Татар халык ашлары

татар ашлыры

Онлайн урнаштыру өчен монда басагыз .

        Беренче татарча язылган программаны тәкъдим итәбез. Бөтен татар ашлырның рецептлар һәм фотолар, пешерү өчен файдалы киңәшләр.

Ел: 2013.

Версия: 1.0.0.5.

ОС: Windows XP/Vista/7/8

Статус: Түләүсез

Тел: Татарча

Үлчәм: 2,478 Mb

 

татар халык ашлары

 

          Татар халкы бик борынгыдан ук аш-су әзерләргә оста булган, тәмле, оригиналь ашлар пешергән. Милли ашларның үзенчәлеге халыкның тормыш рәвешенә бәйле булган. 
          Татар аш-су осталары бик күп төрле ашамлыклар уйлап тапканнар. Бәйрәм табыны ризыклары арасында ниндиләре генә юк. Зур табыннарга чәкчәк, кош теле, гөбәдия, өчпочмак, бәлеш ише нигъмәтләрне куймый калмаганнар. Көндәлек тормышта коймак, белен, төрле кабартмаларны токмач салынган ит шулпасы белән ашаганнар. Сабантуй бәйрәменә алдан ук каз каклаганнар, казылык ясаганнар.
          Гадәти көннәрдә дә, кунак сыйлаганда да татарлар табынга шулпа бирәләр. Авылларда исә шулпа төп ашамлык булып санала, аны иртә белән, көндез, кичтә ашыйлар. Токмачлы ашны халык бик ярата. Токмачны ашка төрлечә: шакмаклап, кыек шакмаклап, нәзек итеп кисәләр; тантаналы очракларда кош итеннән пешергән шулпага бәрәңгесез генә салып бирәләр. Бәйрәм табынына еш кына шулпалы пилмән әзерлиләр.
          Безнең татар халкы яшелчәләрдән бәрәңгене күбрәк куллана, аннан икенче итеп бирелә торган ашлар, камыр ашларының эчлекләрен әзерли, кишер, чөгендер, шалкан, суган, кабак, кәбестә кебек яшелчәләрне дә файдалана.
          Ярмалардан карабодай, тары, солы, дөге һәм бодай ярмасы киң кулланыла. Анардан ашлар, ботка, гарнир, камыр ашларының эчлеген әзерлиләр.
 
          Туклану - сәламәтлекне саклауның мөһим чарасы, ул кешенең эшләү һәм яшәвенә уңай тәэсир итә. Шуңа күрә халыкның аш-су әзерләү осталыгыннан дөрес файдалана белү зур әһәмияткә ия.

Портейбл версия йөкләү өчен төймәгә бас .

download