Таңбатыр

Борын-борын заманда булган икән, ди, бер патша. Бу патшаның булган, ди, өч кызы. Патша кызлары берсеннән-берсе матур булганнар, ди. Көннәрдән бер көнне бу өч кыз болынлыкка йөрергә дип чыкканнар. Болар болынлыкта йөргән вакытта гына бик каты җил-давыл чыга да кызларның өчесен дә күтәреп алып та китә. Патша, үзенең кызларының югалганын белеп, бик зур кайгыга төшә. Көн эзләтә патша бу кызларны, төн эзләтә, үз патшалыгында урманы, су буйлары калмый моның, бөтен җирдән эзләтеп карыйлар, кызларны таба алмыйлар.

мультфильм Таћбатыр Татар халык әкияте буенча

 
Шулай патша торган шәһәрнең читендәге кечкенә генә бер йортта яшәгәннәр икән, ди, бер ир белән хатын. Болар бик фәкыйрь булганнар. Боларның булган икән, ди, өч уллары. Олы улларын Кичбатыр дип, уртанчысын Төнбатыр дип, ә иң кечесен Таңбатыр дип йөрткәннәр, ди. Бу егетләр, ай үсәсен көн үсеп, ел үсәсен ай үсеп дигәндәй, бик тиз вакыт эчендә дәү булып җиткәннәр, ди.
Үсеп җитү белән болар урамга уйнарга чыгалар. Яшьләр арасында болардан да көчле берәү дә булмый. Уйнаган вакытларында кешенең кай җиреннән генә тотсалар да умыралар да алалар, ди, болар. Кәшәкә шаралы уйнаганда да бол ардан да оста уйнаучы юк, көрәшә башласалар да, кешене имгәтми калдырмыйлар, ди, болар.
Бу өч туганның көчләрен кая куярга белми йөргәннәрен күреп, бер карт кына кеше әйткән, ди боларга: «Сез, ди, анда-монда сугылып, урынсызга кеше имгәтеп йөргәнче, әнә патша кызларын табып алып кайтып бирер идегез, менә шунда күренер иде сезнең батырлыгыгыз», — ди.
Шуннан соң болар, өйләренә кайтып, ата-аналарыннан рөхсәт сорыйлар:
— Әти, диләр, патша кызлары югалган, дип әйтәләр, без шул кызларны алып кайтып бирик микән әллә? — диләр. Ата-аналарының боларны бер дә җибәрәселәре килми, ризалык бирмиләр икән, ди.
— Әй, улларым, без сезне теләп кенә алдык бит инде, сез чыгып киткәч, безне кем карар, кем туйдырыр? — ди әтиләре.
Малайлары әйтә:
— Әй, әти, без патша эше белән йөргәч, сезне патша тәрбияләр әле, — диләр.
— Юк инде, безгә патшадан бер рәхим дә, бернинди ярдәм дә буласы юк, — дип әти-әниләре елашалар.
Бу өч батыр әти-әниләреннән бик инәлеп сорыйлар да, рөхсәт алып, патшага барып әйтәләр:
— Менә без синең кызларыңны эзләргә чыгарга уйлыйбыз, безнең үзебез белән чыгарга бернәрсәбез дә юк; әти-әниләр дә бик фәкыйрь торалар, — диләр.
Патша боларга ашарга-эчәргә бераз азык бирергә була.
Әти-әниләре белән саубуллашып, өч егет чыгып китәләр юлга. Баралар-баралар болар, атна китәләр, бара торгач барып керәләр бер урманга. Урманның эченәрәк керә барган саен, болар бара торган юл тарайганнан-тарая барып, соңыннан тар гына бер сукмакка калган, ди. Шул тар сукмак белән бара торгач, болар барып чыккан, ди, бик матур күл янына. Ул вакытта инде ашарларына беткән була. Таңбатыр әнисе «юлда кирәк булыр» дип биреп җибәргән энәсен ала да, ут ягып, шул энәне утта кыздырып, бик шәп бер кармак ясый. Шуннан соң, су буена төшеп, балык тота башлый. Кичкә хәтле бер-ике пот балык тота да бу, шул балыкларын пешереп, абыйларын туйганчы ашата. Хәзер тамак кайгысы бетте инде боларның. Таңбатыр әйтә абыйларына:
— Безнең өйдән чыгып киткәнгә бик күп вакыт үтте, ди, без кай җирләрдә йөргәнебезне дә белмибез, бернәрсә дә күргәнебез юк әле безнең, — ди. Абыйлары бер җавап та бирмәгән моңа. Шуннан соң бу, бик биек бер агач башына менеп, тирә-якны карый башлый. Таңбатырның агач башына менеп утыруы гына була, кузгала җил-давыл, кузгала җил-давыл, бу давыл шулхәтле көчле була, юлына туры килгән калын-калын агачларның башларын кыеп кына алып китә икән, ди. Таңбатыр бу җил-давылның котырганын карап тора да: «Әллә бу теге патша кызларын күтәреп алып киткән җил-давыл микән?» дип уйлый. Озак та үтми, әлеге җил-давыл бер җирдә бөтерелеп, коточкыч булып өерелеп-өерелеп тора да бер биек тау башына барып туктый. Тау башында бик яман бөтерелеп тора-тора да бик ямьсез бернәрсәгә — дию пәриенә әверелә. Дию пәриенә әверелә дә бу, тау кырыена төшеп, шундагы бер зур тишеккә кереп китә.
 
Таңбатыр, тиз генә агач башыннан төшеп, дию кергән тишекне эзләп таба. Бик зур тишек икән, ди, бу. Шуннан соң Таңбатыр, зур гына бер таш алып килеп, әлеге тишекнең авызын томалап куя да тиз генә барып абыйларын уята. Абыйлары бер дә ашыкмый торган кешеләр булалар. Әкрен генә торып, Таңбатыр хәзерләп куйган балыкны пешереп, туйганчы ашап-эчкәннән соң гына, теге тау тишеге янына китәләр.
— Менә ул шушы тишеккә кереп югалды, без аның артыннан төшәргә уйласак, башта менә шушы ташны алып ташлыйк, — ди Таңбатыр.
Кичбатыр ташка барып тотына — кузгата алмый. Төнбатыр барып тотына — аннан да бернәрсә дә чыкмый. Шуннан соң Таңбатыр ташны, күтәреп алып, селтәп кенә җибәрә — таш тау астына тәгәрәп төшеп китә. Таңбатыр әйтә абыйларына:
— Безнең беребезгә менә шушы тишектән төшеп, теге диюне эзләп табарга кирәк, ди, патша кызларын шул урламадымы икән? — ди.
Өч туган бергәләп киңәшәләр дә, урманга кереп, кочак-кочак юкә суеп алып чыгалар. Шул юкәләрдән бик калын итеп аркан ишә башлыйлар. Өч көн, өч төн буена бик нык, бик озын итеп ишәләр болар арканны. Шул арканның бер очын Кичба-тырның биленә бәйләп, аны тау тишегенә төшереп җибәрәләр. Төшеп китә бу. Кич булды дигәндә генә арканны селкетә Кич-батыр: «Тартып чыгарыгыз», дип. Энеләре тартып чыгаралар.
— Төбенә җитә алмадым, аркан кыска булды, — ди Кичба-тыр.
Шуннан соң болар тагын бер тәүлек аркан ишәләр. Хәзер инде шул арканга бәйләп Төнбатырны төшереп җибәрәләр. Көтәләр-көтәләр болар, тегеннән бер хәбәр дә юк. Бер көн, бер төн үтте дигәндә, теге арканны селкетә. Моны да тартып чыгаралар.

