Зирәк карт

Зирәк карт

Элек заманда буладыр бер патша. Ул җитмеш яшькә җиткән кешеләрне барыбер эшкә ярамыйлар дип үтертә торган була.
Бер егетнең була җитмеш яшькә җиткән атасы. Бу егет, атасын үтертәсе килмичә, аны байтак вакытлар яшереп асрый.
Егет, урамнан йөреп кайткан саен, атасы янына керә икән. Атасы моннан сорый:
- Нихәл, улым, дөньяда ниләр бар? - дир.
Егет күргәнен-ишеткәнен барын да сөйләп бирә икән.
Шулай беркөнне егет кайта да әтисе янына керә.
- Нәрсәләр күрдең, улым, ниләр ишеттең? - дир әтисе.

Зирђк карт тыћлау


- Әти, - дир егет, - патша үзенең вәзирләре белән су буена төшкән, дир.Су төбендә яп-якты ялтырап торган кәүһәр күренә икән. Шуны су төбенә төшеп эздидәр, дир, бернәрсә юк, меңгәч карыйлар, тагын су төбендә ялт итеп тора, дир. Шуңарга бик аптыраганнар. Патшаның вәзирләре дә моның хикмәтен белми икән, - дир.
Карт әйте:
- Әй, улым, анда су буенда берәр агач бармы? - дир.
- Нәкъ шул агач тирәсендә эзлиләр инде, - дир егет.
- Ул агач башында кош оясы бармы? - дир карт.
- Бар.
- Алайса, ул гәүһәр су төбендә түгел, кош оясында булырга кирәк. Суга шуның шәүләсе төшкән булыр, - дир карт.
Иртәгесен торып, патша кешеләре яңадан барып карыйлар. Күрәләр, гәүһәр су төбендә ялтырап ята, суга чумалар - тагын юк. Таба алмыйча тагын кайтып китәләр. Болар таба алмагач, егет патша янына бара да әйтә: "Падишаһым-солтаным, бер сүз сөйләр идем мин сиңа. Бу гәүһәр су төбендә түгелдер, су буенда агач бар, агач башында оя бар, шул ояда булырга кирәк. Шуны менеп карыйк әле", - дир.
Ярый, патшаның менүчеләре күп була, тиз генә агач башына менеп китәләр дә каз йомыркасы кадәр гәүһәрне алып та төшәләр. Патшаның исе китә моңа. Шуннан вәзирләрен бик орыша бу: " Үзегез барыгыз дә укыган кешеләр, шул авыл малае кадәр дә акылыгыз юк" - дир.
Патша егеттән сорый:
- Моны сиңа кем өйрәтте? - дир.
- Үзем белдем, - дир егет.
Шуннан вәзирләрнең бу егеткә бик ачулары килә. Егет болардан өстен булып чыкты бит инде. Хәзер вәзирләр, егет өстеннән патшага әләкләп, аны ничек булса да үтертмәкче  булалар. Патшага барып әйтәләр болар:
- Ул, - диләр, - миңа нәрсә күрсәтсәләр дә, беләм дип әйтә. Без аңа ике айгыр күрсәтик, икесе дә бертөсле булсын, авызын да ачып карамасын, янына да бармасын, кайсы карт, кайсы яшь икәнлеген читтән торып кына белсен, - диләр.
- Ярый, - дир патша. Егетне чакыртып ала да әйтә:- Иртәгә килерсең, без сиңа шундый-шундый ике айгыр күрсәтербез, син шуларның кайсы карт, кайсы яшь икәнлеген белерсең, - дир.
Егет, бик кайгырып:
- Ярар, - дип кайтып китә. Кайткач, атасы янына керә.
- Улым, нихәл? - дир атасы.
- Әти, - дир, - гәүһәр син әйткәнчә кош оясында булды. Тик патша миңа бүген тагын шундый-шундый мәсьәлә бирде әле, - дир.
- Әй улым, - дир атасы, - аның өчен хәсрәтләнмә, ул берни түгел, - дир. - Иртәгә барырсың, ике айгыр китерерләр. Аның картын-яшен шуннан белерсең: яшь айгыр ерактан ук тәзгып, уйнаклап килер, карт айгыр башын борып яшь айгырга юл биреп китәр, - дир.
Ярар, егет иртә торып барды. Вәзирләре белән патша да килде. Килде дә ике айгыр китертте, икесе дә бертөсле, икесе дә бертигез.
- Моның кайсы карт, кайсы яшь? - диләр.
Ике айгыр ике яктан кара-каршы киләләр. Яшь айгыр әллә каян тузгып килә, карт айгыр башын иеп кенә уза.
Егет әйтә:
- Менә бусы карт айгыр, бусы яшь айгыр, - дир.
Бу егет моны да белде бит инде. Икенче көнгә тагын моңарга йомыш хәстәрлиләр. Багана кебек берәр саҗинлы ике агач. Икесе дә шоп-шома итеп юнылган.
- Шушы агачларның кайсы башы оч, кайсы башы төп була, шуны бел, - диләр.
Егет бик хәсрәтләнеп кенә кайтып китә. Кайткач, тагын әтисе янына керә инде.
- Улым, - дир карт, - бүген ниләр күрдең?
- Айгырны белдем, әти, син әйткәнчә булды, - дир. - Миңа тагын чишәргә бер мәсьәлә биреп җибәрделәр. Бертигез юнган ике агач, тышыннан бернәрсә дә беленми, шуның кайсы башы оч, кайсы башы төп икәнен белергә, - дир.
- Әй улым, - дир - атасы, аның өчен кайгырма син, ул агачны суга салырга куш, - дир. Суга салгач, оч башы өскә калкыбрак, төп башы төпкә батыбрак торыр, - дир.
Ярар, иртәгесен егет торып китте. Барып керде. Кергәч, моңарга шоп-шома итеп ике агач юнып куйганнар.
- Менә сиңа ике агач, юнып та карама, күтәрмә дә, кайсы башы оч, кайсы башы төп икәнен бел, - диләр.
- Суга салып карагыз әле, - дир егет.
Суга салсалар, агачның бер башы бата, икенче башы өскә калка.
Егет әйтә:
- Менә бу башы очы, бусы төп була инде, - дир.
Тагын белде бит бу, алай да булмады. Патша, бик гаҗәпләнеп, егеттән сорый:
- Моны сиңа кем өйрәтте? - дир.
Егет әйтә:
-Үзем белдем, - дир.
- Юк, син әле моны белерлек түгел, яхшылык белән әйтмәсәң, мин сине астыртам, - дир.
Шулай дигәч, егет әйтмичә булдыра алмый инде.
- Минем җитмеш яшьлек әтием бар, мин аны үтертмичә яшереп асрыйм, миңа шул акыл бирә, - дир.
Шуннан соң патша әйтә:
- Яхшы, дөньяда картлар да кирәк икән, картлардан башка дөнья бармый икән. Моннан соң картларга тимәскә кирәк, - дир.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте. Зирәк карт