Катлы бәлеш

халык ашлары

Катлы бәлеш

Мондый бәлешләрне алма, чия, кура җиләге, слива һ.б. белән ачы һәм төче камырдан пешерәләр. Ачы камырны, өч кисәккә бүлеп, берсен ярты см калынлыгында таба зурлыгында җәяләр дә, майлы табага салып, өстенә май сөртәләр, чистартып юылган җиләк-җимеш тезәләр һәм шикәр комы сибәләр. Камырның икенче кисәген, җәеп, җиләк-җимеш тезәләр, тагын шикәр комы сибәләр һәм аны камырның өченче кисәге белән каплыйлар. Камырның читләрен тигезлиләр һәм, өстенә йомырка сарысы яки май сөртеп, 45-60 минут пешерәләр. Аннары шикәр оны сибеп, кайнар килеш кисеп, табынга бирәләр. Бәлеш эченә башта өрек яки күрәгә, яисә йөзем җимеше, аннары чистартып туралган алма яки кара карлыган салырга мөмкин. Мондый бәлешне башка төрле җиләк-җимештән дә әзерлиләр.

1 бәлешкә: 1,2 кг камыр, 700-800 г өрек яки 500-600 г күрәгә, яисә 400-500 г йөзем җимеше, 200-300 г шикәр комы, 200-250 г май, 600-700 г алма яки 200-250 г кара карлыган, 200-250 г май, 300 г шикәр комы.

Җиләк-җимеш салаты

Җиләк-җимешләрне яхшылап салкын су белән юабыз, кабыкларын әрчибез. Барысын да, үзәгендәге орлыкларын алып ташлап, кисәкләп турыйбыз һәм тәлинкәгә салабыз. Җиләк-җимешләрне өстәлгә куяр алдыннан май һәм лимон кислотасы кушылган шикәр комы онын сибәбез. Аннан барысын да салат савытына өеп салабыз, өстенә бик юка токмачлап туралган әфлисун кабыгы өстибез. Салатны шул ук җимешләр белән бизибез. Пешкән кара җимеш, йөзем, җиләкләр белән дә бизәргә була. Ел фасылына карап, төрле җимешләр (шәфталу, абрикос, пешкән айва) һәм җиләкләр (җир җиләге, каен җиләге) кулланырга була, ләкин алма һәрберсендә булырга тиеш.

Өч алмага: 1 груша, 1 әфлисун, 1 мандарин, 2-3 аш кашыгы үсемлек мае, чирек лимон, 1 бал кашыгы шикәр комы оны.

видео

татар халык ашлары