таңбатыр

— Бик тирән икән, төбенә җитеп булмады, аркан җитмәде, — ди Төнбатыр. Шуннан соң болар тагы ике төн, ике көн буена утырып аркан ишәләр. Арканны тагын да озын итеп ишеп, аның бер очын Таңбатырның биленә бәйлиләр. Тау тишегенә төшәр алдыннан Таңбатыр әйтә абыйларына:
— Тиз генә чыга алмасам, сез мине нәкъ бер ел көтегез, ди. Бер ел тулды дигәндә чыгып җитмәсәм, көтеп тормагыз, үз юлыгызны карагыз, — ди. Шулай ди дә бу Таңбатыр, абыйлары белән саубуллашып, тау тишегенә төшеп китә.
Ярар, Таңбатырның абыйлары шунда калып торсыннар. Без хәзер Таңбатыр белән аска төшик.
Төшә-төшә Таңбатыр, нихәтле вакыт төшеп тә, тау тишегенең төбенә җитә алмый, арканы тагын да кыска була моның. Кире чыгасы килмичә, кылычын алып арканны кисеп җибәрә бу. Бик озак очканнан соң, барып бәрелә бу бик каты нәрсәгә. Шунда ук һушыннан китеп, өч тәүлек аңына килә алмыйча ята, ди, бу. Шуннан соң, әкрен генә торып, тагын да китә бу. Бара-бара бу, шулай итеп бара торгач, моңа бер тычкан очрый. Бу тычкан бер генә мәртәбә селкенә дә кеше була.
— Нихәл, Таңбатыр, нишләп йөрисең монда? — ди.
— Менә, — ди егет, — бер дию пәриен эзләп төшкән идем дә, монда китәргә урын юк, чыгарга җай юк, — ди.
Тычкан әйтә:
— Ул дию пәрие сезне алдады бит, ди, сезнең элекке арканыгыз да тау тишеге төбенә җиткән иде, дию, сезне алдап, чокырның төбен аскарак төшереп җибәрде, ди. Хәзер син бик тирәндә инде, мин булышмыйча, моннан чыга алмассың, — ди.
Егет нәрсә эшләргә дә белмичә аптырап торганда, тычкан әйтә:
— Менә мин сиңа дүрт полк тычкан солдаты бирим, ди, алар җирне казып торырлар, ә син таптап менеп кенә торырсың, ди. Шулай итеп, алар сине менгереп җиткерерләр бер сукмакка хәтле ди. Шул сукмак белән җиде көн, җиде төн буена, бернәрсә күрмичә, караңгыда барырга туры килер, курыкма, ди. Шул юл белән бара торгач, сиңа очрар җиде кат чуен капка, ди, шул капкаларны ватып чыга алсаң, якты дөньяга чыгарсың, вата алмасаң, сиңа бик авырга килер, ди. Якты дөньяга чыгу белән, янә бер сукмак булыр, син шул сукмак белән китәрсең. Шул сукмак белән җиде тәүлек барганнан соң, күренер сиңа бер сарай, ди. Шулай ди дә бу, яңадан бер генә мәртәбә селкенү белән тычкан сурәтенә кереп, күздән югала.
Егет, дүрт полк тычкан солдатлары казыган юл белән бик күп вакытлар барганнан соң, барып җитә теге җиде чуен капка янына. Барып җитү белән, үзенең чукмарын алып, капкага бик каты итеп сугып җибәрә, чуен капка таралып китә. Шулай итеп, бу җиде капканы да бәреп үтеп китә. Бара-бара бу, барган саен, дөнья яктырганнан-яктыра бара, ди. Җиде тәүлек юл киткәч, моңа зур кирпечкә охшаган бер кызыл нәрсә күренә. Барып җитә бу, янына барып карый, зур бер кирпеч икән бу. Кирпеч өстендә бакыр атка атланган, бакырдан коелган киемнәр кигән бер каравылчы тора икән, ди.
— Әй, адәм заты, — ди каравылчы, — бу тирәдән кит җәтрәк, ди. Син бу тирәгә ялгышып кына килеп кергәнсеңдер, дию патшасы кайтып керсә, тотып ашар үзеңне, — ди.
Егет әйтә:
— Әллә ул ашар, әллә мин аның башына җитәрмен, анысын белеп булмый әле, ди. Хәзергә минем бик каты ашыйсым килә, китер әле берәр нәрсә ашарга, — ди.
— Сиңа ашатырлык бернәрсәм дә юк шул, ди, менә хуҗам кайткач ашатырмын дип хәзерләп куйган бер түшкә үгез ите, бер мич ипием, бер мичкә әче суым бар, шуннан башка бернәрсәм дә юк, — ди.
Егет әйтә:
— Ярар, ди, хәзергә миңа шулар да җитеп торыр, ә хуҗаңа ашап-эчеп торырга туры да килмәс, — ди.
Шуннан соң теге кеше, атыннан төшеп, бакыр киемен сала да, Таңбатырга ашарга хәзерләп бирә. Бу солдат киеме кигән кыз кеше икән. Егет бу кыз китергәннәрнең барын да ашап бетерә дә йокларга ятарга җыена. Ятар алдыннан сораша инде бу кыздан:
— Ул дию пәрие кайчан кайтыр икән? — ди.
— Ул иртәгә иртә белән менә шушы бакыр күпер өстеннән кайтыр, — ди кыз.
Егет әйтә:
— Менә сиңа бер без, ди, дию кайта башлагач, шушы без белән минем чигәмә чәнчеп уятырсың, — ди. Шулай ди дә йокларга ята бу. Диюнең кайтыр вакыты җитү белән, теге кыз моны уятырга тотына, уята алмый. Без белән чәнчергә кызгана, уятмый калдырсам да яхшы түгел дип уйлый. Шулай да бик каты итеп уята башлагач, Таңбатыр сикереп тора:
— Әй, ди, мине без белән чәнчеп уятырга кирәк иде, ул вакытта мин тагын да зәһәрләнебрәк китәр идем, — ди.
Таңбатыр теге кыз әйткән бакыр күпер астына кереп ята. Бервакытны, җил-давыл куптарып, дию бакыр күпергә якынлаша башлый. Күпер янына иң элек моның эте килеп җитә. Диюнең эте күпер янына килеп җитә дә, күпергә кермичә, шыңшып, хуҗасы янына кире китә. Дию, аңа камчысы белән генә селтәп, атына атланган килеш күпергә барып керә. Күпергә барып керү белән, моның аты да шып туктый. Диюнең ачуы килеп атына сугып җибәрә:
— Һәй, ди, нигә куркасың? Әллә монда Таңбатыр килеп яткан дип уйлыйсыңмы, ди, әле ул монда килү түгел, анадан да тумагандыр, — ди.
Диюнең шулай дип әйтеп кенә бетерүе була, бакыр күпер астыннан «тып» итеп Таңбатыр килеп чыга. Килеп чыга да:
— Таңбатыр анадан да туган, килеп тә җиткән, — дип, дию пәрие каршысына килеп баса.
— Килсәң, — ди, дию әйтә, — әллә ни олы гәүдәле түгел икәнсең әле, ди, ике кабып, бер йотарга гына җитәрсең, — ди.
Таңбатыр әйтә:
— Гәүдәсе чуклы булыр, алай тиз генә йота алмассың, — ди. Дию әйтә:
— Күп сөйләшеп торма, ди, алыш бармы, көрәш бармы? — ди.
— Алыш агаң башына булыр, әйдә көрәшик, — ди. Шуннан көрәшергә тотыналар да, алыша алмыйча шулкадәр
озак йөриләр болар, шул тирәләр бөтенләй казылып чокырга әйләнеп бетә. Йөри торгач, диюнең хәле бетә башлый. Шул вакытта Таңбатыр моны күтәреп сала да, кылычын суырып алып, диюне тураклап, әрдәнә итеп өеп куя. Шуннан соң бу диюнең атына атланып, аның сараена китә. Диюнең әлеге каравылчысы моңа каршы йөгереп чыга:
— Хәзер куркыр кешем юк, әйтергә ярый, ди, мин фәлән патшаның олы кызы идем, мине бу дию пәрие урлап алып киткән иде, зинһар, мине монда калдыра күрмә, алып кына кайта күр үзең белән, — ди.
Таңбатыр әйтә:
— Без өч агай-эне сезне эзләргә дип чыккан кешеләр, — ди. Патша биргән язуны кесәсеннән чыгарып күрсәтә. Патша
кызы шатлыгыннан нишләргә белми. Таңбатыр әйтә:
— Атаңның вәгъдәсе буенча, син минем олы абыйга булырга тиешсең, хәзергә шушы бакыр сарайда торып тор, кайтышлый мин сине кереп алырмын, — ди.
Өч көн ял иткәннән соң, юлга чыгар алдыннан, Таңбатыр сорый теге кыздан:
— Синең сеңелләрең кая, аларны ничек эзләп табарга? — ди. Кыз әйтә:
— Дию пәрие мине бик каты тотты, беркая да чыгармады. Минем барып күргәнем юк, уртанчысына хәтле җиде тәүлек юл барырга кирәк, — ди.
Таңбатыр, кызга исәнлек-саулык теләп, юлга чыгып китә. Тау-ташлар үтеп, җиде тәүлек киттем дигәндә барып җитә бу бер көмеш сарайга. Көмеш сарай кояшта ялт итеп тора икән, ди. Барып керү белән, көмеш атка атланган, көмештән койган киемнәр кигән бер солдат каршылый моны. Туктата. Таңбатыр янына килеп әйтә бу:
— Әй адәми зат, ди, син монда ялгышып кына килеп кергәнсеңдер, исән-сау чакта чыгып кит моннан, хуҗам кайтса, ашар сине, бер генә йотар, — ди.
Таңбатыр әйтә:
— Хуҗаң тизрәк кайтсын иде әле, ди, әллә ул ашар, әллә мин аның башына җитәрмен, ди. Менә минем җиде тәүлек буена рәтләп ашаганым юк, иң элек син миңа ашарга китер, — ди.
— Сиңа ашатырлык бернәрсәм дә юк, хуҗама дип әзерләп куйган ике түшкә үгез итем, ике мич ипием, ике мичкә әче суым гына бар, — ди.
— Ярар, хәзергә җитеп торыр, китер әле шул арны, — ди.
— Хуҗама ничек дип җавап бирермен икән соң? — ди.
— Курыкма, ди, хуҗаңа ашап-эчеп торырга туры килмәс, — ди егет.
Шуннан соң теге көмеш киемле солдат Таңбатырга ашар-га-эчәргә китереп бирә. Таңбатыр, туйганчы ашап-эчкәннән соң, яхшылап кына сораша бу солдаттан:

таңбатыр

— Хуҗаң кайчан кайта? — ди.
— Ул иртәгәләргә кайтып җитәргә тиеш, — ди.
— Кайсы яктан кайта ул? — ди.
— Менә шушы сарай артыннан ага торган елга аркылы бер көмеш күпер булыр, ди. Ьәрвакытта шул көмеш күпер аркылы кайта ул, — ди.
— Мин хәзер ял итәргә ятам, хуҗаң кайтып җитәрәк, мине уятырсың, ди, әгәр дә бик каты йоклап китсәм менә шушы без белән чигәмә кадарсың, — дип, солдатка бер без чыгарып бирә дә йокларга ята бу.
Таңбатыр бер көн, бер төн йоклаганнан соң, дию пәриенең кайтыр вакыты җитә. Дию пәриенең якынлаша башлавын сизеп, теге каравылчы солдат уята башлый, уянмый гына бит теге. Уята алмый аптырагач, утырып елый бу моның янында, Без белән чәнчер иде, кызгана, башкача уята алмый. «Инде без белән чәнчеп уятыйм», дип кенә торганда, Таңбатыр моның елавын ишетеп уянып китә. Солдат әйтә:
— Тизрәк тор, ди, югыйсә, дию пәрие кайтып җитә инде, кайтып керсә, икебезне дә харап итәр, — ди.
Таңбатыр тиз генә тора да, кылычын алып, теге көмеш күпер астына барып ята. Күп тә үтми, җил-давыллар чыгарып, дию пәрие кайтып та җитә. Иң элек моның эте күпергә килеп керә. Бер-ике генә атлый да эт шыңшып хуҗасына таба кире чаба. Дию пәриенең моңа бик каты ачуы килеп камчысын селти дә көмеш күпергә чабып кереп китә. Күпер уртасына җитүгә, ат «шып» туктый. Дию атына тагын бер сугып җибәрә, аты урыныннан да кузгалмый моның.
— Их, син, — ди, дию әйтә, — котың чыккан икән, ди, әллә син монда Таңбатыр килеп җитәр дип уйлыйсыңмы, Таңбатыр анадан да тумаган әле, — ди. Диюнең шулай дип әйтеп бетерүе генә була, Таңбатыр көмеш күпер астыннан килеп тә чыга.
— Таңбатыр анадан да туган, килеп тә җиткән, — ди.
— Килсәң, бик шәп булган, — ди дию, — мин сине ике кабармын, бер йотармын, — ди.
— Йота алмассың, сөяге каты булыр, — ди.
— Ярар, алай булса, алыштанмы, көрәштәнме? — ди.
— Алыш агаң башына булыр, әйдә көрәшәбез, — ди Таңбатыр.
Шуннан болар көрәшергә тотыналар. Таңбатыр диюне күтәреп ала да җиргә китереп бәрә, тегенең сөякләре өзгәләнеп-өзгәләнеп китә. Шуннан соң Таңбатыр моның сөякләрен әрдәнә итеп өеп куя да, диюнең атына атланып, солдат янына кайта.
Солдат әйтә:
— Әй, абый, ди, зинһар, син мине монда калдыра күрмә, ди, мин солдат түгел, шулай киендем генә, мин фәлән патшаның уртанчы кызы идем, син мине үзең белән алып кайта күр, — ди.
— Ярар, — ди егет, — минем уртанчы агама булырсың, ди. Моңарга да патша биргән язуны чыгарып күрсәтә. — Син шушы көмеш сарайда торып тор, ди, мин сине кайтышлый кереп алып китәрмен, хәзер синең сеңлеңне эзләргә китәм, ди. Ул кайсы якта, моннан еракмы? — ди.
— Шушы көмеш атка атланып барсаң, моннан җиде тәүлек юл ул, — ди кыз.
Егет көмеш атка атланып китә. Җиде тәүлек дигәндә, теге алтын сарайга барып җитә. Алтын сарай калын стена белән әйләндереп алынган. Алтын капка төбендә алтын кием кигән, алтын атка атланган бер сакчы йөреп тора икән, ди. Таңбатыр килеп җитү белән, теге сакчы әйтә:
— Әй, адәми зат, монда нишләп йөрисең, ди, сине бит дию ашар, — ди.
Егет әйтә:
— Әллә ул ашар, әллә мин аның башына җитәрмен, хәзергә минем бик нык ашыйсым килә, тамагымны туйдыр әле син, — ди.
Сакчы әйтә:
— Минем хуҗам өчен хәзерләп куйган өч мичкә әче суым, өч мич ипием, өч түшкә үгез итеннән башка бернәрсәм дә юк, — ди.
— Миңа шушылар җитәр, — ди егет.
— Алай булса, — ди сакчы, — әнә тегендә чуен капка булыр, шул капканы ачып керә алсаң, ашарыңа бирермен, — ди.
Шуннан егет чуен капканы сугып вата да сарайның эченә кереп китә. Сакчы моның көченә шакката. Бу сакчы Таңбатырны, бер бүлмәгә алып кереп, ашата да эчертә. Ашап-эчкәч, егет сораша бу сакчыдан:
— Хуҗаң кайчан кайта, кая таба китте? — ди.
— Әнә теге калын урман ягыннан кайта, ди. Анда бер алтын күпер булыр, ди. Дию пәрие, алтын атка атланып, әнә шул күпердән кайтыр, үзенең этен иярткән булыр, — ди.
Егет әйтә:
— Мин хәзер ял итәргә ятам. Хуҗаң кайтыр вакыт җитү белән, мине уятырсың, уянмасам, менә шушы без белән чәнчерсең, — дип сакчыга бер без бирә.
Егет яту белән йокыга китә. Бер көн, бер төн үтте дигәндә, теге диюнең кайтыр вакыты җитә. Сакчы егетне уятып карый, кая ул, теге кузгалып та карамый. Шуннан соң сакчы егет биргән безне алып бот итенә чәнчеп җибәрә, егет: «Ай, рәхмәт, бик вакытлы уяттың әле», — дип сикереп тора. Сакчы шунда утырган бер мичкәдән бер чүмеч су алып бирә:
— Менә бу суны эчеп кит, көч кертә торган су бу, — ди. Егет суны эчә. Шуннан соң сакчы, Таңбатырны тагын бер бүлмәгә алып кереп, әйтә тегеңәр:
— Диюнең үзенә килгән кешене өйгә алып кайта торган гадәте бар. Менә монда ике мичкә бар, аның берсендә көч кертә торган су, икенчесендә хәл бетерә торган су, син туларның урыннарын алыштырып куй, — ди. Егет мичкәләрнең урыннарын алыштырып куйганнан соң сакчы белән саубуллашып чыгып китә дә теге алтын күпер астына кереп ята.
Бер дә бервакытны дию алтын атына атланып, этен ияртеп күпергә кайтып җитә. Диюнең эте күпергә кермичә, койрыгын бот арасына кыстырып, кире хуҗасы янына чабып, елагансы-ман итә. Диюнең моңа бик каты ачуы килә. Бик нык камчы белән сугып җибәрә дә күпер өстенә кереп китә бу. Ат күпер уртасына килеп җитү белән «шып» туктый. Дию атына сугып та карый, ат бер генә адым да алга атламый, ди. Шуннан соң дию атына бик каты ачуланып:

таңбатыр

— Нәрсә син, әллә монда Таңбатыр килер дип куркасыңмы, Таңбатыр анасыннан да тумагандыр әле, — ди. Дию пәриенең шулай дип әйтүе генә була, Таңбатыр күпер астыннан килеп тә чыга:
Таңбатыр анасыннан да туган, килеп тә җиткән , — ди.
Дию пәрие әйтә:
— Мин сине бик олы гәүдәлеме дип уйлаган идем, син бик бәләкәй икәнсең. Сине ике кабарга, бер йотарга була икән, — ди.
— Ашыкма, тамагыңа торыр, — ди. Шуннан соң дию әйтә:
— Алай булгач, көрәштәнме, алыштанмы? — ди.
— Алыш атаң башына булсын, көрәш синең башыңа булсын, мин синең агаларыңны үтереп бетердем инде, — ди.
Шуннан тотыналар болар көрәшергә. Көрәшәләр-көрәшәләр, бер-берсен җиңә алмыйлар. Көчкә көч туры килә инде боларның. Бик озак йөри торгач, Таңбатыр тегене арыта. Шуннан соң дию пәрие сизенә башлый. «Тукта, ди, бу минем хәлне бетереп үтерә күрмәсен, өйгә кайтып ял итим әле мин», — дип уйлый. Әйтә Таңбатырга:
— Өйгә кайтып бераз ашап-эчик, ди. Аннан соң яңадан көрәшергә тотынырбыз, — ди.
Дию пәриенең сараена кайтып ашыйлар-эчәләр болар. Дию пәрие мичкәләрнең алыштырылуын белмичә, көч кертә торган су урынына, көч бетерә торган мичкәдәге суны эчә. Таңбатырга көч кертә торган суны бирә. Шуннан соң болар китәләр яңадан теге күпер янына. Барып җитәләр. Дию әйтә:
— Алыштанмы, сугыштанмы? — ди.
— Алышудан курыксаң сугышырга да була, әйдә сугышабыз, — ди. Күпер янындагы аланга төшәләр. Шуннан шобага салалар — кемгә алдан сугарга килеп чыга. Дию пәриенә алдан сугарга килеп чыга. Иң элек дию пәрие китереп бәрә Таңбатырга. Таңбатыр тубыгыннан җиргә кереп бата. Аягын җирдән тартып алып, Таңбатыр сугып җибәрә тегеңәргә — дию пәриенең аягы тезеннән җиргә бата. Дию пәрие торып сугып җибәрә, Таңбатыр тезеннән бата. Таңбатыр яңадан сугып җибәрә, дию пәрие биленнән бата. Дию пәрие кабалана-кабалана чыга да Таңбатырга китереп суга, Таңбатыр биленнән бата, чыгарга тырышып карый, чыга алмый. Дию әйтә:
— Чык-чык, борча, ди, нишләп ятасың туфракта? — ди.
— Кайгырма, ди, борча чыгар ул, менә син ничек чыгарсың икән! — ди.
Шулай ди дә, бөтен көче белән бер селкенеп җибәрүе була, сикереп чыга бу. Дию каршысына килеп баса да кизәнеп диюгә сугып җибәрә, дию муеныннан җиргә бата. Шуннан Таңбатыр әйтә:
— Чык, күсәк, ди, нишләп ятасың анда! — ди.
Дию пәрие тәмам хәлдән тая. Таңбатыр кылычын алып дию пәриенең башын өзеп төшерә, гәүдәсен өстерәп чыгарып вак-вак итеп тураклый да әрдәнә итеп өеп куя.
Таңбатыр, диюнең атына атланып, алтын сарайга кайтып китә. Моны теге сакчы бик шатланып каршы ала:
— Әй, егет, ди, мин сакчы солдат түгел бит, мине шулай киендерделәр генә, мин фәлән патшаның кече кызы бит, ди, мине дә алып кайт, үзеңнән калдырма, — ди.
Таңбатыр моңа патша язуын бирә дә әйтә:
— Мин сезнең апаларыгызны да коткардым инде, ди. Апаларың абыйларыма чыкмакчы булдылар, риза булсаң, син минем җәмәгать булырсың, — ди.
Риза булышалар да үзләренчә шунда ук туй да ясап алалар. Берничә көн кунак булып ял иткәч, туталары янына кайтырга хәзерләнәләр. Юлга чыгар алдыннан егет әйтә:
— Әй, бу алтын йортлар әрәм булып калалар бит, — ди.
Кыз әйтә:
— Син алар өчен кайгырма, җае табылыр, — ди. Шуннан соң болар, юл кирәкләрен алып, атка атланып чыгып китәләр. Бераз киткәч, кыз алтын сарайга таба әйләнеп кулъяулыгын селтәгән иде, алтын сарай алтын күкәй булып тәгәрәп килеп керде кызның кулына. Кыз бу алтын күкәйне яулыкка төрә дә егеткә бирә:
— Мә, син сакла инде моны, — ди.
Баралар-баралар болар, җиде тәүлек үтте дигәндә, барып җитәләр теге көмеш сарайга. Патша кызлары елашып күрешәләр. Өч көн, өч төн көмеш сарайда кунак булганнан соң, хәзерләнеп юлга чыгып китәләр. Бераз җир баргач, патша кызы көмеш сарайга борылып кулъяулыгын селкеп җибәргән иде, көмеш сарай көмеш күкәйгә әверелеп моның кулына тәгәрәп килеп керә. Патша кызы көмеш күкәйне яулыгына төреп егеткә бирә дә әйтә:
— Мә, ди, бусын да син сакла инде, — ди.
Баралар-баралар, ди, болар, җиде тәүлек киткәч, барып җитәләр теге бакыр сарайга. Барып керәләр. Апалары белән елаша-елаша күрешәләр. Апалары сый-хөрмәт күрсәтә боларга. Бу сарайда өч көн, өч төн кунгач, болар, хәзерлеген күреп, юлга чыгып китәләр. Бераз җир киткәч, кече сеңелләре бакыр сарайга таба карап кулъяулыгын селкеп җибәрә. Теге сарай бакыр күкәй булып йомарлана да тәгәрәп килеп керә кызның кулына. Патша кызы бакыр күкәйне яулыгына төреп егеткә бирә:
— Мә, ди, син сакла инде боларны, — ди. Таңбатыр бакыр күкәйне дә алып кесәсенә салып куя. Ярар. Китәләр болар. Бара-бара барып җитәләр теге кое
төбенә. Кое төбенә җитү белән, Таңбатыр арканның очыннан тотып селкетә инде, «тартып чыгарыгыз безне», дип белдерә. Иң элек олы апалары арканга тотына. Аны тартып чыгаралар. Ул килеп чыгу белән, Таңбатырның абыйлары үзара сугыша башлыйлар: «Бу миңа да, бу миңа», — дип.
Патша кызы әйтә:
— Мин олы апалары, иң олыгызга булырмын, без өч кыз, өчебез өчегезгә булырбыз, сугышмагыз, — — ди. Боларга арканны төшерергә куша. Арканны төшереп, уртанчы кызны тартып чыгаралар. Уртанчы кыз чыккач, болар тагын сугышырга тотыналар. Уртанчы кыз апасыннан матуррак икән.
Кызлар әйтәләр:
— Сез алай сугышмагыз, әле анда безне табып, дию кулыннан коткарган энегез бар. Безнең сеңлебез бар, аларны кое төбеннән тартып чыгарыгыз, — диләр.
Сугышып аргач, тегеләр арканны төшереп җибәрәләр. Аркан төшү белән, кыз әйтә:
— Башта сине тартып алсыннар, ди, үзең чыккач, син мине тартып чыгарырсың, югыйсә, алар сине тартып чыгармаслар, — ди.
Егет әйтә:
— Юк, ди, мин синең үзеңне генә монда җир астында калдыра алмыйм, башта син чык, аннан соң гына минем чыгу турында уйларга булыр, — ди.
Егет аркан очын элмәкләп бәйләп, кызны шуңа утыртып чыгарып җибәрә. Кызны тартып алалар да, матурлыгын күреп, яңадан сугыша башлыйлар болар. Кыз әйтә:
— Мин барыбер сезгә булмыйм, ди, сезнең энегез Таңбатыр белән сүз куештык бергә булырга, — ди. Кызлар өчәүләп тегеләрне кыстыйлар Таңбатырны тартып чыгарырга. Ярар, тегеләр арканны төшереп җибәрәләр. Таңбатыр арканга ябышып чыгып җитәм генә дигәндә, абыйлары арканны кисеп җибәрәләр. Таңбатыр кое төбенә төшеп китә. Кызлар елашып калалар. Таңбатырның агалары юлга чыгарга җыена башлыйлар.
Ярар, инде без Таңбатырга килик. Таңбатыр, кое төбенә килеп төшкәч, бик озак вакытлар һушына килә алмый ята. Өч көн, өч төн ятканнан соң, бу әкрен генә кузгалып торып китә. Йөри-йөри бу, йөри торгач, тагын теге тычканга очрый. Тычкан моның каршысына килеп чыгып тилпенеп җибәрә дә кеше сурәтенә керә:
— Нихәл, Таңбатыр, тагын да бу хәлгә төшкәнсең икән син, — ди.

