Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге

хәрби терминнар сүзлеге

Русча-татарча хәрби терминнар сүзлеге
Татар лексикографиясенең борынгы заманнардан ук килә торган бай традициясе бар. Бу юнәлештә эшләр соңгы елларда аеруча җанланып китте. Татар теленең рус теле белән беррәттән дәүләт теле дип игълан ителүе башка сүзлекләр белән бергә терминологик сүзлекләргә до ихтыяҗны арттырды. Хәрби терминнар сүзлегенең кушымтасында борынгы бабаларыбызның һәм бүгенге армияләрнең сугыш кораллары, техникасы, форма киемнәре үрнәкләре бирелгән. Бу исә шушы китапны Татарстандагы һәм башка төбәкләрдәге мәктәпләрдә, техникумнарда, училищеларда укучыларга хәрби хезмәт нигезләре дәресләрендә уку әсбабы итеп кулланырга да мөмкинлек бирә. Сүзлек хәрби хезмәткә җыенучы егетләребезгә дә файдалы булыр. Сүзлекне бастырып чыгаруга әзерләгәндә филология фәннәре докторы Ф.Ә.Ганиеннын кыйммәтле киңәшләре искә алынды. Автор (Р.А.Мугинов) ана үзенең зур рәхмәтен белдерә.

 

йөкләү