Куркак юлдаш

Куркак юлдаш халык әкияте буенча

 

Элекке заманда ике кеше, иптәш кушылып, юлга чыкканнар.
Боларга зур урман аркылы үтәргә туры килгән.
Урманга кергәннәр икән, боларның каршысына кинәт кенә бер аю килеп чыккан.
Моны күргәч, боларның берсе, бик куркып, агач башына менеп качкан. Икенчесе, үлгән булып, тиз генә сузылып яткан.
Аю, бу юлда яткан кешенең янында әйләнә-әйләнә, башларын, аякларын иснәгән дә ди, бер дә тимичә үз юлына киткән ди.
Аю киткәннән соң, әлеге кеше агач башыннан төшеп иптәшеннән сораган:
– Аю синең колагына шыпырт кына нәрсә әйтте? – дигән.
Бу кеше әйткән:
– Аю миңа, моннан соң шушындый куркак кеше белән юлга чыкма, дип әйтте, – дигән.

 

Татар халык әкияте.

татар халык әкиятләре