таңбатыр

Таңбатыр әйтә:
— Шулай булды шул, ди, җир өстенә чыгарга юл эзләп йөрим дә, бер дә җай юк әле, — ди.
— Сиңа моннан чыгарга бу тирәдә бер хәйлә дә табып булмас, — ди тычкан. — Теге соңгы дию белән сугышкан җирдән узып китәргә тырышып кара, шул тирәдән узып китә алсаң, бер-бер хәл булыр, ди. Шул алтын күперне узгач, булыр бер биек тау, шул тауда йөрер ике кәҗә тәкәсе, ди. Ул кыр кәҗәләренең берсе ак, берсе кара булыр. Алар бик йөгерек булырлар, ди. Менә шул ак кәҗә тәкәсен тотып атлана алсаң, ул сине җир өстенә чыгарып куяр, ди. Ә кара кәҗә тәкәсен тотсаң, ул сине йә үтерер, йә тагын да тирәнгәрәк алып төшеп китәр, ди. Аны тота күрмә, — ди.
Шуннан Таңбатыр, тычканга рәхмәтләр әйтеп, әлеге юл белән китә. Атна китә, ай китә. Бара торгач барып җитә, ди, бу теге тауга. Кәҗә тәкәләрен эзләп табып, шуларның агын куып йөри башлый бу. Артыннан җитеп тотып алыйм гына дигәндә, кара кәҗә тәкәсе арага килә дә керә, тотарга җайсызлый. Күп йөри торгач, ак тәкәне эләктереп ала. Тотылгач, тәкә сорый инде моннан:
— Йә, егет, син мине тотарга бик тырыштың инде, ди, нинди теләгең бар иде соң? — ди.
— Теләгем шул, мин якты дөньяга чыгарга телим, — ди. Ак кәҗә тәкәсе әйтә:
— Мин сине якты дөньяга чыгарып җиткерә алмам анысы, шулай да чыгу юлына төшереп җибәрермен, теге ягын синең үзеңә эзләп табарга туры килер, — ди.
— Озак булырга туры килерме соң безгә? — ди егет.
— Байтак җир барасы булыр, ди, син менә миңа атлан, ди, йом күзеңне, мин әйтмичә ачма, — ди.
Шулай ди дә кыр кәҗәсе җилдереп китә, ди, егет көчкә генә тотынып утыра, ди, моның өстендә.
Азмы-күпме вакыт үткәндер, теге кәҗә тәкәсе Таңбатырга әйтә:
— Ач күзеңне, — ди.
Күзен ачып җибәрсә, егет күрә: тирә-як яп-якты. Бик шатлана бу. Ак тәкә кәҗәсе әйтә егеткә:
— Вакытыңны үткәрмә, ди, әнә тау битеннән бер юл китәр, шул юл белән барсаң югалмассың, — ди.
Шулай ди дә күздән дә югала.
Ярар, Таңбатыр китә шул юл белән. Бара-бара бу, бара торгач барып чыга бер ут ягылган урынга. Килеп көлне актарып карый, көл астыннан бер бөтен ипи чыга. Ипи өстенә «Таңбатыр» дип язылган була. Шуннан соң бу: «Әһә, мин болар артыннан төшкәнмен икән, өйгә таба кайтам икән», — дип уйлый. Ипине алып ашый да шул урында ятып ял итеп ала. Торып китә бу, бара торгач янә килеп җитә бу ут ягылган урынга. Көлне актарып карый, моннан да бер бөтен ипи килеп чыга. Ипи пешәр-пешмәс кенә булып, җылы гына булып ята, ди. Ипине алып ашый да, ял итеп тә тормыйча, юлга чыга бу. Бара торгач, барып җитә егет кешеләр туктап, утлар ягып, ашлар пешереп утырган бер җиргә. Көлне актарып карый, моннан бер чи ипи чыга. Әле ипи диярлек тә түгел, камыр көе генә, пешеп тә җитмәгән. «Әһә, ди, боларның артыннан җитеп киләм, ахры», — ди. Китә бу, ару-талуны да белми. Бара торгач, барып җитә урман буендагы аланлыкка. Бу барып җиткәндә, абыйлары ял итәргә туктап, шалашлар корып кына торалар икән. Бу килеп җитү белән, абыйлары аптырашта калалар; кызлар елаша-ела-ша Таңбатырны каршы алып, аңа сый-хөрмәт күрсәтәләр. Кич җитү белән, өч агай-эне өч җиргә йокларга яталар. Таңбатыр йокыга китү белән, агалары үзара киңәшләшә, сөйләшә башлыйлар, ди. Олы абыйсы әйтә: «Без моңа бик күп зыян эшләдек, ул барыбер бездән үчен алмый калмас», — ди. Уртанчы абыйсы әйтә: «Яхшылык көтмә инде син аннан, ди, ничек кенә итеп булса да котылырга кирәк», — ди. Сөйләшеп сүз беркетәләр дә Таңбатыр яткан шалашның ишегенә аркылыга кылыч куялар үткен ягы белән палаткага каратып. Төн уртасы җиткәч, болар: «Харап итәләр, талыйлар!» — дип, яман тавыш белән акыра башлыйлар. Таңбатыр йокысыннан уянып, палаткадан йөгереп чыгыйм дигәндә, үткен кылычка килеп бәрелә дә ике аягын да өздерә. Инде бу кузгала да алмый, шып итеп утыра да шунда. Агалары әйберләрен алай-болай җыештыралар да кызларны алып кайтып китәләр. Таңбатырның хатыны инәлеп-инәлеп сорый абыйларыннан: «Мине аның янында калдырыгыз», — дип, тегеләр, кызның аи-ваена карамыйча, аны көчләп алып кайтып китәләр.
Ярар, тегеләр өйләренә кайта торсыннар, без Таңбатыр янында калыйк. Таңбатыр ята тегеләрдән янып калган ут янында. Шуыша-шуыша йөреп, аннан-моннан утын-фәлән китерә бу, утны сүндерми тота, юкса эш начар бит.
Көннәрдән бер көнне, моннан ерак түгел генә бер җирдә бер кеше күренә. Бу кеше киекләр артыннан куып җитә, тик тота алмый, ә үзе тегермән ташы бәйләгән. Таңбатыр моны үзе янына чакырып ала. Сорый моннан:
