Кабартма

кабартма

Кабартманы сөт белән майлы азрак салган ачы камырдан пешерәләр. Кабартманы кәстрүлдә майда йөздереп, мичтә майлы табада, майламыйча гына да пешерергә мөмкин.

Майда пешерелгән кабартма.

Ачы камырны 80-100 г чамасында бүлеп, 1,5-2 см калынлыкта җәяләр дә тактага яки тастымалга кабартырга куялар. Кабартманы кәстрүлдә яки табада, кайнап торган майда, әйләндерә-әйләндерә кыздырып пешерәләр. Кабартма кызарып һәм кабарып пешәргә тиеш. Әзер кабартманы кәстрүлдән тишекле чүмеч белән, табадан чәнечке белән алып, табынга кайнар килеш бирәләр. Кабартманы каймак, повидло яки варенье белән ашыйлар.

Мич кабартмасы

Ачы камырны 80-100 г чамасында бүлеп, 1,5-2 см калынлыкта җәяләр, тактада яки тастымал өстендә кабарталар. Аннары, кайнар майлы табага тезеп, мичкә куялар һәм, тигез кызарсын өчен, кузгаткалап торалар.
Кабартманы атланмай белән майлап, табынга кайнар килеш чыгаралар һәм атланмай, каймак, варенье белән ашыйлар, кайчагында ипи урынына да бирәләр.

 

"Сәламәт булыгыз" салаты

Чи яшелчәләрдән кишер, кыяр һәм алманы әйбәтләп юып, кабыгын чистартабыз. Кыярны юка итеп токмачлап турыйбыз, алманы һәм кишерне угыч аша уабыз. Салат яфракларын сайлап алып юабыз һәм юка тасмалар итеп турыйбыз. Яшелчәләрне савытка салып, тоз, шикәр комы сибәбез, лимон согы (яки алма серкәсе, яисә сыек лимон кислотасы) салабыз. Боларның барысын да каймак салып, ипләп кенә болгатабыз һәм салат савытына тау итеп өеп куябыз. Помидорларны юып, юка телемләп турап, салатны бизибез.

2 кыярга: 2 кишер, 1 алма, 2 зур булмаган помидор, 100 г яшел салат яфраклары, 200 г каймак (1 тулы стакан чамасы), ярты лимон согы (яки 1 бал кашыгы алма серкәсе), 1 бал кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз.

видео

татар халык ашлары Кабартма