Күбәләкләр ничек барлыкка килгән?

Күбәләкләр ничек барлыкка килгән? Филиппин халык әкияте буенча

 

Яр буенда зур бакча үскән. Мондагы гаҗәеп чәчәкләр Җир йөзендә башка булмаган.
Аның хуҗысы киң күңеллелеге һәм юмартлыгы белән дан тоткан, килгән кешеләргә чәчәкләр бүләк итәргә яраткан.
Ләкин бер шарт белән: чәчәкне ул үзе өзеп бирергә тиеш.
Бервакыт бакчага чит кешеләр кергән. Алар, бик матур киенгән чибәр кешеләр булса да, игелекле булмаганнар.
Матур чәчәкләрне күреп өзә башлаганнар. Өзәләр-өзәләр, туктала алмыйлар икән...
Моны күреп, бакча хуҗасының ачуы чыккан. Кесәсеннән бамбук таягы чыгарып, әлеге тәкәббер кешеләргә орынган.
Ул тылсымчы булган һәм могҗиза барлыкка килгән.
Бу кешеләр кимегәннән-кими башлаганнар.
–     Моннан соң сез күбәләкләр булырсыз. Сез матур киемнәр яратасыз. Сезнең канатларыгыз сезне бизәп торыр. Сезгә минем чәчәкләр ошый бит. Алар өстендә очып йөрсәгез, беркайчан да өзә алмассыз, – дигән ул.

 

Филиппин халык әкияте.

татар халык әкиятләре