нәфислек, җылылык, сафлык һәм тыйнаклык бөркелеп тора.
Егетләр биюе исә дәрт, чаялык, хәрәкәтләрнең төгәллеге, тыпырдаулар белән аерылып тора. Биюче егетләрнең ут чәчеп торган дәрте, ярсу җитезлеге үзенә тарта.
Биюләр аерым-аерым, парлап һәм күмәк башкарыла. Ялгыз биюләр "баскан җирдән ут чыгару" белән үзенчәлекле. Башкаручы яшь егет яки кыз, дәртле бию аларның рухи халәтләренә туры килә, яшь күңелнең ташып торган көчен, ашкынуын ачып сала.
Татар халык биюләрен туплап, аларны фәнни яктан эшкәртүгә һәм сәхнәгә куюга Татарстанның атказанган артисты Гай Таһиров зур өлеш кертте. Ул - шулай ук беренче татар балетмейстеры. Татар бию сәнгатен үзтерүгә атказанган артистлары Халисә Шәрипова, Дамирә Вәлиева, Татарстанның халык артистлары Фердинант Фәйзуллин, Фердинант Гыймадиев, Равил Габдрахманов, Равил Хәлиуллин һәм башкалар үзләреннән зур өлеш кертелләр.

Мишәбаш сайты материаллар буенча

Күләм: 44 шт.

Формат: JPG

Үлчәм: 5,87 Mb

download

Намазлык

previous arrow
next arrow
Slider

Слайдшоу

Намазлык  — өстендә намаз укыр өчен кулланылган җәймә. 

Күләм: 48 шт.

Формат: JPG

Үлчәм: 9,16 Mb

download