Миргазиҗан Юнысов

Миргазиҗан Юнысов

Миргазиҗан Мөхәммәтзакир улы Юнысов 1927 елның 25 маенда Татарстан АССРның Баулы районы Исергәп авылында крестьян гаиләсендә туган. Авыл мәктәбенең алты сыйныфын тәмамлаганнан соң, ике ел колхозда эшли. 1944 елда армиягә алына, хәрби авиация училищесын тәмамлагач эскадрильяда хезмәт итә. 1955 елда хәрби хезмәттән азат ителгәч, Мәскәү университетының филология факультетына читтән торып укырга керә. Шул ук вакытта Кара диңгез пароходчылыгында эшли башлый, чит илләргә йөри торган сәүдә кораблендә капитан ярдәмчесе вазифаларын башкара. 1968-1977 елларда диңгез транспорты фәнни-тикшеренү институтында гыйльми хезмәткәр, “Наука и религия” журналында бүлек мөдире булып эшли. 1977 елда яңадан диңгезгә әйләнеп кайта, сәүдә корабында йөзә. 1987 елда ул пенсиягә чыга.
М. Юныс, язучы-художник буларак, темаларның колачы, чынбарлыкны заманның олы проблемалары, тарихи тенденцияләре җирлегенә куеп яктыртырга омтылуы, вакыйга-хәлләрне, кеше характерларын ачуда, тормыш конфликтларын чишүдә психологик, әхлакый-фәлсәфи анализга киң урын бирүе белән бүгенге татар прозасында үзенчәлекле урын алып тора. Язучы шулай ук агачны сырлап сыннар ясау белән дә шөгыльләнә. Аның “Казан” милли-мәдәният үзәгендә оештырылган агач сыннар күргәзмәсе зур кызыксыну уятты.

Күләм: 15 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 0,909mb

download

татар рәссамнары