Казылык

казылык

Казылык ясау өчен яңа суйган симез сыер яисә ат итенең корсак өлешен һәм сөяксез җирен алалар (яңа суйган терлек итенә тоз һәм борыч яхшырак сеңә).
Итне ваклап турагач, күп итеп тоз, кара борыч сибеп, иткә ышкып сеңдерергә кирәк. Аннары итне эмаль кәстрүлгә салып, тастымал белән каплыйлар да 15 сәгатьтән алып тәүлек ярымга кадәр салкында тоталар.
Ат яки сыер эчәген салкын суда юалар, эчке ягын әйләндереп, лайласын пычак белән кыралар һәм өч-дүрт тапкыр яхшылап югач, кире әйләндереп, эчәкнең бер башын җеп белән бәйлиләр.
Тураган әзер итне, мае белән аралаштырып, шул эчәккә тыгызлап тутыралар. Казылык әзерләү өчен алынган итнең якынча 30 % майдан торырга тиеш. Ит тагын да майлырак булса, артык мае аксын һәм һава калып шартламасын өчен, эчәкне берничә урыннан энә белән тишәләр. Итне тутырып бетергәч, эчәкнең ачык башын бәйлиләр дә берничә көнгә кояшлы, җилле урынга элеп куялар, аннары, өлгереп җитсен өчен, 2-2,5 ай салкын караңгы урында тоталар.
Әзер казылыкны 4-5 ай сакларга мөмкин; аны чи килеш тә, пешереп тә ашыйлар.
Пешергәндә, бөтен килеш җылы суга салып, сүрән утта әкрән генә кайнатып чыгаралар. Аннары берничә җирдән энә белән тишәләр һәм пешеп җиткәнче кайнаталар. Пешкән казылыкны кайнар көе дә, суытып та ашыйлар.
Казылыкны (кайнар һәм салкын килеш) өстәлгә колбаса кебек үк, ләкин, мае саклансын өчен, калынрак турап куялар.

Ат казылыгы

Симез ат итенең корсак өлешен 2 см киңлегендә, 7-8 см озынлыгында турыйлар да, тоз белән борыч сибеп, яхшылап болгаталар һәм 2-3 көн салгында тоталар.
Шуннан соң итне чистарткан сыер эчәгенә тыгызлап тутыралар да, эчәкнең  баш-башларын яхшылап бәйләп, яңадан салкынга (кышын 5-6 көн кар астына) куялар. Андый казылыкны, чормага яисә башка караңгы урынга элеп, какланганчы 2-3 ай тоталар.

Татар халык ашлары. Казылык