Башваткычлар

Баш миен эшләтә белүче, сорауларга дөрес һәм тиз җавап таба алучы гына замананың алгы сызыгында була ала. Мускулларны ныгыту өчен физзарядка кирәк булган кебек, баш миенә дә күнегүләр кирәк.Бүлмәдә мондый күнегүләр, табышмаклар, башваткычлар сезне көтә. Уңышлар сезгә, укучым!

____________________________________________________________________________________________________________________________

Мәдәният

Онлайн кроссворд татарча

Горизонталь буенча: 1. Төрле корылмалар ясау сәнгате. 3. Тезмә сөйләм. 6. Истәлекле сын сурәте. 8. Татарлар арасында киң таралган музыкаль корал. 9. Патша бүлмәсе төзү өчен матур таш. 11. Әдәби әсәр. 13. Сәнгать әсәре иҗат итүче. 15. Язучының коралы. 16. Театрда төп урын. 17. Гореф-гадәтләрне сакларга дип соңгы урын диләр. 19. Васыять итеп калдырган. 22. Ясалма театрның артисты. 23. Сәнгать әсәрләре карап чыгарга дип бер урын. 26. Иҗади дәрт. 28. Мәдәни хәзинәләр саклаучы. 29. Халык бәйрәме. 30. Сөйләм халык иҗаты. 32. Кыйммәтле яшел таш. 35. Драмма әсәренең төре. 39. Уйдырмаган хикәя. 42. Америка мәдәниятнең билге. 43. Эпик поэма. 44. Уйдагы теләк. 45. Бию куелышы. 46. Мәдәни эш. 49. Мәзәкчән кеше. 50. Күренә торган урын. 51. Аш пешерүченең сәнгате. 52. Хәрәкәт һәм буй-сынга карата әйтеләр.  Матурлык.

Вертикаль буенча: 1. Сынлы сәнгатьтә төп предметка өстәмә деталь. 2. Спектакль. 4. Бу эчке әгъзадан башка иҗат итәргә мөмкинлек юк. 5. Әдиптә курку уятучы. 7. Иң популяр сәнгатьнең төре. 8. Дөньяның коткаручы. 10. Бизәкнең төре 11. Кәгазьдә тасвирланган сурәт. 12. Архитектура корылышы. 14. һәрвакытта була торган йола. 18. Югары уку мәдәният. 20. Ясалма осталык. 21. Роль уйнаучы. 22. Матур язучы. 24. Язучы хезмәте. 25. Түгәрәк аренада күңелле тамаша. 27. Гыйбрәтле хикәя. 31. Уйдырмаган тарих. 32. Бер чорда яшәгән кеше. 33. Сәнгатьнең төре. 34. Яхшы тавыш белән артист. 36. Зәркән өчен бер әйбер. 37. Җитәкчелексез халык сәнгате. 38. Тәрбияле булу. 40. Парлы бию. 41. Гомерны уйнарга сәнгать. 47. Матур һәм зур бинасы. 48. Мөселман, бәйрәме.

Җаваплар:

Горизонталь буенча: 1. Архитектура. 3. Шигърият. 6. һәйкәл. 8. Гармун. 9. Гәрәбә. 11. Роман. 13. Оста. 15. Келәм. 16. Сәхнә. 17. Зират. 19. Мирас. 22. Курчак. 23. Күргәзмә. 26. Илһам. 28. Музей. 29. Сабантуй. 30. Мәкаль. 32. Зөбәрҗәт. 35. Фаҗига. 39. Риваять. 42. Сагыз. 43. Дастан. 44. Хыял. 45. Балет. 46. Иҗат. 49. Шамакай. 50. Күренеш. 51. Кулинария. 52. Нәзакәтлелек.
Вертикаль буенча: 1. Аксессуар. 2. Тамаша. 4. Йөрәк. 5. Тәнкыйтьче. 7. Кино. 8. Гүзәллек. 10. Беләзек. 11. Рәсем. 12. Манара. 14. Туй. 18. Мәгариф. 20. Сәнгать. 21. Артист. 22. Каллиграф. 24. Әдәбият. 25. Кәмит. 27. Мәсәл. 31. Әкият. 32. Замандаш. 33. Бию. 34. Җырчы. 36. Асылташ. 37. Үзешчәнлек. 38. Әдәплелек. 40. Вальс. 41. Театр. 47. Сарай. 48. Ураза.

автор: IzgeKhan
P.S. Хәрефләр Ь һәм Ъ - (.) төймәсенә

Үсемлекләр

Онлайн кроссворд татарча

Горизонталь буенча: 1. Ярманың төре. 3. Йонлыбаш. 8. Төньяк җиләге 10. Болын чәчәге. 14. Голандияда иң яраткан чәчәк. 15. Шәьәр агачы. 17. Җиләк та, агач та бар 18. Бүлбетамыр. 20. Англияның символы. 21. Борынгы Юнанстанда тәңре хәзер чәчәк исеме. 23. Хуш исле, ак, нәүрүз чәчәге. 25. Зур төшле татлы җимеш. 27. Рус халык әкиятендәге төп яшелчә. 29. Агачлардан татлы нәтиҗә. 31. Америка халык әкияттә төп яшелчә. 33. Себер чикләвек агачы. 34. Урта диңгез янында үсә торган җимеш 35. Яктылык сөючән ылыслы агач. 36. Бу агач тәмле бал белән билгеле. 38. Зур җиләк 40. Төшле җимешләр белән киң таралган агач. 42. Бөдрә агач. 43. Әрәмәлек. 46. Алладин турында әкияттә патшаның кызы исем һәм чәчәк шулай атала. 47. Җир астындагы үсемлекнең әгъзасы. 48. Роза татарча. 51. Әче үлән. 53. Ак агач. 54. Нәзәкатьле чәчәк 55. Чәнечкәле үлән. 56. Буяу яшелчә.

Вертикаль буенча: 1. Бакча чәчәгы. 2. Көньяк җимеш агачы. 4. Вампирны ьәлак итәргә бу агач кирәк. 5. Бу кипкән җимеш компотлар өчен бик әйбәт була. 6. Камыр агачы 7. Яңа ел агачы. 8. Киң таралган тамыразык. 9. Гөмбә төре. 10. Шәмәхә чәчәк 11 Су чәчәге. 12. Төшле җиләк агачы. 13. Сытрус җимеше. 16. Аю ярата торган үсемлек 18. Матур чәчәк та, тәмләткеч та. 19. Бу үләннән варенье кайнатырга мөмкин 20 Бу җиләктән шәраб ясалар. 22. Үсемлек әгъзасы. 24. Үләннәрдән татлы нәтиҗә 26 Күп агачлар. 28. Киң таралган җимеш агачы. 30. Шифалы һәм хуш исле үсемлек 32. Кузаклылар семьягындагы үсемлек. 34. Бу агач ак һәм кара була 37. Саз үләне 38. Урман җиләге. 39. Яфраклар төре. 41. Бакчада үскән ризыклар. 44. Кар астында үскән чәчәк. 45. Яфраклы агач. 47. Су янында үскән агач. 49. Кичкенә шәфталу 50. Кыңгырау чәчәкнең төсе. 52. Үсемлекләр төре.

Җаваплар:

Горизонталь буенча: 1. Карабодай. 3. Тузганак. 8. Берләгән. 10. Мәтрүшкә. 14. Лалә. 15. Тирәк. 17. Миләш. 18. Кишер. 20. Имән. 21. Нәркис. 23. Энҗе. 25. Шәфталу. 27. Шалкан. 29. Җимеш. 31. Кабак. 33. Эрбет. 34. Зәйтүн. 35. Нарат. 36. Юкә. 38. Карбыз. 40. Чия. 42. Өрәңге. 43. Куаклык. 46. Ясмин. 47. Тамыр. 48. Гөлчәчәк. 51. Кузгалак. 53. Каен. 54. Күкеяше. 55. Кычыткан. 56. Чөгендер.
Вертикаль буенча: 1. Кашкарый. 2. Анар. 4. Усак. 5. Караҗимеш. 6. Дүләнә. 7. Чыршы. 8. Бәрәңге. 9. Гөреҗдә. 10. Миләүшә. 11. Төнбөек. 12. Шомырт. 13. Әфлисун. 16. Кура. 18. Канәфер. 19. Рәваҗ. 20. Йөзем. 22. Сабак. 24. Җиләк. 26. Урман. 28. Алмагач. 30. Бөтнек. 32. Борчак. 34. Зирек. 37. Күрән. 38. Караҗиләк. 39. Ылыс. 41. Яшелчеләр. 44. Умырзая. 45. Карама. 47. Тал. 49. Өрек. 50. Күк. 52. Агач.
автор: IzgeKhan