— Син монда нишләп йөрисең? — ди.
— Мин сукыр кеше, ди, минем йөгереклектән көнләшеп, агаларым минем ике күземне сукырайттылар да шушы җирләргә китереп калдырып киттеләр, — ди.
— Аягыңа нәрсә бәйләдең соң син? — ди Таңбатыр.
— Күрәсең ич, бәйләмәсәм йөгерүем чамасызга китә, — ди. Болар шулай сөйләшә-сөйләшә танышалар да икесе
бергәләп көн итәргә булалар. Ике-өч көннән соң болар янына өченче берәү килеп чыга. Бу кулсыз бер кеше икән, ди. Бу да абыйларыннан зыян күргән яшь егет икән, үзе чиксез-чамасыз көчле икән. Яши башлыйлар болар өчәүләп, бик дус булып. Сукыр белән кулсыз ашарга китерә, ә Таңбатыр ашны хәзерләп тора.
Көннәрдән бер көнне болар үзара сөйләшәләр: «Безгә аш пешерүче табарга кирәк», — диләр. Китәләр болар шәһәр эзләп, аяксыз сукырга атлана, сукыр аргач, аяксызны кулсыз күтәреп йөртә. Шулай итеп, бик озак вакытлар йөри торгач, бер шәһәргә барып керәләр. Бөтен шәһәр халкы боларны карарга чыга. Шул халык арасында патша кызы да бар икән, ди. Ул арада булмый, болар шул патша кызын эләктереп алып та китәләр, ди. Куалар болар артыннан, кая ул теге йөгерек артыннан җитү, тегеләрне син күр дә, мин күр.
Кайтып җитә бу өч батыр үзләре торган җиргә. Кызга әйтәләр:
— Без сине үзебезнең сеңлебез кебек кенә тотарбыз. Син безгә аш хәзерләрсең, тик утны гына сүндермә, диләр. Бүтән эш юк сиңа, — диләр.
Болар һәркөнне өчесе дә җәнлек ауларга чыгып китәләр, кыз өйдә кала. Беркөнне шулай кыз ничектер йокыга китә дә уты сүнә. Уянып китә бу, утның сүнгәнлеген күреп, куркуга төшә: «Агаларым ачуланырлар инде мине», — ди. Йөгереп чыга да, бер биек агач башына менеп, тирә-якларны карый. Брактаеракта, елтыр-елтыр итеп, тычкан күзе хәтле генә бер ут күренә. Шул утны эзләп китә бу кыз. Бара торгач, килеп җитә бу кечкенә генә бер җир өйгә. Бәләкәй генә ишеген ачып керә. Аның эчендә бер карчык утыра икән, ди. Бу убырлы карчык икән. Кыз килеп керү белән, убырлы карчык сорый кыздан:
— Йә, кызым, килдеңме, ди, нәрсә эзләп йөрисең? — ди.
— И әби, ди, утым сүнде, ут эзләргә дип чыккан идем, — ди.
— Ярар, кызым, мин сиңа ут бирермен, минем бер кешем дә юк, миңа бик күңелсез, иртәгә мин сиңа кунакка барырмын, икәү иркенләп кенә сөйләшеп утырырбыз, — ди.
— Ярар, әби, — ди кыз, — тик син ничек табарсың икән безне, — ди.
— Менә мин сиңа бер чиләк көл бирәм, ди, шул көлне үзең кайта торган юлның ике ягына сибә барырсың, мин шул юлдан, шәт, сезнең янга барып чыгармын, — ди карчык.
Кыз карчык биргән утны өенә алып кайтып, абыйлары кайтканчы аш-суны хәзерләп куя. Тегеләр ашап-эчеп ятып йоклыйлар да икенче көнне тагын да ауга чыгып китәләр.
Абыйлары чыгып китү белән, теге карчык килеп керә бу кыз янына. Бераз утырганнан соң, карчык әйтә:
— Балакаем, ди, син минем башымны кара әле, — ди.
Кызның алдына ята, кыз моның башын караган вакытта, карчык кызның ботыннан канын суыра икән, ди. Бу карчык кызның канын суыра-суыра да торып кайтып китә. Шуннан соң бу карчык, кызның абыйлары юкта килеп, һәр көнне кызның канын суырып китә торган булган. Кыз көннән-көн ябыга, кибә барып, тора-бара коры сөяккә генә калган, ди. Абыйлары кызның ябыкканнан-ябыга баруын күреп:
— Сеңлем, соң син нигә болай ябыгасың, сагынасыңмы, чирлисеңме? — дип сорыйлар кыздан.
Кыз әйтә:
— Сагынмыйм да, чирләмим дә, тик болай гына ябыгам, — ди, яшерә инде болардан.
Тора-бара кыз бөтенләй йөри алмый башлый, аяксыз кала. Шуннан соң гына кыз әйтә абыйларына:
— Менә шулай-шулай, ди, утым сүнгәч, мин бер карчыктан ут алып кайткан идем, ди, шул карчык миңа ияләнде, һәр көнне килеп минем канымны суыра, — ди.
Абыйлары, үзара сөйләшеп, бу карчыкны тотып үтерергә булдылар. Шулай сөйләштеләр дә кыз янында сукырны калдырып киттеләр. Сукыр мич башына менеп утыра. Озак та үтми, карчык килеп керә дә, мич башында утырган сукырны күреп: «Ә, бу сукыр мине сакларга калдымыни?» — дип, сукырны мич башыннан өстерәп төшерә, аның аягын-кулын чәче белән бәйләп, үзе кызның канын суыра-суыра да чыгып китә.
Икенче көнне кыз янында калдыралар кулсызны. Карчык аны да шулай чәче белән бәйләп сала да, кызның алдына ятып, канын суырып китә.
Өченче көнне кыз янында Таңбатыр үзе кала. Кызга әйтә:
— Мин сәке астына кереп ятам, карчык бүген кайсысы калды дип сораса, алар бүген гел кайтмаслар, синнән курыктылар, калмадылар дип әйт, ди. Карчык алдыңа ятып, каныңны суыра башлагач кына, аның чәчен сәке ярыгыннан төшер, — ди.

