Әхмәров Чыңгыз

басып керү

Чыңгыз  Габдрахман улы Әхмәров – рәссам, график, педагог, сәнгать фәннәре кандидаты, профессор, Үзбәкстанның һәм Татарстанның халык рәссамы.
Чыңгыз Әхмәров 1912 елның 12 маенда Ырынбур губернасының Троицк шәһәрендә туа. Шәһәрдәге мәктәпне тәмамлагач, Чыңгыз 1927-1930 елларда Пермь сәнгать техникумында укый. 1930-1935 елларда Чыңгыз Әхмәров Сәмәрканд шәһәрендә яши. 1935 елда ул В.И.Суриков исемендәге Мәскәү сәнгать институтына укырга керә, сугыш башлану сәбәпле, аны 1942 елда Сәмәркандта тәмамлый.
Чыңгыз Әхмәров 1955-56 елларда Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театры фойесын һәм диварларын (“Бию”, “Музыка”, “Сәнгать” композицияләре), 1957 елда Казан елга порты фасадын мозаикалар белән бизи. «Татар хатыны» (1968), «Йосыф һәм Зөләйха» (1975) картиналарын яза. 1980 елларда рәссам татар тарихы һәм мәдәнияте темасына әйләнеп кайта. Шушы елларны Чыңгыз Әхмәров «Мәрҗани Үзәк Азияд»ә, «Сөембикә Үтәмеш Гәрәй белән», «Габдулла Тукай», «Тормыш», «Татар кызы», «Татар биюе» дигән хезмәтләрен иҗат итә.
Чыңгыз Әхмәров – Үзбәкстанда монументаль сәнгатькә нигез салучы. Ул 1944-47 елларда, архитектура академигы А.В.Щусев белән берлектә, А.Нәваи исемендәге Ташкент опера һәм балет театры диварларын бизи; 1953тә Мәскәү метросының «Киевская-боҗралы» станциясе өчен мозаика паннолары һәм фрескалар эшләүдә катнаша. Рәссам Ташкент, Бохара, Сәмәрканд шәһәрләрендәге байтак биналарга ямь өстәп торган монументаль хезмәтләре белән дә яхшы мәгълүм.
Чыңгыз Әхмәров 1995 елның 13 мартында Ташкент шәһәрендә вафат була.

Күләм: 31 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 2,28mb

download

татар рәссамнары