Рәссамнар

Фәридә Харрасова

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Фәридә Загир кызы Харрасова

Фәридә Харрасова Казанда туган (1971), Николай Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесын тәмамлаган (1993). Ул республикада нәшер ителүче “Татарстан”, Идел” журналларында баш рәссам-дизайнер булып эшләгән, бик күп китаплар бизәүдә катнашкан. Шул ук вакытта рәссам интерьер дизайны юнәлешендә дә хезмәт куя. Рәссам Фәридә Харрасованың иҗат җимешләре  шәхси коллекцияләрдә сәнгать асылын аңлаучыларны сөендереп тора.

Күләм: 16 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 4,8mb

download

татар рәссамнары

Нәфыйков Рамин

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Нәфыйков Рамин Канәфи улы
Күренекле рәссам Р. Нәфыйков "Абстракция короле гармония эзли"
Рамин Нәфыйков 1967 елның 3 декабрьдә Татарстан республикасының Казан шәһәрендә туа. Казан нәфис училище бетергәч (1983-1987) Рамин 1991-1997 елларда Латвиянең Нәфис Акадимиядә укый.
2000 - Латвия Рәссамнәр Союзның әгъзасы
2001 - Россия Рәссамнәр Союзның әгъзасы.
Хәзер Казанда яши.

Күләм: 25 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 2,41mb

download

татар рәссамнары

Илгизәр Хәсәнов

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Рәссам Илгизәр Хәсәнов
Илгизәр Хәсәнов – шәһәрнең сәнгать тормышында күренекле шәхесләрнең берсе. Аның идәннән түшәмгә кадәр борынгы әйберләр белән тулы остаханәсен, асылда, югалган Казанның музее, дип атап була. Илгизәр – шәһәренең патриоты, сагынып искә алырлыгы гына калган шәһәр тормышының күпсанлы «шаһит»ләрен саклап калган кеше.
Илгизәр Хәсәнов «иҗат юлын» 1980нче еллар ахырында шәһәр чараларында (шул исәптән, беренче альтернатив «Арсенал» галереясе эшчәнлегендә) актив катнашудан башлый. 1990нчы елларда Илгизәр берничә күргәзмәнең кураторы сыйфатында Казанның йокыга талган сәнгать тормышын җанландырып җибәрә. Бу күргәзмәләрдә заманча сәнгать үрнәкләре тәүге тапкыр тулы масштабта тәкъдим ителә. 2000нче елларда ул бер-бер артлы биш шәхси күргәзмәсен үткәрә: «Муха» (2007), «Чёрное озеро» (2008), «Удар» (2008), «Моя Япония» (2009), «Территория абсурда» (2010).
Рәссам иҗатында мөһим урынны объект һәм инсталляция алып торса да, ул рәсем сәнгате белән шөгыльләнүне дә читкә куймый. Хәсәнов еш мөрәҗәгать итә торган төп тема – балачак. Рәсем серияләрендә оста альтер-эгосын иске шәһәр урамнары буенча йөрүче малай образы аша бирә. Икенче тема итальян «метафизик» рәсем сәнгате белән бәйле: манекен персонажлар образлары авторның шәрыкъ бэкграунды белән кушылып бирелә. Илгизәр рәсемнәренең күбесендә шартлы шәрыкъ шәһәрләрендә яшәүче серле кешеләр сурәтләнгән.
Параллель рәвештә Хәсәнов урау юллар аша кинога якынлаша: сюжетлы фотографияләр циклларын, анимация элементларын файдаланып видеоклиплар төшерә. Һәм 2007 елдан башлап Илгизәр Хәсәновка Татарстан киносында куючы рәссам буларак сорау арта. Бу уңайдан Илгизәрнең рәссам-бутафор буларак иҗат итә башлавын искәртеп үтәргә кирәк.
 
matbugat.ru материаллар буенча

Күләм: 11 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 1,4mb

download

татар рәссамнары

Фәрит Суюров

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Фәрит Габдрахман улы Суюров
Танылган рәссам, Татарстанның рәссамнәр союзы әгъзасы, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының Бакый Урманче исемендәге премиясе лауреаты, Россия Сәнгать Академиясенең алтын медале иясе Фәрит Суюров 7 гыйнварьдә Казан шәһәрендә туа. 
1962 ел - Казан нәфис училище бетерә, 1969 ел - Чуаш дәүләт, педагогия институты тәмамлый.

Күләм: 13 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 2,2mb

download

татар рәссамнары

Лада Аюдаг

previous arrow
next arrow
Slider

Рәсемгә бас

Лада Валерий кызы Әюпова(Аюдаг)
 
1963 елның 21 июньдә туа. 1991 елда Мәскәү сәнгать университеты тәмамлый.
БДБ (бәйсез дәүләтләр берлеге) рәссамнары берлегенең Татарстан бүлекчәсе җитәкчесе, журналист һәм шагыйрә. 
16 китапның авторы һәм рәссамы.

Күләм: 27 шт

Формат: JPG

Үлчәм: 5,5mb

download

татар рәссамнары