Тапкыр кыз

Борын-борын заманда булган ике туган. Боларның кечкенәсе бай, олысы бик ярлы булган. Болар икесе дә бер авылдан икенче авылга йок ташыганнар. Энесе, бай булгач, алаша җиккән, ә абыйсы колыннарга вакыты җиткән буаз бия җиккән.
Бер дә бер көнне, башка авылда кунганда, төнлә бия колынлый да, колын алаша булган арба астына барып ята. Тонлә энесе тышка чыкса, үзенең арбасы астында колын ятканын күрә дә кереп абыйсын уята:
—    Тор әле, абый, тор, минем алаша колынлаган, — ди.
Абыйсы әйтә:
Юк, — ди, — энем, синең алаша колынламас, минем бия колынлагандыр, — ди.
Юк, абый, — ди, — минем арба астында ята. Синең бия колынлаган булса, бия кырында булыр иде, — ди.
Бай энесе комсызланып бирми. Эшне судка бирәләр. Суд байны яклый инде. Шуннан соң Үзәк судка бирә. Үзәк суд та байны яклый. Колын алашаны кы булып кала.
Ярлы дөреслекне тикшерү өчен патшаның үзенә бара. Патша әйтә:
—    Мин биргән сорауларны үтәсәң, колыныңны алып бирермен, ди.
Ярлы:
—    Үтәрмен, — ди.
Патша әйтә:
Менә сиңа кырык йомырка, иртәгә шушы кырык йомыркадан кырык тере чеби чыгарып китер, — ди.
Ярлы бик аптырап өенә кайта. Моның була бер кызы. Кыз, атасының аптыраганын күреп:
—    Нигә бу хәтле кайгыга төштең, әти? — ди.
Атасы әйтә:
Әй кызым, — ди, — яшьли генә анаңнан калдың. Унҗиде яшькә җиткәчтән миннән дә каласың, ди.
—    Нигә инде ул алай, әти? — ди.
Миңа патша көч җитмәслек эш кушты, иртәгә минем башны кисәчәк ул, - ди.
—    Нинди эш ул, әтәй? — ди.
Менә кырык йомыркадан кырык чеби чыгарырга кушты, ди.
Кыз әйтә:
—    Кайгырма, әти, чыгарырбыз, — ди.
Кыз атасының тамагын туйдырып йокларга яткыра. Үзе иртән иртүк торып чәй кайната. Самоварына алып кайткан ботен йомыркаларны тутырып пешерә дә әтисен уята.
Тор, әтәй, — ди, аша да патшага бар, — ди.
Торгач, атасы аптырап китә.
Әй кызым, йомыркаларның барысын да пешереп бетергәнсең бит, — ди.
Әти, пешкәч ашарга җиңелрәк була ул, ди.
—    Соң, патшага ни дип әйтербез? — ди.
Курыкма, әти. Әйбәтләп тамагыңны туйдыр, аннан соң патшага барып, чебиләр чыкты, дип әйтерсең, хәзер үк бер көн эчендә чәчеп, үсеп, сугылып, суыр тылган ярма сорыйлар, дип әйт, — ди.
Атасы, тамагын туйдыргач, патшага барып, кыз әйткәннәрне сөйли. Патша бу эшне эшли алмый, билгеле. Шуңа әйтә:
Йә, мужик, иртәгә килерсең әле, — дип кайтарып җибәрә. Мужик, кайтып кереп, йомыркаларны ашаганның соңында яхшы гына ял итеп, иртәгесен патшага бара.
—    Ну, мужик, килдеңме? — ди.
—    Килдем, — ди.
Килсәң шул: менә сиңа бер аршын озынлыктагы җеп. Шул җептән иртәгә миңа бер аршын озынлыктагы сөлге сугып китер, — ди.
Мужик башын түбән иеп тагын өенә кайтып китә. Кайтып кызына сөйли. Кыз әйтә: «Кайгырма, әти, сугарбыз», — ди. Иртәгесен торгач, кыз бармак буе бер агач бирә дә: «Бар, патшага әйт, бер аршын озынлыктагы җептән бер аршын сөлге сугу очен коралларын да эшләтеп бирсен», ди. Атасы, кызның тапкырлыгына хәйран калып, патшага бара. Кыз әйткәннәрне сөйләгәч, патша тагы өенә кайтарып җибәрә. Өченче көнне мужик тагын бара.
