Башваткычлар

Баш миен эшләтә белүче, сорауларга дөрес һәм тиз җавап таба алучы гына замананың алгы сызыгында була ала. Мускулларны ныгыту өчен физзарядка кирәк булган кебек, баш миенә дә күнегүләр кирәк.Бүлмәдә мондый күнегүләр, табышмаклар, башваткычлар сезне көтә. Уңышлар сезгә, укучым!

____________________________________________________________________________________________________________________________

Күңелле Әлифба

әлифба

Башлау төймәсенә басагыз

књћелле Ђлифба

Күңелле Әлифба кече яшьтәге мәктәп укучыларны урманда яшәүче Шүрәле белән таныштырыр һәм әлифбаны өйрәнүдә ярдәмлек булыр. Һәр хәрефләргә япон кроссворды бар.

Мәннан Р.Н. Шүрәле әлифбасы тарафыннан төзелде.

Башваткычлар - Күңелле Әлифба
 

Эт баласы

эт баласы

Башлау төймәсенә басагыз

Япон кроссворды онлайн Эт баласы

Кешенең дусты, йортның сакчысы.

Сакбаем теле саынып төшсә дә, койрыгы югары.

Йөгерә-йөгерә дә балта сабы өстенә утыра.

(Эт)

Башваткычлар. Япон кроссворды Эт баласы

Йөрәк

йөрәк

Башлау төймәсенә басагыз

Япон кроссворды Йљрђк

Җәрәхәте юк − авырта,
Төтене юк − яна.
(Йөрәк)
Башваткычлар. Япон кроссворды Йөрәк

Япон кроссворды Минем Йорт

япон кроссворды

Башлау төймәсенә басагыз

Йорт турында әйтемнәр

Ике хуҗалы өйдә чүп тездән булыр.
Иясез йорт мисез баш кебек.
Йорт хуҗалыгы чабата ясау түгел.
Олы йортка ни кирәк, кече йортка шул кирәк.
Тирә-ягың яу булсын, йортың 'эче сау булсын.
Читкә китәсең килсә, йортыңны-җиреңне торгызып кит.
Өендә рәхәт тапмаган урамда тапмас.
Өй корган уңар, өйсез кеше туңар.
Өй салмыйча мал булмый
Һәр өйнең үз гадәте бар.
Йортым читән булса да, сортым бүтән.
Үзенә өй кормаган, илгә шәһәр корырга тотынган.
Башваткыч. Минем Йорт

Качышлы хәрефләр

хәрефләр

Башлау төймәсенә басагыз

Иң яраткан уеннары – качышлы. Без дә сезгә шуңа охшаш уен тәкъдим итәбез.

Хәрефләр турында табышмаклар

Мәскәүдә бер дә юк, Казанда икәү.
("А" хәрефе)
Кәҗәнең башында нәрсә бар?
("К" хәрефе)
Көн белән төн уртасында нәрсә бар?
("Ө" хәрефе)
Мин − кояшта, мин − кыяда, ләкин тауда мин юк. Ул ни була?
("О" хәрефе)
Кое төбендә нәрсә бар?
("Ң" хәрефе)
Яз белән көз нәрсә белән тәмамлана?
("З" хәрефе)
Җирнең уртасында ни бар?
("И" хәрефе)
Шәһәрдә бар, авылда юк, Кешедә бар, адәмдә юк.
("Ш" хәрефе)
Тыкрык башында ни бар?
("Т" хәрефе)
Алмагачның төбеңдә нәрсәкәй?
("Ч" хәрефе)
Күлдә бар, елгада юк. Үрдәктә бар, казда юк.
("Ү" хәрефе)
Барда юк, юкта бар.
("Ю" хәрефе)
Идел читендә ни күрәбез?
("И" хәрефе)
Тәрәзә төбе нидән гыйбарәт?
("Ә" хәрефе)
Корыда юк, суда бар; төтендә юк, буда бар.
("У" хәрефе)
Әбидә бер, бабайда ике.
("Б" хәрефе)
Чигәдә бар, кашта юк; чирәмдә бар, ташта юк.
("Ч" хәрефе)
Ташкент белән Уфада юк, Әстерхан белән Самарада бар.
("Р" хәрефе)
Урманда бар, кырда юк, Мунчада бар, өйдә юк.
("М" хәрефе)
Башваткычлар. Качышлы хәрефләр