Бүләк кемгә?

Бүләк кемгә? Татар халык әкияте буенча

Бервакыт Кояш елның дүрт фасылын — Көзне, Кышны, Язны һәм Җәйне үзенә чакырып алган.

—        Сезнең кайсыгыз матуррак, кайсыгыз эштә батыррак? Шуңа бүләк бирәм,— дигән.

Ә бүләк бик затлы икән — уч тутырып йолдыз бирергә уйлаган Кояш.

Сүзне башлый Көз:

—        Үзегез яхшы беләсез, мин бөтен басуларның уңышын җыйдым, бар дөньяны алтынга күмдем. Кошларны җылы якка озаттым, балаларны мәктәпкә җыйдым. Бүләк миңа тиеш!

—        Әллә мин эшләдемме аз? — дип сикереп тора Яз.— Мин барлык карларны эреттем, басуларга иген чәчтем, кошларны чакырып кайтардым, агачларны яфрак ярдырдым, болыннарны чәчәккә күмдем. Арада иң матуры да, иң булдыклысы да мин! — дигән ул.

—        Ай-яй,— дигән Җәй,— мине тыңлагыз әле, мин дөньяны яшеллеккә күмәм, чәчәкләр үстерәм, игеннәрне өлгертәм, җимешләрне пешерәм. Әллә мин иң матурыгыз түгелме?

—        Артык күп түгел минем эш,— ди тыйнак кына Кыш.— Мин җирне ял иттерәм, киләсе уңыш өчен карлар ташыйм, дөньяны ап-акка буйыйм, балаларны чана, чаңгы шуарга чакырам. Мин дә ямьсез түгел. Минем чыршыларымны, кар бөртекләремне, мамык бәсләремне яраталар.

Тыңлап-тыңлап торган да Кояш, бүләкне бу дүртәүнең берсенә дә бирә алмаган. Йолдызларны ул күккә сипкән. «Әнә барыгызга да!» —дигән.

Йолдызларны елның бер фасылы да үзенә ала алмаган. Алар һәрвакыт — яз да, җәй дә, көз дә, кыш та балкып яналар.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте