Пилмән
Пилмәнне иттән генә түгел, эремчектән, чиядән, бәрәңгедән һ.б. да ясыйлар.
Эремчек пилмәне
Эремчекнең суын саркытып, иләк аша кашык белән уалар яки ит тарткычтан чыгаралар, йомырка сыталар, каймак салып, бераз тоз сибеп, яхшылап болгаталар һәм пилмән ясыйлар.
Эремчек пилмәненә дә камырны башка пилмәннәргә баскан кебек үк басалар. Тик бераз калынрак итеп җәяләр һәм зуррак итеп (диаметры 6-7 см) кисәләр. Эремчекне түгәрәк камыр өстенә кашык белән салалар һәм, урталай бөкләп, кырыйларын бармак очы белән чеметеп ябыштыралар. Эремчек пилмәненең баш-башлары тоташтырылмый, пилмән ярты ай рәвешендә була.
Ясап бетергәч, кайнап торган тозлы суда пешерәләр, судан тишекле чүмеч белән сөзеп алалар һәм, кайнар килеш тәлинкәләргә салып, каймак, катык яисә атланмай белән табынга бирәләр.
1 кешегә: 75 г камыр, 100 г әзер эремчек, 1 йомырка, 30 г каймак, 25 г май, 50 г катык.
Бәрәңге пилмәне
Пилмән өчен бәрәңгене тозлы суда пешереп, суын агызып, төяләр, йомырка сыталар, кайнар сөт, атланмай, майда кыздырылган суган яисә сызык кыздырып салалар, тоз, борыч сибәләр. Шул боламыктан эремчек пилмәне кебек үк пилмән ясыйлар.
Табынга кайнар килеш, каймак, сөт өсте, катык яки атланмай белән бирәләр.