Куян кызы

Бер соры куянның үзе төсле зур колаклы, бик иркә, бик кадерле бер кызы булган. Ул аны бик-бик ярата икән. Көннәрдән бер көнне куян иркә кызына өр-яңа киез итекләр алып кайтып биргән.

Куян кызы Абдулла Алиш әкияте буенча

 

- Мә, бәбкәм, аякларың туңмасын, сызламасын, - дигән.

Кызы бу буләкне бик шатланып алган. Әнисенә рәхмәтләр укыган. Хәзер инде ул яңа киез итекләрне киеп, рәхәтләнеп йөри икән. Ләкин куян кызы җылы итекләргә өйрәнмәгән булган, ул алардан бик тиз туйган, салып ташлаган. Әнием тапмасын дип, аларны яшереп куйган. Әнисе аларны эзләп табып баласына кигезә, ә ул салып ташлый икән. Әнисе кигезсә - ул салган, әнисе тагын кигезгән, ә ул тагын салып таш­лаган. Кар өстеннән дә, боз өстеннән дә яланаяк йөгерә икән. Бер көн буе шулай йөгергән, икенче көнне дә шулай яланаяк йөргән, өченче көнне инде аксый-аксый әнисе янына килгән.

- Әни, әни, минем аягым бик авырта! - дигән. Әнисе аның аякларына караган да аптырап калган.

- Кызым, кызым, якты йолдызым, синең аягың шешкән ич, - дигән.

"Инде ни эшләргә?" - дип уйга баткан куян. "Бу бал аны кая алып барырга, ничек дәваларга?" - дип кайгырган.

Шул вакыт нәрсәдер кычкырган. Куян агач башына күтәрелеп караган икән - тиенне кургән. Ул куянга болай дигән:

- Кайгырма, туганкай, йомшак куянкай, кызыңның аягын бик тиз төзәтеп була. Моның өчен "доктор Айболит"ка ба­рырга, аңардан киңәш сорарга кирәк, - дигән.

Куянга чын-чынлап булышырга тотынган, "доктор Айболит"ның өенә узе илтергә булган. Куян кызын күтәргән дә "Айболит док­тор "га киткән, тиен, агачтан агачка сикереп, аңа юл өйрәткән. Барып җитсәләр, "доктор Айболит "ның эше бик күп икән, аңа урманның төрле ерткычлары дәваланырга килгәннәр икән. "Балаларны чиратсыз карыйм мин", - дигән "доктор Айболит". Куян кызын док­тор бүлмәсенә алып кергәннәр, нәрсә белән авыруын сөйләп биргәннәр. "Доктор Айбо­лит" куян кызының аягына дарулар сөрткән һәм шул вакытта куян кызына әйткән:

- Аягың төзәлгәч, киез итекләрне инде салкын көннәрдә бер дә салма, сүзне тыңла, тагын начар хәлгә калма,- дигән.

"Доктор Айболит"ка алар бик зур рәхмәтләр әйткәннәр, саубуллашып өйләренә кайтып киткәннәр. Өч көн дигәндә, куян баласының аягы төзәлгән. Ул инде хәзер киез итеген бер дә салмый киеп йөри икән.

Абдулла Алиш әкияте.

татар халык әкиятләре