Кабак бәлеше.

Кабак бәлеше.

Кабак бәлеше

Кабак бәлешен дә башка бәлешләрне ясаган кебек үк ачы камырдан ясыйлар, тик ясаганнан соң, мичкә тыкканчы табасында 30-40 минут кабарталар. Аннары, өстенә чи йомырка сөртеп, мичкә тыгалар. Бәлеш 60-80 минут пешә, мичтән алгач, бераз суытып кисәләр.
Бәлеш эче әзерләү: Бәлеш өчен өлгергән каты кабак алалар. Башта, урталай ярып, эчен чистарталар, кабыгын әрчиләр һәм вак кына итеп турыйлар. Аннары өстенә тоз сибеп бераз угач, иләктә саркыталар һәм бүрттерелгән дөге кушалар, сары май эретеп салалар.
Кабакны, шакмаклап турап, кайнар суга салып алырга да мөмкин, аннан соң, иләккә яисә чиста тастымалга салып саркыткач, шикәр, тоз, ярма һәм май салып болгаталар.
Кабак бәлешен бүрттерелгән тары ярмасы белән дә пешерәләр. Кабак бәлешенә ярманы бүрттермичә дә салырга була.

1 бәлешкә: 1 кг ачы камыр, 1,5 кг кабак, 300 г дөге яисә тары ярмасы, 250-300 г сары май, бәлеш өстен майларга 1 йомырка.

video

Тиз пешергән кабак бәлеше

Эреткән май, тоз, лимон кислотасын, йомырканы яхшылап болгаталар. Шуңа вак итеп туралган кабак, бәрәңге боткасы катнаштыралар (йөзем җимеше дә салырга мөмкин). Майлы табага тигез итеп җәйгәч, өстенә йомырка сарысы сөртәләр, 45-50 минут духовкада пешерәләр. Аннары, бераз суытып, табынга бирәләр.

500 г кабакка: 50 г май, 250 г бәрәңге боткасы, 100 г йөзем җимеше, калганнары - кирәгенчә.

татар халык ашлары