Шомбай

Әүвәл заманда бар иде, ди, бик бай ирле-хатынлы кеше. Болар икесе дә бик усал да, бик саран да булганнар, ди. Бервакыт җәйнең кызуында, эш өстендә, боларның усаллыкларына чыдый алмыйча, хезмәтчеләре чыгып киткән. Хезмәткә ялланырга килүче булмагач, бай, хезмәтче эзләп, хатыны белән күрше авылга киткән, ди.
Авылга барып керсәләр — каралтысыз, коймасыз бер өй янында сәләмә генә киенгән бер егет утыра икән; бай, хатыны белән шуның янына барып, сорашырга тотынган.
—    Безгә эшкә кеше кирәк иде, синең исемең ничек?— дип сораганнар.
Егет:
—    Шомбай,— дигән.
—    Хакың күпме булыр?— дигәннәр.
Егет:
—    Биш алтын ,— дигән.
Байларга хакы кыйммәт тоелган. Хатыны:
—    Исеме дә бик ямьсез, хакы да бик зур, арзанракны эзлик,— дигән.
Болар авыл буйлап киткәннәр. Баралар, баралар, тагын бер егет очраган, ди. Бу — киемен әйләндереп кигән шул ук Шомбай икән.
—    Исемең ничек?
—    Шомбай.
—    Хакың күпме?
—    Биш алтын.
Тагын кыйммәтсенеп, арырак киткәннәр. Баралар, баралар,
ди. Авыл читенә барып җиткәннәр, ди. Тагын бер егет
күргәннәр. Ул — бүрегенең сул ягын әйләндереп кигән шул
ук Шомбай булган, ди. Тагын сораша башлаганнар.
—    Исемең ничек?
—    Шомбай.
—    Хакың күпме?
—    Биш алтын.
Бай белән хатыны бер-берсенә карашканнар да: «Әйдә, хәерле булсын, бу авылда бар кеше дә Шомбай исемле икән, хакы кыйммәт булса да, эшче кирәгендә яллыйк инде»— дип, Шомбайны яллаганнар, ди.
Шомбай ялланып эшли башлаган. Эш өсте үткән. Кыш килгән, мал-туар карыйсы, утын кисәсе, тагын әллә никадәр эшләр эшлисе бар икән. Ә Шомбайга акча түләүче юк. Эшләгән бер эштән гаеп табып: «Карап эшләмисең»,— диләр дә хакын түләмиләр икән.
Шомбай эчендә байларга ачу җыела барган. Көн үткән, төн үткән, атна үткән, ел үткән. Икенче җәй килеп җиткән, кыр эшләре өлгергән.
Шомбай беркөнне хуҗасы белән печән чабарга барган икән, игәвен өйдә онытып калдырган булган. Өйгә кайтса, бай хатыны бер кеше белән сөйләшеп утыра икән. Хатын:
—    Игенне саттым инде. Ирем белә күрмәсен, акчасын ничек алырмын икән?— ди.
Теге кеше:
—    Мин юл буе салам чәчеп барырмын. Шул юл белән минем печән җыйган җиремә барып чыгарсың. Акчаны шунда түләрмен,— ди икән.
Шомбай боларны тыңлап торган да: «Тукта әле, боларны кызык итим»,— дип уйлаган. Теге кеше юл буйлап салам чәчеп киткән, ди. Аның артыннан барган Шомбай саламнарны, җыйнап, үз юлларына чәчеп барган, ди. Бераздан бай хатыны шул юл белән барып, Шомбайлар янына килеп чыккан. Алай да серне бирмәгән, ди.
—    Эшләгәнегезне карарга килдем, эшегез бик тыгыз икән,— дип әйткән, ди.
Бай күршеләрен печән җыешырга чакырмакчы булган икән. Шомбайга:
—    Бар әле, теге кешеләрне чакыр,— дигән.
Алар шул бай хатыныннан иген сатып алган кешеләр булган. Шомбай аларга барган да:
—    Бай сезнең бездән урлап иген алганыгызны сизгән. Сәнәк күтәреп сезне чәнчергә килә, тизрәк качыгыз,— дигән.
Ә үзе байга кайтып:
—    Ал арның эшләре безнекеннән дә тыгызрак икән. Кибән куялар: «Сәнәк алып булышырга килсен әле»— дип, үзеңне чакырдылар,— дигән.
Бай, сәнәк алып, теге кешеләрнең янына бара башлаган икән — алар, байны күргәч, авылга таба чабарга тотынганнар, ди. Бай аптырап кире кайтып киткән. Кайтканда юл буеннан җиләк ашап кайта икән. Байның хатыны, моны күргәч, курыккан. Шомбайдан:
—    Ул нәрсә җыя?— дип сораган.
Шомбай:
—    Ул синең урлап иген сатканыңны сизгән, таш белән башыңны тишәм, дип әйтә, шуңа ташлар җыя килә,— дигән.
Моны ишеткәч, байның хатыны да авылга йөгерә башлаган, ди. Бай Шомбай янына килеп:
—    Хатын нигә чаба?— дип сораган.
Шомбай:
—    Кече учакка ут капкан, өегез яна,— дигән.
Моны ишетүгә, бай да авылга чабып киткән, ди. Кайтса — өйдә ут та юк, бернәрсә дә юк, ди.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте