Умач

umach

Умач

Умач - бик тиз өлгерә торган аш. Аны бодай, арыш, борчак, карабодай һәм солы оныннан уалар, итле, сөтле һәм шулай ук кысыр ашка да салалар.
Умач уу өчен табакка иләп он салалар да уртасын чокырлыйлар, аннары азлап-азлап кына тозлы шулпа яисә су салып яхшылап болгаталар һәм вак кына борчак кадәр төерләр ясалганчы, камырны он белән уып торалар. Суны токмач, чумар камырларына караганда кимрәк салалар.
Әзер умачны кайнап торган шулпага ике кул белән уыштырып салалар, оешмасын өчен болгатып торалар. Умач өскә калыккач та, ашны 2-3 минут кайнатырга кирәк.
 
1 өлешкә: 35-40 г он, 30-35 г шулпа яисә су, кирәгенчә тоз.

Кишер, алма һәм яшел борчаклы салат

Кишерне суда пешереп алабыз. Алманың кабыгын әрчибез, уртадагы төшләрен алабыз. Пешкән кишер белән чистартылган алманы вак шакмаклап турыйбыз. Тирән эчле савытка салып, суы саркытылган яшел борчак, тәменчә тоз һәм шикәр комы, майонез өстәп, яхшылап болгатабыз. Салатны, салат савытына салып, кишер, алма кисәкләре белән бизибез.
 
4-5 кишер, 150 г консервланган яшел борчак, 2 алма, 100 г майонез, тәменчә тоз, шикәр комы.
татар халык ашлары