дию

Бер заманны карчык килеп керә, бер дә шикләнмичә, кыз алдына ятып, аның канын суыра башлый. Кыз карчыкның чәчен ярыктан сәке астына төшереп җибәрә. Таңбатыр, карчыкның чәчен тартып алып, сәке астындагы аркылы агачка бәйләп куя да, үзе сәке астыннан килеп чыгып, карчыкны ярырга тотына — кай җирең кычыта! Шул арада моның иптәшләре дә кайтып керәләр. Кулсыз тотына карчыкны типкәләргә, ә сукыр кай җиренә эләксә, шунда суга, ди. Карчык бөтенләй эштән чыга. Ялына башлый, ди, боларга:
— Кыйнамагыз, ди, күзсезне — күзле, аяксызны — аяклы, кулсызны — куллы итәм, — ди. Шуннан болар карчыкны ант иттерәләр. Карчык ант итә. Иң элек йоттыралар, ди, болар кызны. Кызны йотып җибәрде дә китереп чыгара авызыннан, элеккедән дә матур, элеккедән дә чибәр кыз булып чыга, ди, бу. Аннан соң сукырны йоттыралар. Сукыр да ике күзле булып килеп чыга, ди. Аннары кулсызны йотып җибәрә, ди. Кулсыз ике куллы булып килеп чыга. Таңбатыр әйтә:
— Карагыз, сак булыгыз, ди, ул мине йотуын-йотар, кире чыгармас, ди. Мине чыгармыйча җибәрмәгез сез аны, — ди. Теге убырлы карчык Таңбатырны да йотып җибәрә. Көтәләр моны, көтәләр, килеп чыгар дип, карчык космый гына бит. Карчыкны кыйнап та карыйлар, чыгармый. Шуннан соң теге сукырдан күзле булган батыр кылычын ала да карчыкны тураклый башлый. Кискәләп бетерәләр моны, ә Таңбатыр юк. Карыйлар, бу карчыкның бер баш бармагы юк. Баш бармагын эзли башлыйлар, бу баш бармак карчыкның өенә таба китеп бара икән. Тотып алып ярып җибәрәләр — Таңбатыр килеп чыга, элеккедән дә матур, таза булып. Бу өч батыр бик шатланышып берничә көн бергә торалар да үз илләренә кайтырга булалар. Таңбатыр әйтә:
— Без сеңелкәйне үз иленә илтеп куйыйк башта, — ди. Бу кызга бик күп бүләкләр бирәләр дә, саубуллашып, теге
бик шәп йөгерә торган батыр, кызны үзенә атландырып, бик тиз генә илтеп куя. Кызны илтеп кую белән, өч батыр дусларча саубуллашып, бергә-бергә торган чакларын онытмаска сүзләр куешып, һәрберсе үз илләренә кайтып китәләр.
Ярар. Таңбатыр, бик күп илләр үтеп, бик күп сулар кичеп, кайтып җитә үз иленә. Патша тора торган шәһәр читендәге бер карт белән бер карчыкка килеп керә. Таңбатыр әкрен-әкрен генә сораштыра башлый:
— Патшаның батырлары кайттымы, нәрсәләр алып кайттылар, патша кызларын таба алганнармы? — ди.
— Патша кызларын табып алып кайттылар, — ди карт, — тик батырларның берсе үлеп калган бугай, — ди.
— Туйлары булдымы соң? — ди.
— Юк әле, ди, менә бер көннән булырга тиеш, — ди. Шул сүзне ишетү белән, бу тиз генә бер вывеска чыгарып
кадаклый: «Мин, фәлән-фәлән итекче, патша кызлары туйда киярлек читек тегеп бирә алам», — дип яза. Патша кызлары моны ишетеп, теге картны эзләп киләләр дә өй алдына чакыртып чыгаралар.
— Бабай, син шулай-шулай дип әйткәнсең икән, син безгә иртәгә иртә беләнгә берәр пар читек тегеп җитештер, — диләр.
— Фәлән хак бирерсез, вакытына җитештерербез, — дип ышандырып алып калалар.
Патша кызлары китү белән, теге карт эшләргә утырмакчы була. Ә егет уйлап та карамый. Карт эләгермен дип курка башлый. Егет әйтә:
— Ят та йокла син, бабай, мин үзем тегеп куярмын, — ди. Карт белән карчык ятып йоклый. Төн уртасы килеп җитү
белән, егет, урамга чыгып, өч күкәйне тәгәрәтеп җибәрә, өчесеннән өч пар читек килә дә чыга. Егет боларны алып кайтып өстәл өстенә кертеп куя. Иртәнчәк карт тора. Егет әйтә:
— Менә, бабай, ди, мин читекләрне тектем, ди, алырга килсәләр, үзем тектем дип әйтерсең. Никадәр сорасалар да, мин теккәнне әйтмә, — ди.
Иртә белән тегеләр килеп җитәләр. Картны чакырып чыгаралар.
— Бабай, тектеңме? — диләр. ч
— Тектем, — ди.
— Йә, чыгар әле, — диләр.
Карт читекләрне чыгарып бирә.
— Менә карап карагыз, ошыймы сезгә? — ди.
Кызлар читекләрне алалар, бик ошый боларга.
— Моны кем текте? — дип сорыйлар.
— Үзем тектем, — ди карт.
Картка акчаны күп кенә итеп бирәләр. Шуннан соң тагын кайтарып сорыйлар болар:
— Йә, бабай, дөресен әйт, кем текте боларны? — диләр, моны кысалар инде. Теге һаман «үзем тектем» ди. Патша кызлары картка ышанмыйлар. Картка әйтәләр:
— Ярар, бабай, без әти белән сөйләшеп туйны чигерәбез, син андый һөнәрле оста булгач, безнең өчебезгә өч җөйсез күлмәк тегеп бир, күлмәкләр иртәгә өлгергән булсын, — диләр.
Карт тагын ышандырып алып кала инде. Алып калмас иде, Таңбатыр, ни эшләргә кушсалар да, алып кал, дип өйрәткән. Карт бу күлмәкләрне ничек кенә өлгертербез икән дип чәбәләнә. Егет әйтә:
— Син кайгырма, ят та йокла, бабай, — ди.
Төн уртасы җитү белән, шәһәр читенә чыга да теге өч күкәйне тәгәрәтеп җибәрә. Өч күкәйдән өч .күлмәк килеп чыга. Алып кайтып элеп куя бу күлмәкләрне. Иртә белән тегеләр килеп җитәләр. Карт күлмәкләрне чыгарып бирә. Патша кызлары шаккатып карап торалар да:
— Бу күлмәкләрне кем текте? — дип сорыйлар, шикләнәләр инде болар.
Карт әйтә:
— Үзем тектем, — ди.
Патша кызлары картка тиешле хакын бирәләр дә:
— Менә без сиңа тагын бер эш кушабыз, болай һөнәрле кеше булгач, син бу эшне дә эшләрсең, — диләр.
Карт нишләсен, теләсә-теләмәсә дә:
— Ярар, әйтеп карагыз, — ди. Патшаның олы кызы әйтә:
— Иртә белән шәһәр читендә бер бакыр сарай салынган булсын, — ди.
Уртанчы кызы әйтә:
— Көмеш сарай да салынган булсын, — ди. Кече кыз әйтә:
— Ике апама ике төрле сарай салынгач, минем өчен алтын сарай салынган булсын, — ди.
Карт каушап кала да соңыннан, теге егеткә ышанып: «Ярар, тырышып карармын», — ди.
Кызлар кайтып китү белән, карт өйгә кереп әйтә:
— Бетте баш, патша кызлары безгә шундый-шундый эшләр кушып киттеләр, — ди. Үзе калтырана, күзләреннән яшьләр килә. — Нишләрбез икән инде, безнең бетүебез шушыдыр, — ди.
Егет әйтә:
— Кайгырма, бабай, ди, син ят та йокла, ди, мин үзем башкарып чыгармын, — ди.
Таңбатыр, төн уртасында чыгып, күкәйнең өчесен өч җиргә тәгәрәтеп җибәрә, өч җирдә өч сарай калкып чыга. Иртә белән егет бабайны уята:
— Кара әле, бабай, ди, өч җиргә өч сарай салдырып куйдым, — ди. Бабай бик шатлана, патшаның җәзасыннан котылабыз икән, ди.
Иртә белән патша кызлары иртүк бабай янына килеп! җитәләр. Берсеннән-берсе матур өч сарайны күрү белән, болар/ Таңбатырның кайтуын беләләр. Картны чакыртып чыгаралар да әйтәләр:
— Нихәл, бабай, без кушканны эшләдеңме? — диләр.
Бабай әйтә:
— Күрмисезмени, — ди.
— Үзең эшләдеңме, бабай? — диләр.
— Үзем булмыйча, — ди карт, һаман теге егетнең барлыгын сиздерәсе килми, әйтмәм дип сүз биргән бит.
Кызлар, ышанмыйча, көлешә-көлешә, бабайның сакалларын тарткалап карыйлар. Юк, йолкынмый. Аннары үзара сөйләшеп алалар да:
— Ярар инде, бабай, без сине гаепләмибез, син безгә бу сарайларны салдыручы егетнең үзен күрсәт инде, — диләр.
Бабай, теләсә-теләмәсә дә, егетне чакырып чыгара. Патша кызлары Таңбатыр белән елаша-елаша күрешәләр.
Таңбатырның кайту хәбәре патшага да ишетелә. Патша егетне үз янына чакыртып ала. Кызлар әйтәләр әтиләренә:
— Безне дию кулыннан коткаручы менә шушы егет, агалары аңа бик каты зыян иттеләр, — диләр.
Шуннан соң патша, Таңбатырның көченнән куркып, кече кызын, теләсә-теләмәсә дә, аңа бирергә мәҗбүр була. «Агаларыңны теләсә нишләт, үзең хөкем ит», — ди.
Таңбатыр агаларын үз янына чакыртып ала да әйтә:
— Сез миңа зур зыян эшләдегез, шулай да астырмыйм, кистермим мин сезне, тик бу шәһәрдән чыгып китегез, күземә күренмәгез, — ди.
Тегеләр башларын иеп чыгып китәләр. Таңбатыр, патшаның кече кызын хатынлыкка алып, кырык көн уен итеп, кырык көн туен иткәннән соң, үзенең әти-әниләре янына кайтып тора башлый.
Хәзер дә бик шәп кенә яшиләр икән, ди, болар. Кичә бардым, бүген кайттым.

Рәсемнәр: Азат Миннекаев

Тагын кара: Буяу ТаңБатыр

Татар халык әкияте. Таңбатыр