Ашамлыклар

Беренче онлайн кроссворд татарча

flash кроссворд Ашамлыклар

Горизонталь буенча: 1. Хуш ислерәк, ачырак итү өчен ашамлыкка салына торган әйбер. 3. Тиен аны бик ярата. 6. Әче үлән. 8. Катлам-катлам эчле зур түгәрәк бәлеш 11. Ногыт семьялыктан. 12. Тавык баласы. 14. Милли ризык - "Менә синә мә" 16 Итнең төре. 18. Дөгедән ашамлык. 20. Ботканы бозмыйсың. 21. Кайбер җирдә күзикмәк якмыш та диләр. 23. Тәмләткеч. 25. Киң таралган җимеш. 26. Кыяклы үсемлек. 28. Сөт бирә 29. Оннан бик тиз өлгерә торган аш. 31. Икмәктән ясалган эчемлек. 33. Табада майда кыздырылган ашамлык. 35. Мондый азыкларның нигезен он тәшкил итә. 40. Студентларның төп ризыгы. 41. Авылда һәр йорта бар. 43. Шул эчемлек ьиндстанда, кытайда үсә 44. Шәрык, татлы эчемлек. 46. Умартачының уңышы. 47. Суытып куертылган салкын ашамлык. 48. Мүк җиләгеннән салкын эремчек. 50. Җимеш. 52. Кыр хайваны 53. Салкын аш. 54. Җиләк. 55. Бакчада үскән ризыклар.

Вертикаль буенча: 1. Балалар бик яраталар. 2. Йорт кошы. 4. Ачы камырдан мичтә пешерелгән азык. 5. Ярманың төре. 6. Яшелчә. 7. Бу ризыкны куян ярата. 8. Ашый торган һәм агулы була. 9. Азияда киң таралган ярмасы. 10. Кат-кат бөкләнгән төче камыр җәймәсеннән пешерелгән ашамлык. 13. Иң татлы ризык. 15. Түбән Новгород өлкәсендә яшәүче татарларда киң таралган ашамлык. 17. Колаклар өчен әзерлиләр. 19. Ерткыч азыгы. 21. Атның түш ите. 22. Шушы ризык елан бик ярата. 23. Оннан татлы чәй ашамлыгы. 24. Сыра һәм куас янына бирәләр 27 Тулма өчен иң кирәкле яшелчә. 30. Үзбәк халкының да зур сые, шулпа артыннан бирү өчен әйбәт. 32. Бу ризыктан вампирлар куркалар. 34. Кыш җиләге. 36. Баллы, милли ризык 37. Ашарга яраклы тамыр. 38. Мөселман өчен иң файдалы хайван 39. Тышы ачы камырдан ясала, эченә ит һәм бәрәңге салып пешерелә торган ашамлык 40 Суда яшәүче ризык. 42. Буяу яшелчәсе. 45. һәр җирдә таралган кош. 48. Наркотиклы тәмләткеч. 49. Иң файдалы эремчек. 51. Оча торган азык. 53. Камыр басу өчен иң кирәкле ризык.

Җаваплар:
Горизонталь буенча: 1. Тәмләткеч. 3. Чикләвек. 6. Кузгалак. 8. Гөбәдия. 11. Борчак. 12. Чебеш. 14. Пәрәмәч. 16. Ат. 18. Пылау. 20. Май. 21. Кыстыбый. 23. Борыч. 25. Алма. 26. Арыш. 28. Сыер. 29. Умач. 31. Куас. 33. Кыздырма. 35. Камыр. 37. Кесәл. 40. Бәрәңге. 41. Мич. 43. Чәй. 44. Ширбәт. 46. Бал. 47. Койка. 48. Морс. 50. Өрек. 52. Куян. 53. Окрошка. 54. Карлыган. 55. Яшелчәләр.
Вертикаль буенча: 1. Туңдырма. 2. Каз. 4. Ипи. 5. Карабодай. 6. Кыяр. 7. Кишер. 8. Гөмбә. 9. Дөге. 10. Катлама. 13. Шикәр. 15. Камчы. 17. Токмач. 19. Ит. 21. Казылык. 22. Йомырка. 23. Бавырсак. 24. Кысла. 27. Кәбестә. 30. Мантый. 32. Сарымсак. 34. Миләш. 36. Чәкчәк. 37. Керән. 38. Сарык. 39. Өчпочмак. 40. Балык. 42. Чөгендер. 45. Тавык. 48. Мәк. 49. Сөт. 51. Кош. 53. Он.
автор: IzgeKhan

Спорт

Онлайн кроссворд татарча

Горизонталь буенча: 1. АКШда иң популяр спорт төре. 3. Шуу өчен аяк киеме. 6. Колга белән сикерүче атлет. 7. Уңайсыз боксчы. 10. Гимнастиканың атрибуты. 11. Тән әгъзасы. 12. Спорт уңышсызлыгы. 14. Су спринтеры. 15. Марафончының хәрәкәте. 17. Бобслей дип шөгыйләнә торган инвентарь. 18. Авыр атлет снаряды. 21. Диңгез спорт көймәсе. 23. Спорт уңышы. 24. Хоккейда көрәшенең әйбере. 25. Татарстанда иң күренекле футбол командасы. 28. Ельтсын яраткан спорт төре. 31. Футболда, хоккейда һөҗүмче. 32. Татарстанның баскетбол командасы. 35. Капкачының булышчысы. 36. Бик таза, көчле кеше. 37. Мотор футболы. 38. Голкиперның җаваплылыгы. 40. Кышкы спорт төре. 42. Спорт судьясы. 44. Су мәйданы. 46. Боз мәйданы. 48. Дүрт елга бер мәртәбә уздырыла торган уен. 49. Тау туристы.

Вертикаль буенча: 1. Воланны ракетка белән бәреп челтәр аша уйнала торган спорт уены. 2. Барысыннан да алда баручы. 3. Баштагы билге. 4. Ярышларның төп максаты. 5. Көймәләр катнашкан зур ярыш. 6. Спорт корылмасы. 8. Бәйге чабыш. 9. Бу спортны һәр кеше белә. 11. Гольф та кирәк, хоккейга да кирәк. 13. Бокс мәйданы. 16. Спорт агрессиясе. 17. Карда йөгерергә бу бик кирәк. 18. Иң акыллы спорт төре. 19. Иң сөекле хоккей командасы. 20. Җиңелгән өчен үч алу. 21. Спортның төп максаты. 22. Бөтен гомер -... 26. Яңаклау. 27. Уңышның алиһәсе. 29. Байдаркада иң кирәкле әйбер. 30. Винтовкадан ата-ата чаңгыда узышу. 33. Авыр гимнастик күнегүләр системасы. 34. Суда туп уены. 39. Татарча милли спорт. 41. Ярышларында җиңүчегә бирелә торган бүләк. 43. Автомобиль узышы. 45. Спорт судьядан матиматик нәтиҗәсе. 47. Футболда көрәшенең бер әйбере.

Җаваплар:

Горизонталь буенча: 1. Баскетбол. 3. Тимераяк. 6. Сикерүче. 7. Сулагай. 10. Тасма. 11. Кул. 12. Оттырыш. 14. Йөзүче. 15. Йөреш. 17. Чана. 18. Штанга. 21. Яхта. 23. Җиңеш. 24. Алка. 25. Рубин. 28. Теннис. 31. Форвард. 32. Унике. 35. Сакчы. 36. Атлет. 37. Мотобол. 38. Капка. 40. Хоккей. 42. Арбитр. 44. Бассейн. 46. Шугалак. 48. Олимпиада. 49. Альпинизм.
Вертикаль буенча: 1. Бадминтон. 2. Лидер. 3. Тамга. 4. Катнашлык. 5. Регата. 6. Стадион. 8. Узыш. 9. Йөгереш. 11. Кәшәкә. 13. Ринг. 16. һөҗүм. 17. Чаңгы. 18. Шахмат. 19. Акбарс. 20. Реванш. 21. Ярышлар. 22. Уен. 26. Бокс. 27. Фортуна. 29. Ишкәк. 30. Биатлон. 33. Культуризм. 34. Ватерполо. 39. Көрәш. 41. Кубок. 43. Ралли. 45. Сумма. 47. Туп.

автор: IzgeKhan
P.S. Хәрефләр Ь һәм Ъ - (.) төймәсенә

Дини

Онлайн кроссворд татарча

Горизонталь буенча: 1. Вакытның даимилеге. 3. Иң әүвәлге Адәм, иң соңгы Мөхәммәд. 7. Дини уку йорты. 9. Азан укучы кеше. 12. Үлгән кеше. 14. Дини бинасы. 15 Дини дәрәҗә. 16. Манара өстендә ярым ай. 17. Уйдагы максат. 19. Ике сәҗдә арасында утырып тору димәкдер. 24. Сәмигәл-лаһу лимән хәмидәһ. 25. Гаепле эш. Язык. 26 Дисбе 28 Мәҗбүри эш. 31. Мөкатдәс ае. 33. Намазда утыру димәкдер. 37. Фәрештәнең исеме 39. Аллаһы тәгаләнең бик итагатьле колларыдыр 40. Булмасдан борын булачак нәрсәнең булуыны тәгайен кыйлып кую димәкдер. 44. Ахири заман. 45. Коръянда беренче сүрәи. 46. Аз гына аяк үрә тору димәкдер. 47. Җиденче ай ае. 48. Гомумән мөселманнарда дин башлыгы. 49. Соңгы пәйгамбәр. 50. Рөкүгъ сәҗдәдә әкалль бер тәсбих әйтер кадәр тору димәкдер.

Вертикаль буенча: 1. Шәфкать, рәхимлелек. 2. Намазда аяк үрә, тору димәкдер. 4 Аллага ышаныч. 5. Намазның өлеше. 6. Кисеп кыскарту. 8. Әссәләмү гәләйкүм үә рахматүл-лаһ 10. Аллаһы тәгаләдән Мөхәммәд галәйһиссәламгә килгән дин. 11 Маңгайны җиргә тиерү. 13. Пакъләнү. 15. Мөселманнарда дини идарә башлыгы. 18 Алла һәм дин догматлары турында дини тәгълимат. 20. Аллаһу әкбәр. 21. Ислам, христианлык буддизм һ.б. 22. Бөгелү. 23. Кабердә ян чокыр 27. Көръянда бер бүлек. 29 Намазга кычкыру. 30. Һәр елда бер мәртәбә малдан бирүдер. 32. Намазга кычкыру өчен биек корылма. 34. Аллага ышанмаучы. 35. Шайтан. 36. Изге китап. 37 Тәмуг йортыдыр. 38. Бисмиллаһир-рахманир-рахим. 40. Раббәнә ләкәл-хәмде. 41. Гарәбстанда, Кәгъбә исемле мөбарәк йортның урныдыр. 42. Оҗмах йортыдыр. 43. Траур.

Җаваплар

Горизонталь буенча: 1. Мәңгелек. 3. Пәигамбәр. 7. Мәдрәсә. 9. Мөәззин. 12. Мәет. 14. Мәчет. 15. Мулла. 16. Маһичә. 17. Ният. 19. Җәлсә. 24. Тәсмиг. 25. Гөнаһ. 26. Тәсбих. 28. Фарыз. 31. Рамазан. 33. Кагъдә. 37. Җәбраил. 39. Фәрештә. 40. Тәкъдир. 44. Кыямәт. 45. Фатиха. 46. Кәүмә. 47. Рәҗәб. 48. Имам. 49. Мөхәммәд. 50. Туманинәһ.
Вертикаль буенча: 1. Мәрхәмәт. 2. Кыям. 4. Иман. 5. Рәкәгать. 6. Сөннәт. 8. Сәлам. 10. Ислам. 11. Сәҗдә. 13. Таһәрәт. 15. Мөфти. 18. Илаһият. 20. Тәкбир. 21. Дин. 22. Рөкүгъ. 23. Ләхед. 27. Сүрәи. 29. Азан. 30. Зәкят. 32. Манара. 34. Дәһри. 35. Иблис. 36. Коръән. 37. Җәһәннәм. 38. Бәсмәләһ. 40. Тәхмид. 41. Кыйбла. 42. Җәннәт. 43. Матәм.

P.S. Хәрефләр Ь һәм Ъ - (.) төймәсенә

автор: IzgeKhan