Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык

Мактанчык Чыпчык

Тәрәзәгә каршы бер озын колга сузылган, ул колгага нарат такталардан эшләнгән оя куелган. Әле кичә генә балалар ул ояны ашыга-ашыга эшләп бетерделәр, ә бүген инде анда яз кунаклары — сыерчыклар килделәр. Ояның эчен-тышын җентекләп карадылар, бик ошаттылар. Аны ясаучыларга рәхмәт укыдылар, матур итеп сайрап куйдылар.

Сыерчык оясына каршы тәрәзә башында бер карт Чыпчык утыра, ничә еллардан бирле инде ул шунда тора. Салам-со-лымнарны, йон-мамыкларны җыеп, оя ясаган. Салкыннар килгәч тә, җылы якларга очмаган, шул ояда кышлаган ул Чыпчык.

мультфильм Мактанчык Чыпчык

 

Яңа кунакларны Чыпчык нишләптер кәефсез каршы алды, "күңелсез иде, күршеләр булды" дип, үзе эченнән бераз шатланды. "Сайраулары белән колакны тондырып бетерерләр, рәхәтләнеп йокларга да ирек бирмәсләр, туктагыз дисәң дә, туктамаслар, күрше димәсләр", — дип уйланды.
Чыннан да, шулай булып чыкты. Сыерчыклар монда Чыпчык абзый яши дип тормадылар, көне буе өзелеп-өзелеп сайрадылар. Чыпчыкның моңа бик ачуы килде, ямьсез тавыш белән күршеләренә җикеренде:
— Бөтен тынычлыгымны боздыгыз, сайраган булып, колагымны тондырдыгыз. Ичмасам, чыпчыклар төсле сайрый алсагыз икән, алардан да уздырсагыз икән... Безнең җырны бар тавыклар хәйран калып тыңлый, безне хуҗа да бик-зурлый...
Сыерчыклар Мактанчыкның бу сүзләрен ишетеп аптырап калдылар: "Бу әллә юләрме икән?" — дип уйлап алдылар.
Җае чыккан саен, Чыпчык мактана бирде, әй мактады чыпчыкларны, әй мактады — күкләргә чөерде. Имештер, дөньяда алардан батыррак бар микән, имештер, хәтта сандугач та аларның җырларына хәйран кала, имештер, аларның өйләрен берәү дә җимерә алачак түгел. Көчле давыл гына булсын, имеш, сыерчыклар оясы беркетелгән колга сыначак, оя йөзтүбән капланачак.
Сыерчыклар мактанчык күршенең сүзләрен тыныч кына тыңладылар. Каты җавап кайтармадылар, "күрербез әле ничек булганын, кем отылганын" дип калдылар.
Беркөнне Чыпчык үз өенә атылган уктай кайтып керде, аның артыннан күктә — биектә карчыга күренде.
Батыр Чыпчыкның кемнән куркуын сыерчыклар бик яхшы белделәр. "Батырның тавышы-тыны юк, өенә бикләнде, ахры", — дип көлделәр.
Бераз яткач, Чыпчык оясыннан башын чыгарды, күршеләренә сүз салды:
—    Күрмәдегезме карчыга белән минем ничек сугышкан
ны? Әй бирдем дә соң үзенә, утлар күренгәндер күзенә! —
дип сөйләнде.
Сыерчыклар бер сүз әйтмәделәр, Мактанчыкның кәефен җибәрмәделәр.
Беркөнне алар үз күзләре белән менә нәрсәне күрделәр һәм Мактанчыкка ярдәмгә килделәр. Чыпчык бер ялгызы өендә утыра иде, әлеге дә баягы шул мактанып тора иде:
—    Хуҗа мәчесенең күзен чукыдым, әй кирәген бирдем...
Сыерчыклар аның сүзен тыңлагандай иттеләр, ләкин со
ңыннан әйттеләр:
Ул песине әле бая гына күрдек, күзләре дә бик исән, мыраулап йөридер иде, — диделәр.
Юк, юк, күршеләрнекен күргәнсездер, ә безнең хуҗаныкы инде сукыр, безгә һөҗүм итәргә куркыр, — диде Чыпчык.
Ә шулчак әлеге песи, посып кына, өй кыегы буйлап тәрәзә башына таба үрмәләде. Мактанчык Чыпчык, арты белән торганга, аны күрмәде. Мәче инде Чыпчыкка якынлашты. Сикереп, тегене эләктереп алмакчы иде, шулчак Сыерчык очып килеп җитте. Шаян песинең күзен чукып җибәрде, песине кире чигендерде. Ул өй кыегыннан чормага сызды.
Мактанчык Чыпчык куркуыннан калтырап төште, сүзен дә әйтә алмады.
—    Күрдеңме инде? — диделәр сыерчыклар. — Мактану за
рар гына итә, сизгерлекне киметә, — диделәр. Ә Чыпчык әле
һаман бер сүз әйтә алмый тора иде.
Менә кинәт ул телгә килде һәм болай диде:
—    Ярый, бәхете бар икән, китеп котылды, күрмәгәнен күр
гән булыр иде!
Сыерчыклар тагын көлделәр һәм аңа болай диделәр:
—    Мактану һәркемне хур итә, тыйнак булуга ни җитә!

А.Алиш әкиятләре. Мактанчык Чыпчык белән Тыйнак Сыерчык