Бармак

бармак

Тирән савытка каймак, эретеп атланмай, тоз салып, әйбәтләп болгаталар. Аннары югары сортлы иләнгән он өстәп, пилмән камыры кебек камыр басалар. Кечкенә түгәрәкләр ясап, аларны җәяләр дә, әзер эчлекк салып, тикезләп ягалар һәм рулет кебек төрәләр. Рулет бармактан зур булмаска тиеш (ашамлыкның исеме дә шуннан алынган). Әзер бармакны, майлы табага тезеп, 40-45 минутка духовкага куялар. Пешкәч, шикәр оны сибеп, чәй янына бирәләр. Бармакны көпшә сыман итеп тә төрергә мөмкин.

400 г каймакка: 44 г атланмай, 500-600 г он, кирәгенчә тоз.

Бармакка эчлек әзерләү.

Кузы чикләвегенең төшен ваклап, духовкада киптереп алалар, шикәр комы, атланмай кушып, әйбәтләп болгаталар. Мәк белән киндер орлыгыннан да шулай ук эчлек әзерләргә мөмкин.

Эчлек әзерләү өчен: 1 кг чикләвек (яисә 400 г мәк яки 400 г киндер орлыгы), 1,3-1,5 г шикәр комы, 50-100 г атланмай.

Татлы бармакча

Бодай ипиен кыздырып ясалган валчыкны сөттә җебетәләр. Он, чәй содасы, йомырка, тоз өстәп һәм шикәр комы я бал, варенье, я җебетелгән йөзем җимеше кушып, куе камыр әзерлиләр. Онда әвәләп бармакчалар ясыйлар да күп итеп салынган майда кыздырып алалар. Өстенә шикәр оны сибеп, табынга бармакны бирәләр.

500 г ипи валчыгына: 75-100 г он, 2-3 йомырка, 200-300 г татлы азыклар.

Татар халык ашлары. Бармак