Патша әйтә:
—    Сиңа бу җавапларны кем өйрәтә соң? — ди.
Мужик әйтә:
Минем унҗиде яшьлек кызым бар, шул өйрәтә миңа, — ди.
—    Ул хәзер өйдәме? Мин ул кызыңны барып күрер идем, — ди.
Мужик әйтә:
Телисең икән барасың, күрәсең, — ди.
Шуннан соң патша мужикка ияреп кызны күрергә бара. Патша килгәндә, кыз киледә тары төеп тора икән. Патша кыз янына килә дә:
- Әй, кызым, әйтә алмассыңмы, синең килеңдә ничә бөртек тарың бар? Шуның ничәсе ярма булган, ничәсе тары көе тора? — ди.
Кыз әйтә:
Мин әйтермен шул вакытта, син, монда килгәнче, ничә адым атладың? Ничә рәт уңга, ничә рәт сулга борылып карадың? Шуны әйтсәң, мин дә әйтермен, — ди.
Патша бит моны белми инде, шулай булгач, кыздан да сорый алмый. Шуннан соң патша иртәге көнгә кызны үзенә кунакка чакыра. Патша әйтә: «Син миңа кунакка кил, кием дә кимә, киемсез дә булма, — ди. — Җәяү дә килмә, атка да утырма. Бүләк тә алма, бүләксез дә булма, — ди. — Юлдан да барма, юлдан да чыкма», — ди.
Кыз барырга ризалык биреп кала. Патша киткәч, кыз балыкчыга барып балык тота торган җәтмә, аучыга барып куян белән бер боҗыр алып кайта.
Кыз иртән торып киемен салып ташлый ла остенә җәтмә бөркәнә. Кулына боҗырны тота, куянны бот арасына кыстыра да патшага кунакка китә. Кыз, баргаңда, бер юлга кереп, бер юлдан чыгып патшага барып җитә. Патша кызның килгәнен күреп каршы ала. Кыз әйтә:
- Мә, падишаһым, бүләгем шушы булыр, ди дә боҗырны бирә.
Патша боҗырны тота алмый, боҗыр очып китә. Патша әйтә:
—    Нигә бүләксез килдең? — ди.
- Нигә бүләкне очырдың, боҗыр бүләк түгелмени? - ди.
—    Алай булгач, нигә бүләк алып килдең миңа? — ди.
—    Кая, минем алып килгән бүләгемне күрсәт! — ди кыз.
Патша әйтә:
—    Нигә киемсез килдең? — ди.
Кыз җәтмәне тотып күрсәтә дә:
—    Бу кием түгелмени? — ди.
—    Алай булгач, нигә кием кидең? — ди.
Кыз әйтә:
—    Бу киеммени, ботен тәнем күренеп тора бит, — ди.
Патша әйтә:
—    Нигә җәяү килдең? — ди.
Кыз әйтә:
Нигә җәяү килим мин, куянга атланып килдем, — ди, куянга атланып
күрсәтә.
Патша әйтә:
—    Нигә куянга атланып килдең? — ди.
Кыз куян өстеннән тора да:
- Нигә мин атланып килим, аякларым белән җиргә басып торам бит, — ди. Патша кызны үз бүлмәсенә кунак итәргә алып кереп китә. Ашап-эчкәч, патша кыздан сораштыра башлый:
—    Йә, кыз, ничек көн күрәсез, ничек тукланасыз? — ди.
Кыз әйтә:
- Безнең бер генә һөнәребез бар, басудан балык тотып ашыйбыз, ди.
Патша әйтә:
- Их, кыз, барысын да дөрес эшләдең, тик азакта ялгышасың, корыда балык булмый бит, — ди.
Кыз әйтә:
- Сез дөрес сөйлисез, корыда балык булмый, шулай булгач, алаша да колынламый, — ди.
Шуннан соң патша, кызны бик зурлап, колынны аларга биреп, өенә кайтарып җибәргән, ди.
Кыз атасы белән әле дә шулай рәхәт кенә яшәп яталар икән, ди.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте