Айрат Хәмидуллин

previous arrow
next arrow
Slider

Айрат Габдулла улы Хәмидуллин — күренекле педагог, пост-импрессионизм стиленда иҗат итүче танылган рәссам.
Айрат Хәмидуллин 1956 елның 20 гыйнварында Казан шәһәрендә туган. Кечкенә чактан ук рәсем ясарга яраткан. Рәсем мәктәбен бетергәч, Казан Сынлы Сәнгать Училищесына укырга керә. Училищены кызыл диплом белән бетергәннән соң, Суриков исемендәге Мәскәү Дәүләт Академия Рәсем Институтына укырга керә. Уку вакытында музейларда пост-импрессионист эшләреннән күп копияләр ясый. Шушы стиль белән мавыгып китә.
Рәссамның иҗатында табигать күренешләре, натюрмортлар һәм башка жанр композицияләре чагылыш таба. Аның «Иске Казан урамнары» сериясе күргәзмәгә килүчеләрне аеруча сокландыра.
1986 елдан башлап Казан Сынлы Сәнгать Училищесында укыта.
Рәссам Айрат Хәмидуллин 1996 елдан бирле Татарстан Рәссамнар берлеге әгъзасы, 2002 елда исә Русия Рәссамнар берлегенә кабул ителә. Аның рәсемнәре Татарстан Республикасы, Русия, Америка, Алмания, Франция музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә саклана.

Күләм: 55 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 6,81mb

download

татар рәссамнары