Сумса

сумса

Сумсаны ачы яки төче камырдан эченә ит, балык, яшелчә, җиләк-җимеш, ярма, йомырка, үпкә-бавыр һ.б. салып пешерәләр. Сумсаны мичтә, духовкада, янган мич алдында пешерергә, казанда (кәстрүлдә) майга салып кыздырырга мөмкин.

Ит сумсасы

Сумса өчен сыер яки бозау ите яхшы. Итне сөягеннән аерып, вак кына турап, суган кушып, ит тарткычтан чыгаралар да, тоз белән борыч, бераз су салып, яхшылап болгаталар, аннары майлы кызу табада кыздырып алалар; суганны итне кыздырганда салсаң да була.
Камырны, 50 г лы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр һәм камырның яртысына суынган итне тигезләп салалар. Урталай бөкләп каплыйлар да кырыйларын чеметеп ябыштыралар. Сумса бераз кабаргач, майда кыздырып пешерәләр.

1 сумсага: 50 г ачы камыр, 35 г чапкан ит, кыздырган 6 г май.

Эчлек әзерләү. Иткә, теләгеңә карап, пешкән дөге, бодай ярмасы, кыздырган башлы кәбестә яки тозлы кәбестә, яшел суган, пешкән йомырка кушарга мөмкин.
Итне кузы чикләвеге зурлыгында турагач, тоз, борыч сибәләр, кызган тирән савытка салып болгаталар. Кызара башлагач, аз гына шулпа яки сөт салып, вак итеп тураган башлы суган өстиләр, аннары томалап пешерәләр. Пешкәч, суыталар, ите-суганы белән бергә ит тарткыч аша чыгаралар, кирәгенчә тоз, борыч салып болгаталар.
Мондый эчлек бик ләззәтлә, йомшак, шулпалы була. Ризыкларны югарыда әйтелгәнчә кушып, эчлекне төрләндерергә мөмкин.

Йомырка сумсасы

Бу сумсаны, гадәттә, йомыркага дөге кушып пешерәләр. Дөгене чистартып юалар һәм тозлы суда бүрттерәләр, кайнар су белән юып иләктә саркыталар. Дөге таралып торсын өчен, бераз суынгач, май эретеп салалар һәм, вак кына туралган йомырка кушып, тоз сибеп болгаталар.
Сумсаны, майлы табага тезеп, мичтә пешерергә дә, майда кыздырырга да мөмкин.

1 сумсага: 50 г камыр, 25 г бүрттерелгән дөге, 1/3 йомырка, кыдырырга 6 г май.

Бәрәңгеле сумса

Ачы камырдан 50 г зурлыгында түгәрәкләр ясала. Аларны куна өстендә уклау белән җәяләр. Урталарына эчлек куеп, камырны ике яктан кыса төшеп, сумса әзерлиләр. Аннары, бераз кабарганчы тотканнан соң, майлы табага тезеп, өстенә чи йомырка ягалар. Мичтә яки бик үк кызу булмаган газ мичендә пешереп алып, табынга кайнар килеш китерәләр. Сумсаны табада, кызган майда күпертеп-кыздырып та алырга мөмкин.
Эчлек югарыда күрсәтелгәнчә әзерләнә.

video

татар халык ашлары