Коймак

коймак

Коймакны чүпрә белән изгән ачы камырдан да, төче камырдан да пешерәләр. Нинди оннан пешерүгә карап, бодай, карабодай, солы, борчак, тары коймагы диләр.

Бодай коймагы

Чүпрәне җылы (35-40 градус) суда яисә сөттә изеп, тоз, шикәр комы, йомырка салалар да, әйбәтләп болгаткач, иләгән он салып, камыр изәләр һәм җылы урынга куялар. Камыр кабар башлауга, болгатып шиңдерәләр һәм яңадан җылы урынга куялар. Кабарып, шиңә башлагач, коймакны пешерә башлыйлар. Камыр әйбәт кабарса, коймак, күпереп, йомшак булып пешә. Коймакны мичтә, духовкада һәм плитәдә пешерергә мөмкин. Мичтә яки духовкада коймакны әйләндермичә генә пешерәләр, аның асты-өсте берьюлы кызара, табаны гына боргалап торырга кирәк. Плитәдә пешергәндә, кыздырган майлы табага кашык белән 60 г чамасы камыр салып, өсте алсуланганчы башта бер ягын, аннары, әйләндереп, икенче ягын кыздырып пешерәләр.
Коймакны май, каймак, бал, варенье белән бирергә мөмкин.

1 кг бодай онына: 0,9-1,1 л су яки сөт, 3-4 йомырка, 60-70 г шикәр, 25-30 г тоз, кыздырып пешерергә 100 г май.

Төче коймак

Бик тиз генә табын әзерләргә кирәк булса, төче коймак пешерәләр. Аны варенье, джем белән бирергә мөмкин. 2-3 литрлы савытка йомырка сыталар да, шикәр комы салып, әйбәтләп болгаталар (йомырканы күпертү яхшырак), сөт яки сөт өсте, тоз, чәй содасы, бодай оны өстәп, камыр изәләр һәм коймак пешерәләр. Камырны ачыган сөткә дә изәргә мөмкин. Табага күп итеп май салып, коймакның ике ягын да кызартып пешерәләр.

1 кг бодай онына: 0,9-1,1 л сөт, сөт өсте яки ачыган сөт, 4-5 йомырка, 60-70 г шикәр комы, 0,5 балкашык сода, кирәгенчә май, тоз.

Төсле кәбестә салаты

Төсле кәбестәне, чистартылган кишерне ваклап турыйбыз. Яшел үләннәрне 2 аш кашыгы турыйбыз һәм кишер белән кәбестәгә кушабыз. Тирән эчле савытка салып, үсемлек мае һәм бал кушып барысын да яхшылап болгатабыз.

50 г төсле кәбестәгә: 1 кишер, яшел үләннәр (сельдерей, петрушка), 1 аш кашыгы үсемлек мае, 1 аш кашыгы бал.

татар халык ашлары