Бикбатыр һәм Биккуркак

Бикбатыр һәм Биккуркак

 

Бер баланың ап-ак куяны белән бик матур песие булган. Алар үзара бик тату яшәгәннәр. Куян, кетер-кетер итеп, агач кайрысы кимергән, ә песи, чепер-чепер итеп, сөт эчкән.
Песи бернәрсәдән дә курыкмый икән, аңа теге бала "Бикбатыр" дип исем кушкан. Куян, дер-дер килеп, бар әйбердән дә шүрли, аны ул "Биккуркак" дип атаган.

мультфильм Бикбатыр џђм Биккуркак

 

Биккуркак беркөнне стенада коточкыч әйбер күргән: колаклары бик озын, мыеклары селкенеп тора, ә үзе бик килбәтсез икән. Куркуыннан Куян нишләргә дә белмәгән, баскан урыныннан кузгала да алмаган. Ярый әле Бикбатыр килеп җиткән һәм Биккуркакка бераз көч кергән: "Әй юләр, юләр, — дигән Бикбатыр, — үз шәүләңнән үзең куркып торасың ич", — дигән. Биккуркактан көлгән. "Ярый әле син килдең, Бикбатыр, куркуымнан үлгән булыр идем", — дигән Куян.
Икенче бервакытны Куян тагын куркуга төшкән, йөрәге аның дөп-дөп типкән, нәрсәдер бик нык итеп кыштырдый икән. "Хәзер идән астыннан чыга да, кыштырдаучы нәрсә мине кабып йота", — дип уйлый икән Куян.
Песи дә колакларын торгызган, ул да курка, ахры, дип уйлаган Куян. Шулчак нидер шап итеп дөбердәп киткән. Куян һушсыз була язган. Ә Песи, авызына нәрсәдер кабып, Куян янына килгән. Килгән дә: "Менә сине куркытучы нәрсә шушы инде", — дигән, бер кечкенә генә кара әйберне Куянга күрсәткән. "Шушы кечкенә генә фетнә шулкадәр тавыш чыгара аламы?" — дип, Куян гаҗәпләнеп караган.
Өченче бер тапкыр ачык ишектән бер эт килеп кергән һәм каты итеп өрергә керешкән. Куян карават астына кереп качкан. Ә Бикбатыр идән уртасына чыгып баскан, зур күренергә тырышып, сыртын кабарткан, эт һөҗүм итсә, аның битләрен тырнарга җыенган. Билгеле, эт аңар кагылмаган, ишектән әкрен генә чыгып сызган.
Ә Бикбатыр үзенең батырлыгы аркасында бу бәладән дә бик оста котылган.

 
А.Алиш әкиятләре. Бикбатыр һәм Биккуркак