Горабия

горабия

Горабияне май-шикәр күп итеп салып баскан төче камырдан пешерәләр. Атланмайны әйбәтләп йомшартып, йомырка сыталар, шикәр комы, он өстәп, каты һәм таралып тора торган камыр басалар һәм, 100 әр г лы формаларга салып, бераз тоткач, табага бушатып, 30-40 минут пешерәләр.
Горабияне йомшаграк камырдан да әзерләргә мөмкин, ул чагында аны формада пешерәләр.

1 кг онга: 10 йомырка, 300-400 г шикәр комы, 300-350 г атланмай, кирәгенчә тоз.

Сарай-Бәлеш

Онга сөт өсте, су, эретеп бераз туң май, 2 йомырка, кирәгенчә тоз салалар һәм токмач камырыннан йомшаграк итеп камыр басалар да җиде тигез кисәккә бүләләр. Берсен юка гына җәеп, майлы табага салалар һәм өстенә күп итеп сары май сибәләр (камыр таба читеннән артып торырга тиеш).
Кузы чикләвегенең төшен тәпке белән ваклыйлар (чи булса, мичтә киптереп алалар), нәкъ чикләвек төше кадәр шикәр комы кушалар һәм җиде тигез өлешкә бүләләр. Бер өлешен табадагы камырга сибәләр. Шуннан соң камырның икенче кисәген җәеп, чикләвек сибәләр дә, чынаяк тәлинкәсе кадәр генә калдырып, ике кул белән як-якларын җыеп бөрәләр һәм табадагы камыр өстенә алып салалар. Калган камырдан шундый ук түгәрәкләр ясап, берсе янына икенчесен һ.б. куялар. Аннары артык кызу булмаган мичтә пешерәләр.
Бәлеш кызаргач, өстенә алдан әзерләнгән шикәр сиробы сибәләр (3 стакан шикәр комын 1 стакан суда эретеп кайнаталар) һәм яңадан мичкә куялар.
Әзер бәлешне табасында килеш суыталар һәм, шакмаклап кисеп, тәлинкәгә тезәләр дә табынга бирәләр.

800-900 г онга: 1 (кырлы) стакан сөт өсте, 1 стакан су, 600-800 г төйгән чикләвек төше, 20-30 г туң май, чикләвеккә кушарга һәм сироп әзерләргә 1,2 кг шикәр комы.