Агачлар да авырый

Яз башлануга Рәмиләнең әтисе көн дә бакчада була. Ул агач төпләрен йомшарта, корыган ботакларны кисә. Рәмилә әтисе янында йөрергә ярата.

Агачлар да авырый Зәкәрия Әхмәров буенча

 

— Әти, агач төбен нигә казыйсың?

— Агач төбен йомшартам, кызым,— ди әтисе.

— Нигә йомшартасың аны? — дип сорый Рәмилә.

— Йомшартмаган агачка су сипкәч, аның төбе катып кала. Су агач тамырларына кадәр үтә алмый. Тамырлар һава да сулый алмыйлар.

— Агачлар да сулыймы?

— Сулый, кызым. Алар өчен дә һава кирәк.

Беркөнне кемдер бакча ишеген ачык калдырган. Шуны гына көткән кәҗә бакчага кереп тә китә. Рәмиләнең әтисе, тиз генә чыбык алып, кәҗәне куып чыгара.

Рәмилә:

— Әти, нигә кәҗәне куасың? — дип сорый.

Әтисе Рәмиләне бакчага алып керә, кәҗә кимерә башлаган агачны күрсәтә.

— Кимерсә ни була?

— Агачларыбыз авырый, яфраклары саргая, үзе корып кала. Аннан соң ул алма бирми башлый.

— Агач та авырыймы?

— Авырый, кызым, хәтта корып, үлеп тә китә.

— Бу алмагач та корыймы инде, әти? — дип сорый ул, еламсырап.

— Бәлки, корымас,— ди әтисе.— Без хәзер бу агачны дарулап, бәйләп куярбыз.

Шуннан соң Рәмилә авыру агач янына көн дә килеп йөри башлый. Ул әлеге агачның бөтерелә, яшеллеген югалта баш лаган яфраклары яңадан яшәрә башлавын күреп куана. Ә беркөнне ул, шатлыгыннан сикерә-сикерә, бакчадан әнисе янына йөгереп керә.

— Әнием, агач терелгән, яфраклары көлеп тора,— ди ул.

 Зәкәрия Әхмәров

татар халык әкиятләре