Гөбәдия

гөбәдияГөбәдияне, гадәттә, кунак чакырганда пешерәләр. Гөбәдия - катлам-катлам эчле зур түгәрәк бәлеш. Аның эченә корт (киптергән эремчек), бүрттергән дөге, кыздырган суган белән чапкан ит, ваклап йомырка, йомшартып йөзем, яисә төшен алып өрек яки кара җимеш салалар. Аларның һәркайсын аерым әзерлиләр. Пешкән гөбәдияне кискәч, катламнар аермачык беленеп торырга тиеш.

Гөбәдияне әче камырдан да, төче камырдан да ясыйлар, камырга майны күп салалар. Гөбәдия итле һәм җиләк-җимешле була. Җиләк-җимешле гөбәдиягә ит салмыйлар, аны икеләтә юкарак ясыйлар һәм чәй янына чыгаралар. Итле гөбәдияне, кайнар килеш, шулпалы аш артыннан бирәләр.

 Җимешле гөбәдия

Гөбәдия камырын, табадан зуррак итеп җәеп, майлы табага салгач, камырның өстен майлыйлар һәм, җебемәсен өчен, төбенә, юка гына итеп, бүрттерелгән дөге салалар; аның өстенә калынрак итеп корт җәяләр, тагы дөге, аннары ваклап йомырка (4-5 мм) һәм яңадан дөге салалар. Дөге өстенә парда йомшарткан йөзем җимеше я күрәгә (төше алынган өрек яки кара җимеш) тезеп чыгалар. Күп итеп май сипкәч, юка гына камыр белән каплап, кырыйларын чеметеп ябыштыралар, пычак белән матурлап сырлыйлар. Мичкә тыкканда өстен майлыйлар һәм валчык сибәләр. Мич кызу булса, йөзе килгәч, өстенә юеш кәгазь ябарга кирәк. Гөбәдия 50 минут пешә. Әзер гөбәдияне табынга кайнар килеш кисеп бирәләр.

Уртача табага: 800 г камыр, 350-400 г әзер корт, 1-1,2 кг бүрттерелгән дөге, 200-300 г йөзем яисә башка төрле җимеш, 8-10 йомырка, 350-400 г атланмай яисә сары май, таба майларга 50 г май.

татар халык ашлары Гөбәдия