Шулпа
Иттән төрле-төрле шулпа пешерәләр: Сөяк шулпасы, ит шулпасы, сөякле ит шулпасы, тозлаган ит шулпасы. Халык гадәттә, сөякле ит шулпасын ярата.
Ит шулпасы
Шулпа пешерү өчен итнең икенче сорты яхшырак. Итне юалар да, суын нык сыкмыйча гына, 300-400 г лы кисәкләргә бүлеп, кәстрүлдәге салкын суга салалар, өстен каплап, тизрәк кайнап чыксын өчен, көчле утка куялар. Кайнап чыгуга, утны киметергә кирәк, чөнки шулпа нык кайнаса, болганчыклана һәм төссезләнә. Шулпа өстендәге күбекне әледән-әле җыеп алырга кирәк, югыйсә ул төпкә утыра. Күбекне җыеп алгач, шулпаны тагын кайнатып чыгарырга кирәк. Ит симез булса, шулпа өстендәге өренең беразын җыеп алып, суган, кишер һәм башка тәмләткечләрне кыздырырга мөмкин. Май озак кайнаса, шулпадан туң май тәме килә башлый.
Тозны шулпага ит пешеп җитәргә 20-30 минут калгач салалар.
1,5-2 сәгатьтә ит пешеп җитә, моны белү өчен, иткә чәнечке белән кадап карыйлар. Әгәр чәнечке җиңел керсә, ит пешкән була. Итне шулпадан икенче савытка алып куялар, ә шулпаны тишекле чүмеч яисә марлә аркылы сөзәләр. Иттән икенче итеп бирелә торган ашамлыклар әзерләргә мөмкин.
Ит шулпасына кишер, петрушка (тамыры), шалкан, башлы суган да салалар. Яшелчәләрне шулпаның күбеген җыйгач кына бөтен килеш яисә урталай ярып салырга кирәк. Пешкәч, яшелчәне шулпадан алалар.
Ит шулпасыннан төрле ашлар - өйрә, токмачлы аш пешерәләр, шулпага пилмән салып бирәләр.
1 кг иткә: 3-4 л су (савытның зурлыгына карап), 15 г башлы суган, 15 г кишер һәм 12 г петрушка тамыры.
Сөяк шулпасы
Шулпа өчен көпшәсыман (җелекле) һәм яссы сөякләр: бот, балтыр, кабырга һәм күкрәк сөяге алына.
Ите алынган (йомшак итеннән башка төрле ашлар әзерләргә мөмкин) сөякне юып, кечкенә балта белән чапкалагач, кәстрүлгә тутырып, өстенә салкын су салалар да көчле утта пешерергә куялар. Кайнап чыккач, утны киметәләр. Сөяк шулпасын 2,5-3 сәгать пешерәләр. Пешеп җитәргә 20-30 минут калгач, тоз, кишер, петрушка тамыры, суган, лавр яфрагы салалар. Әзер шулпаны сөзәргә кирәк.
1 кг сөяккә: 2-3 л су, 15-20 г суган, 15 г кишер, 12 г петрушка тамыры.
Кош ите шулпалары
Тавык, күркә, үрдәк һәм каз итләреннән пешерелгән ашлар кеше туклануында шактый зур урын алып торалар. Гадәттә кош итеннән шулпа әзерлиләр. Тавык һәм күркә шулпалары аеруча тәмле була. Алардан күбрәк диетик ашлар әзерләнә. Каз-үрдәкнең үзенә бертөрле тәме, исе булганлыктан, аларның шулпалары кырку һәм үзенчәлеклерәк була. Шунлыктан алар шулпа өчен сирәк кулланылалар.