Пәрәмәч

пәрәмәчПәрәмәчне иттән, бәрәңгедән, эремчектән, ачы камырдан да, төче камырдан да пешерәләр, ачык һәм ябык итеп тә ясыйлар. Пәрәмәчне яртылаш күмелерлек итеп майда яки духовкада табада пешерәләр. Табынга кайнар килеш, шулпа, катык, соус яисә әйрән белән бирәләр.

Ит пәрәмәче

Ачы камырны 50 шәр граммлы кисәкләргә бүлеп, түгәрәкләп җәяләр һәм камыр уртасына ит тарткычтан чыгарган 35 грамм ит салалар да пычак белән тигезләп җәяләр. Аннары, камырның кырыйларын күтәреп, уртасында 1-1,5 см тишек калдырып, бөреп чыгалар.
Пәрәмәчләрне бераз кабартканнан соң, тишекле ягын аста калдырып, кайнап торган майга салалар. Пәрәмәчләр майда яртылаш кына күмелергә тиеш. Тишекле ягының йөзе килгәч, пәрәмәчне әйләндерәләр һәм, эченә табадан бераз май салып, икенче ягын кыздырып пешерәләр.
Пәрәмәч яссы, кызгылт-сары булырга, бөрелгәне беленеп торырга тиеш.
Табынга, кайнар килеш, өчәрне салып бирәләр.

1 пәрәмәчкә: 50 г камыр, 25-30 г сөяксез ит, 10 г суган, тоз, борыч, шулпа, кыздырырга 7 г май.

Кияү пәрәмәче

Кияү пәрәмәчен, йомырка сытып, сөткә генә изгән ачы камырдан пешерәләр, тик йомырканы бер ярым тапкыр күбрәк салалар. Сөткә, майга һәм йомыркага гына төче камыр басарга да була.
Кияү пәрәмәчен яшь сарык яки бозау итеннән ясыйлар. Итне башта турыйлар, аннары, суган кушып, ике мәртәбә ит тарткычтан чыгаралар, тоз, борыч сибеп, каймак яки атланмай өстәп, бик яхшылап болгаталар.
Кияү пәрәмәчен алда сөйләп үтелгән пәрәмәчкә караганда 2-3 тапкыр кечерәк итеп ясыйлар, шуңа күрә аның камырын азрак алалар һәм итен кимрәк салалар.
Кияү пәрәмәчен гадәттәге ит пәрәмәче кебек үк ясап пешерәләр.

Бәрәңге пәрәмәче

Ачы камырны 75 г зурлыктагы кисәкләргә бүлгәч, түгәрәкләр ясыйлар, ара калдырып, майлы табага тезеп чыгалар. Аннары шул түгәрәкләрнең уртасын уклау яки тукмак белән басып чокырайталар. Аңа тигез генә эчлек салалар. Пәрәмәчнең өстенә чи йомырка ягып, артык кызу булмаган мичтә яки газ мичендә кызартып пешерәләр һәм табынга китерәләр.

1 пәрәмәчкә: 40-50 г эчлек

video

татар халык ашлары