Рәссамнар

Сиразиев Илнур

previous arrow
next arrow
Slider

Илнур Илбрус улы Сиразиев

Илнур Илбрус улы Сиразиев 1970 елда туа. 1996 елда Мәскәүдә дәүләт сәнгать академиясе Суриков В.И. исемендәге тәмамлый. 2003 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы итеп сайлана.

Аның рәсемнәре Алмания, Голландия, Италия, АКШ, Кытай, Япония һәм Русия музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.

Күләм: 14 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 5,468mb

download

татар рәссамнары

Васил Маликов

previous arrow
next arrow
Slider

Васил Малик улы Маликов – танылган рәссам, сынчы

Васил Маликов 1924 елның 19 октябрендә Татарстанның Актаныш районы Иске Кормаш авылында туа.

Ул, 1942 елда Казанда һөнәр училищесын тәмамлаганнан соң, сугышта катнаша. 1948–1953 елларда Казан сәнгать училищесында укый. Училищеда уку елларында ук Садри Ахун җитәкчелегендә сыннар ясау (скульптура) белән шөгыльләнә башлый. Васил Маликовның Казанда Үзәк ял паркы каршындагы монументы шәһәрнең күрке булып тора. Соңгы елларда Васил Маликов үзенең бөтен осталыгын портрет жанрында күрсәтә. Мулланур Вахитов, Муса Җәлил һәм башка милли каһарманнарга эшләнгән һәйкәлләр шуның ачык мисалы. Ул үзенең сыннарында замандашларының характерын бай һәм дөрес итеп ача. Рәссамның берничә әсәре фронт истәлекләренә бәйле рәвештә бирелгән. «Хәтереңдәме, иптәш?», «Соңгысы» кебек хезмәтләре аның иҗади кызыксынуының күпкырлы булуына ышандыра. «Соңгысы» әсәре 1980 елда республиканың Г. Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лаек була.

Рәссамга иҗаттагы уңышлары өчен РСФСРның атказанган, Татарстанның халык рәссамы дигән исем бирелә. В. Маликов 1992 елның 11 октябрендә Казан шәһәрендә вафат булды.

Күләм: 11 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 0,87mb

download

татар рәссамнары

Озад Хәбибуллин

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Озад Гариф улы Хәбибуллин

Озад Хәбибуллинның иҗаты, чыннан да, төрле зәвык ияләрен үзенә тартып тора. Кылкаләм остасы Озад әфәнде - Үзбәкстанда туып үскән, шунда профессиональ белем алган, танылган рәссам дәрәҗәсенә ирешкән татар кешесе. Татарстанда ул үзен Казан метро станцияләрен бизәүче буларак үзен танытты. Византия мозаика техникасында бизәлгән картиналар һәр юлчыны милли сәнгать дөньясына алып керә.

Хәзер Казанда эшли.

Күләм: 6 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 1,061mb

download

татар рәссамнары

Илгизәр Самакаев

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Рђссам Илгизђр Майбер улы Самакаев

Ул 1954 елның 20 ноябрьда Казан шәһәрендә туган.

Илгизәр Самакаев Мәскәүнең В.И.Суриков исемендәге сәнгать институтын тәмамлаган(1981). Шул вакыттан бирле Казанда яшәп иҗат итә. Аның иҗат юлы 1980 еллардан башлана. Ул эшләгән төп жанр – портрет.

90 нчы еллардан соң рәссам Илгизәр Самакаев тарихи темаларга мөрәҗәгать итә. Шулай ук Татарстан табигатен, Казанның иске урамнарын киндергә төшерергә ашкына.

Күләм: 12 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 1,6mb

download

татар рәссамнары

Марат Губайдуллин

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Марат Губайдуллин - скульптор џђм рђссам

Марат Губайдуллин 1977 елда Казан шәһәрендә туган. 1977 елда Казан сәнгать училеще тәмамлый һәм 2005 елда Санкт-Петербургта дәүләт сәнгать-сәнәгый академиясе Барон Штиглиц исемендәге тәмамлый.

Казан метросының Кремль станциянең Зилант скульптураның авторы.

Аның рәсемнәре Алмания, Голландия, Италия, АКШ һәм Русия музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.

Күләм: 15 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 0,812mb

download

татар рәссамнары