Мәгънәле кыз

Булган, ди, бер егет. Моны өйләндерергә вакыт җиткән.
Беркөнне әтисе әйткән бу егеткә:
—    Фәлән кешенең кызын бик акыллы дип сөйлиләр, бар, сынап-күреп кайт әле, хак сүзме икән?— дип.
Ярый, егет атка атланып киткән кыз катына. Кыз ишегалдында икән.
—    Исәнме?
—    Саумы?
—    Әти-әниең өйдәме?
—    Юк. Әни бурычка җыларга китте. Әти йөз тәңкәне биш тиенгә алмаштырырга йөри.
Егет кызның җавабыннан берни аңламаса да, сер бирмәгән булып күренергә тырыша.
—    Мин атымны кая бәйлим?— дип сорый ул.
Кыз моны тагын аптырашта калдыра:
—    Теләсәң, җәйгә бәйлә, теләсәң, кышка бәйлә,— ди.
Ярый. Болар өйгә керәләр. Кыз тиз генә коймак пешерә, чәй өлгертә. Егет юлда килгәндә ачыккан, күрәсең, коймакны икешәрләп-икешәрләп тотып ашый икән. Ашап туйгач, бу кулларын тез өстенә куеп, өй эчен күзәтә башлый. Ни дә булса сөйләргә кирәк бит:
—    Ай-яй матчагыз бик юан икән, моны ничәшәрләп тотып мендердегез?— дип сораган, ди, бу.
—    Икешәрләп мендердек, икешәрләп,— ди моңа кыз.
Шуннан егет өенә кайтып китә.
—    И-и, әти, шыр тиле бер кыз икән ул,— ди.
—    Ни өчен?
—    Менә шулай-шулай,— ди, сөйләп бирә бу ишеткән-күртәннәрен.
Тыңлап бетергәч, әтисе әйтә моңа:
—    Юк, улым, син ялгышасың. Ул чынында бик акыллы кыз икән,— ди. — Бурычка җыларга китү — үлек өстендә елау ул, яки ата-ана каберенә бару; йөз тәңкәне биш тиенгә алыштыру — кызның әтисе ауга киткән дигән сүз, ягъни йөз тәңкәлек айгырга атланып биш тиенлек куян артыннан куа-куа атны яндырып харап итәргә мөмкин. Атыңны кышка яки җәйгә бәйләү— ишегалдындагы арба яисә чанага
бәйләү була. «Матчага икешәрләп мендердек» дип, кыз синең әдәпсезлегеңнән — коймакны икешәрләп ашавыңнан көлгән.
Карт шул көнне үк кызга яучы җибәртә.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте