Татар әкиятләре

Өч сорау

Борын-борын заманда бар иде, ди, ятим генә үскән бер егет. Бу егет ач иде, тук иде, яланбаш иде, ялангач иде. Бар иде, ди, бу егетнең ике өе, аның берсе кешенеке, икенчесе күршенеке, ди, ә өенең миче галанский, өй түбәсе саламский, салам белән мүкләгән, мүк белән терәткән иде, ди, аның өен.
Көннәрдән бер көнне менә шушы егет эш эзләргә дип читкә чыгып китә, ди. Көн китә, ди, бу, төн китә, ди. Шулай бара торгач, барып җитә, ди, бу ашлык чәчеп йөри торган бер кеше янына. Егет әйтә:
— Эшләрең уң булсын, уңышларың мул булсын, абзый кеше,— ди.
—    Шулай булсын, улым,— ди теге кеше. Ашлык чәчүче юлчы егеттән сораша башлый:
—    Каян киләсең, кай җирләргә барасың?— ди.
Егет:
—    Эш эзләргә чыктым, абзый кеше,— ди.
Шуннан соң ашлык чәчүче кеше әйтә:
—    Ярар, егет,— ди,— эш кешесенең эштә, юл кешесенең юлда булуы яхшы,— ди.— Уйлана-уйлана барсаң, юлың кыскарак булыр, мин сиңа бер-ике хикмәтле сүз әйтим, җавабын уйлап таба алсаң, килеп әйтерсең,— ди.
—    Ярар, абзый,— ди теге егет,— әйтеп кара,— ди.
Теге кеше, тубалын асып, ашлык чәчәргә тотына. Уч тутырып ашлык ала да чәчеп җибәрә:
—    Менә бер тапкыр чәчтем, бусы бурычымны түләргә булыр,— ди.
Икенче мәртәбә сибеп җибәрә дә:
—    Менә монысы бурычка биреп торуым,— ди.
Шуннан өченче тапкыр чәчеп җибәрә дә:
—    Монысы кадерле кунакларым өчен,— ди.
Егет уйга кала: «Бу нәрсә булыр икән?»— дип.
—    Ярар, абзый,— ди егет,— син миңа бераз гына уйларга бир,— ди.
—    Уйла-уйла, улым,— ди.
Шулай ди дә бу кеше ашлыгын чәчеп китә. Озак та үтми, әйләнеп килеп җитә бу теге егет янына.
—    Йә, нихәл, улым,— ди,— берәр нәрсә чыгамы?— ди.
—    Абзый кеше,— ди теге егет,— синең соң әти-әниләрең бармы?— ди.
—    Бар,— ди теге.
—    Син яшь вакытта алар сине тәрбияләгәндер бит?— ди.
—    Тәрбияләделәр,— ди.
—    Алайса, беренче чәчкәнең аларны тәрбияләү өчен булды.
—    Дөрес әйтәсең, улым, беренчесен шулай бурычымны түләр өчен чәчтем.
—    Синең ир балаларың бармы?— ди егет.
—    Бар,— ди теге кеше.
—    Алай булгач, икенче тапкыр чәчкәнең чыннан да бурычка биреп тору була, хәзергә син балаларыңны тәрбиялисең, ашатасың-эчертәсең, алар сиңа бурычлы булып калалар,— ди.
—    Бусын да бик дөрес әйттең,— ди теге кеше.
—    Синең кызларың бармы? — ди.
—    Бар,— ди ашлык чәчүче.
—    Алар синең кадерле кунакларың кебек кенә бит, үсеп җитү белән, синнән китәләр бит алар,— ди.— Өченче тапкыр чәчкәнең әнә шул кадерле кунакларың өчен булды,— ди.
—    Бик дөрес әйтәсең, тапкыр егет икәнсең,— ди ашлык чәчүче кеше, егетне бик мактады.

татар халык әкиятләре

Татар халык әкияте

Васыять

Борын заманда булган икән, ди, бер карт. Аның булган, ди, өч улы. Үләр алдыннан карт иң элек үзенең олы улын чакырып алып әйткән:

Васыять ђкияте тыћлау

—    Син, улым,— дигән,— хәлеңнән килсә, авыл саен йорт сал,— дигән.
Шуннан соң уртанчы улын чакырып алган:
—    Син, улым,— дигән аңа,— гел тәмле аш кына ашап тор,— дигән.
Карт кече улына әйткән:
—    Син,— дигән,— ешрак өйләнергә кара,— дигән.
Ярар. Карт үлеп китә. Аталары үлгәч, уллары: «Әти әйткән васыятьне ничек кенә итеп үтәрбез икән?»— дип, баш ватып йөри башлыйлар.
Олы улы: «Ничек кенә итеп авыл саен йорт салдырырмын икән?»— дип, баш вата, уртанчы улы дөньяда нинди тәмле ризык бар, шуны эзләргә дип чыгып китә, ә кече уллары ешрак өйләнү турында хыялланып йөри башлый.
Көннәрдән бер көнне боларга бер карт килеп керә. Исәнлек-саулык сораша, тормышлары белән кызыксына бу боларның.
—    Тормыш бик шәптән түгел әле, бабай,— ди олы уллары. — Менә әти үлгән вакытта: «Авыл саен йорт салдыр»,— дип әйтеп киткән иде, әле әтинең васыятен үти алганым юк,— ди.
Уртанчысы әйтә:
—    Миңа әти:«Тәмле аш кына ашап тор»,— дип әйткән иде,— ди.
Иң кечеләре дә сүзгә катнашып әйтә:
—    Әти миңа: «Ешрак өйләнергә кара, улым»,— дип әйткән иде. Мин дә әти васыятен үтәргә тырышып карыйм да, барып чыкмый,— ди.
Карт боларның сүзләрен тыңлап-тыңлап тора да болай ди:
—    Әй, улларым, сез атагызның васыятен ялгыш аңлагансыз икән,— ди.— Ул сезгә менә болай дип әйткән,— ди,— «авыл саен йорт сал» диюе «авыл саен дус-иш булдыр, дөньяда дуслар белән яшәве җиңелрәк була» дип әйтүе булган; «тәмле ашлар ашап кына яшә» диюе «эшләп ашасаң, кара икмәк тә бик тәмле булыр» дип әйтүе аның; «ешрак өйлән» дип әйтүе, «эш артыннан йөреп, хатыныңны сагыныбрак
кайтсаң, көн дә өйләнгән кебек булыр» дип әйтүе ул,— ди.— Атагыз сезне эшләп көн итәргә өндәгән»,— ди.
Шулай дип әйтә дә карт чыгып китә. Шуннан соң болар әтиләренең васыятьләрен ул кушканча үти башлыйлар.

васыять

Татар халык әкияте Васыять

Чәчәк күлмәк

Борын заманда була бер патша. Бер баласы да булмый моның.
Бу бер дә бер көнне чыгып китә үзенең шәһәренә йөрергә. Шунда ул ике яшьлек бер баланы күрә, урамда туфрак арасында уйнап йөри торган.
Бу бала, моны күргәч тә, өенә кереп кача. Патша моның артыннан керә. «Бу нинди эш,— ди,— нишләп минем патшалыкта тәрбиясез балалар булырга тиеш?» — ди.
Керә. Керсә, пич башында утыра бер кортка, үзе патшадан курка, үзе шатыр-шотыр йонын йолка, ди.
Патша исәнлек-саулык сораша.
—    Әби,— ди,— нишләп ул балаңны азрак тәрбияләмисең?— ди.
—    И улым,— ди,— үзем картайдым,— ди,— хәзер аның артыннан йөреп булмый инде,— ди.
—    Әби, алайса сат миңа,— ди,— мин үзеңне дә карармын үлгәнче,— ди,— балаңны да тәрбияләрмен, укытырмын,— ди.
Карчык риза була да малайны биреп җибәрә.
Хәзер бу патша карчыкны үз янына ала. Аның үзенә ясата бер йорт. Асраулар куеп, теге карчыкны караттыра инде.
Ярар. Хәзер бу малайны бер чуен подвал ясатып, бер укытучы биреп, унбиш ел укырга куя, беркая чыгармыйча. Малайга Биктимер дигән исем бирә, үлмәсен дип инде, патшаның малае булмый бит.
Теге Биктимер хәзер үсә. Китаптан карап рәсемнәр ясый: яшелчәләр, агачлар, үсемлекләр. Укытучы әйтә:
—    Болар барысы да дөньяда бар, дөрес,— ди.
Ярар. Унбиш ел укып чыга бу малай. Ул унҗиде яшьлек егет була хәзер.
—    Әти,— ди инде хәзер патшага,— каланы күреп йөрисем килә минем,— ди,— нинди кала бу безнең,— ди.— Минем күргәнем юк бит әле,— ди.
Чыннан да күргәне юк, беркая да бармагач.
—    Ярый, бар, улым,— ди,— йөреп кайт,— ди.
—    Юк, әти,— ди,— ат җигеп бирсеннәр дә миңа, мин үзем йөрим,— ди.
—    Ярар, алайса бар, йөр.
Биреп чыгаралар моңа ат, үзе тотып йөри инде хәзер атны. Шәһәрне бер әйләнеп чыга да китә шәһәр читенә чыгып.
Бара-бара юл белән, кичкә калынды, аты да арыды инде. Моның аты юл буенда үләннәр ашый. «Кара,— ди,— нинди чүп ашый бу ат»,— ди, белми инде нәрсә ашаганын да атның.
Ярар, атны хәзер тугарырга кирәк бит инде. Тугара белми. Кесәсендә пычагы була, сбруйны барысын да кискәләп тугара бу. Камытларын, ыңгырчакларын куя бер җиргә дә үзе арбасына менеп ята.
Караңгы төшә хәзер. Моның тәгәрмәченә уралды бер җылан.
Бу теге җыланнан куркып җылады-җылады да тагын ятып йоклады. Бер нәрсә күргән бала түгел бит, егет булса да.
Ярар. Хәзер моның төшенә бер кыз керә. «Менә сиңа бер китап,— ди,— шуны укырсың,— ди,— аннан менә шул юл беткәнче бар,— ди,— болынга килеп чыгарсың. Шул болында минем өем булыр, керерсең минем янга»,— ди, кыз өйрәтә тегене.
Уянып китә, чыннан да күкрәгендә китап. Алып укый тегене. Укырга һәвәс инде бу. Тора, ат юк, ат киткән каядыр. Хәзер атта кайгысы юк, арбадан төшеп, китә бу юл белән. Бара-бара сукмакка әйләнә бу юл. Урман арасына кереп китте. Урманны чыкты: болын, шундый су буе — әйбәт. Күрә теге — ике генә өй тора. Барып керә, теге кыз өйрәткәнчә, өйгә.
—    Йә, егет, килдеңме? — ди.
—    Килдем.
—    Ярар, килсәң,— ди.— Менә ашарга әзерләнгән,— ди.— Ашыйк-эчик тә ял итик бүген,— ди.
Тегене ашата-эчертә әйбәтләп. Ял итә хәзер теге егет.
—    Иртән бабаң янына керерсең,— ди.
Анда бер карт була, кызның атасы буламы инде, белмим анысын. Чабата ясап утыра инде бу.
Малай иртән керә:
—    Кердеңме, улым?
—    Кердем,— ди.
—    Ну, әйдә эшкә, мин сиңа эш өйрәтәм,— ди.
Чабатасын ыргытып бәрә дә бу, малай белән чыгып китәләр. Көне буе икесенә бер алма төбе өяләр болар.
—    Ярар, җитте, улым,— ди.— Бүген бик каты эшләдек, болай эшләсәк, елына 365 көн, без никадәр алма төбе өябез,— ди.— Әйдә, улым,— ди,— бүгенге эш көнеңә хак күрсәтәм,— ди,— хезмәт көне,— ди.
Зур ат абзарына алып керә тегене: бер җөгән тора — безнең атларга эшлиягә дә зур ул.
—    Менә шушы җөгән булыр сиңа эш хакы,— ди карт.— Бар бүген кереп ял ит инде, теге тутаң янына,— ди,— иртән тагын керерсең,— ди.

Камыр Батыр

Борын-борын заманда, кәҗә команда, әби-бабай тумас борын, әти белән икәү генә торган чагында, бар иде бер карт белән карчык. Аларның балалары юк иде, шуңар кайгылары бик зур иде.
Бер заман болар исәпләделәр, уйладылар да камырдан бер бала сыны ясап куйдылар. Әби чыгып китте сыер савырга, бабай чыгып китте утын ярырга.
Керсәләр, исләре китте, акыллары таралды: камыр сыны, малай булып, кәҗә бәтиләре белән уйнап йөри.

мультфильм Камыр батыр Татар халык әкияте буенча

 

Камыр малай төн үсә, көн үсә, ай үсәсен көн үсә, ел үсәсен ай үсә. Бабай ясап бирде, ди, моңа шартаяк. Малай бер таянган иде, ди, шартаяк шарт итеп сынды, ди. Бабай төшеп китте, ди, тимерчегә, ясатты, ди, моңа тимер шартаяк. Малай бер көнне урамга чыга — бер малайның аягын сындырып керә, икенче көнне чыга — икенче малайның муенын сындырып керә, ди.
Шуннан соң авыл халкы җыелып бабайга әйтәләр:
—    Малаең малай төсле түгел, балаларны имгәтеп бетерә, теләсәң кая куй! — диләр.
Чыгып китә малай дөнья гизәргә. Көн китә, атна китә, ай китә, ел китә, бер саплам җир китә. Барып керә, ди, бу бер карурманга. Очрый, ди, моңа аягын тышаулаган бер кеше.
Камыр батыр сорый моңардан:
—    Нишләп тышауладың бу аягыңны? — ди.
Теге кеше әйтә:
—    Миңа болай да таманга туры килә әле,— ди,— аягымны ычкындырсам, мин күккә очам, минем арттан кош-корт та очып җитә алмый,— ди.
Камыр батыр моны үзе белән ияртеп китә, ди.
Баралар-баралар, ди, бара торгач, очрый, ди, боларга борын тишеген бармагы белән кысып утырган бер кеше.
Камыр батыр сорый моңардан:
—    Нишләп болай борын тишегеңне кысып утырасың? — ди.
Теге кеше әйтә:
—    Миңа болай да таманга туры килә әле,— ди.— Югыйсә, дөньяда зилзилә куба, бер борын тишеге белән өрдереп тә биш ташлы тегермән әйләндерәм мин,— ди.
Камыр батыр моны да үзе белән ияртеп алып китә.
Баралар-баралар, ди, болар. Очрый, ди, боларга эшләпәсен кырын гына салган ак сакаллы бер бабай.
Камыр батыр сорый моңардан:
—    Нишләп болай эшләпәңне кырын гына салдың? — ди.
Теге бабай әйтә:
—    Миңа болай да таманга килә әле,— ди.— Мин эшләпәмне турыга кисәм, күз ачмаслык буран чыга, басып кисәм, җир йөзенә ике илле боз ката,— ди.
Камыр батыр монысын да үзе белән ияртеп китә, ди.
Баралар-баралар, ди, болар, очрый, ди, боларга ук төзәп торучы тагын бер кеше.

камыр батыр

Камыр батыр сорый моңардан:
—    Нәрсә атасың син болай? — ди.
Ук төзәп торучы әйтә:
—    Ә-ә-ә-әнә күрәсеңме, теге тауның кабыргасында, моннан алтмыш чакрым җирдә бер чебен утыра. Шул чебеннең сул күзен атып чыгараем,— ди.
Камыр батыр моны да үзе белән ияртеп китә, ди.
Тагын китәләр, ди. Беравык баргач, очрый, ди, боларга туфрак белән уйнап торган сакаллы бер кеше.
Камыр батыр сорый моңардан:
—    Нишләп болай уйныйсың? — ди.
Сакаллы кеше әйтә:
—    Бу яктан сугам — бу якка тау өям, бу яктан сугам — бу
якка тау өям,— ди.
Камыр батыр монысын да үзе белән ияртеп китә.
Барып җитәләр болар бер байга, сорыйлар моның кызын.
Бай бик кире була, төрле хәйләләр кора.
—    Минем кызым бай кызы, патша кызыннан ким түгел, синдәйләргә тиң түгел,— ди.— Әйдә миннән булсын яхшылык,— ди,— йөгерешчемне узсаң, бирсәм бирермен инде,— ди.
Китәләр йөгерешкә. Аягын тышаулаган егет алтмыш
чакрым җирне бер-ике сикерүдә барып җитә дә, бай йөгерешчесе килеп җиткәнче дип, тау өстендә йоклап китә.
Байның йөгерешчесе йөгереп мәйданга якынлашып килгәндә теге һаман йоклаган була, ди, әле.
Камыр батыр әйтә:
—    Ай-һай,— ди,— бай малае җиңә бит,— ди.— Ат әле тегеңәр,— ди.
Алтмыш чакрымнан чебеннең сыңар күзен атып алучы кеше атып җибәрә, йөгерешченең колак яфрагын чеметтереп ала. Йөгерешче уянып китә дә мәйданга бай йөгерешчесеннән алда килеп җитә, ди.
Хәзер бай алай итә, болай итә, боларны алдап чуен мунчага яба, ди. Әрдәнә-әрдәнә утын өйдерә, ут төртә — боларны яндырып үтермәкче була. Болар мунча эчендә пешә башлыйлар, ди. Камыр батыр бабайның эшләпәсен туры кидерә — мунча эчендә күз ачмаслык буран кузгала, ди. Алай да пешә башлыйлар, ди. Камыр батыр бабайның эшләпәсен бастырып кидертә — мунча стенасына ике илле боз ката, ди.
Икенче көнне бай мунча ишеген ачып җибәрсә, шаккатып ботын чаба: болар барысы да исән!
Камыр батыр әйтә бу байга:
—    Башымны катырма син минем,— ди.— Алыштанмы, салыштанмы? — ди.
—    Алыштан да булыр,— ди, бай әйтә,— салыштан да булыр. Минем сиңа бирә торган кызым юк, көчең җитсә алырсың,— ди.
Китте алыш, китте егып салыш. Шундый алыштылар, шундый салыштылар — тигез җирләр түмгәк булды, түмгәк җирләр тигезләнде. Көн сугыштылар, төн сугыштылар, кич сугыштылар, бик озак сугыштылар. Бер борын тишеге белән
өрдереп биш ташлы тегермән тарттыручы кеше борын тишеген сызгырттырып җибәрә — байның егерме кешесе очып китә. Туфрак белән уйнаучы бер яктан сугып җибәрә — утыз кеше күмелә, икенче яктан сугып җибәрә — утыз кеше күмелә. Камыр батыр күсәге белән бер селтәнә — утыз-кырык кеше кырылып бетә, ди.
Бай түзә алмаган, кызын бирергә булган, ди. Кызны Камыр батырга биргәннән соң, утыз көн уен итеп, кырык көн туен итеп, тумаган ала биянең итен пешереп, бик каты сыйланганнар, ди.
Туйларында мин дә булдым, аш-суның чиге юк, бәлешләренең төбе юк, мичкә-мичкә бал куйганнар, үзләре чүмеч белән чумыралар, миңа сабы белән генә эләкте.

Тагын кара: Камыр батыр буяу

мультфильм Камыр батыр икенче версиясе

Татар халык әкияте Камыр батыр
 

Елан патшасы Шаһмара

Әүвәл заманда бер фәкыйрь урманнан утын күтәреп алып кайтып сата икән дә шуның белән көн итә икән. Ул бер дә алып кайта, ике дә алып кайта. Шулай ташый торгач, бу бер көнне юан агач төбенә утыра. Ярлы кеше бик уйлана бит ул. Уйланып утыра. Туфракны алай да казый, болай да казый. Көн күрмеше авыр, шулай уйланып утыра. Шулай уйланып, туфрак казып утырган чагында моның кулына бер тимер тоткыч очрый. Уйлый: «Бу нинди тимер?» —ди, ипләбрәк карый. Казый-казый бу зур капкач булып чыга. «Бу,— ди,— караклар малыдыр, ахры, моны караклар куйгандыр»,— ди. Таш белән, агач белән каера-каера ача бу капкачны. Ача да бер таяк тыгып җибәрә. Таяк йомшак кына бер нәрсәгә тия. Шуны алып карый. «Бу,— ди,— бал кебек нәрсә икән»,— ди. Таякка бармагын тидерә дә бармагын ялап карый. Бал булып чыга бу. Капкачны ябадыр да өенә кайтып китә.

Ђкият Елан патшасы Шаџмара

Өенә кайта. Бер чиләк ала. Урманга барып, шул чиләккә бал тутырып, янә капкачны ябып куя. Бер авылга барып, балны сата, яхшы гына файда күрә. Утын сатмый инде хәзер. Шулай бал сатып йөри-йөри ара бу. Аннары күршесенә кереп әйтә:
— Бер нәрсә таптым, бер кешегә дә әйтмә. Әйдә киттек,—ди.
Күәс чиләкләре алалар, чүлмәкләр алалар да китәләр. Барып җитәләр. Теге күршесенең ике күзе дүрт була. Балны чыгаралар гына. Төяп, өйгә кайтып китәләр. Балны кая куярга да урын юк инде. Балны кырып алып кайттылар. Тегендә тәмам бетте. Шуннан күршесе дә туктады, үзе дә туктады.
Ярлының тагын акчасы бетте. Балы булмаса да шунда барасы килә ярлының: «Тагын булмасмы?» —ди. Бер көнне тагын чыгып китте. Ярар, барып җитте. Тәвәккәлләп төпкә төште. «Бер хикмәт бардыр анда»,— ди. Төшсә, кулына кырыйда ишек тоткасы кебек бер тотка очрады. Тоткычны тапкач, бу уйлый: «Монда ни булса да бардыр»,— ди. Тәвәккәлләп ачты. Ачса, ни күрсен: дөнья кебек якты җир.
Шунда тәвә-тәвә еланнар яткан. Еланнар уртасында, карават кебек нәрсәдә ак җәймә. Шуның өстендә бер Ак елан. Еланнар теге кешене йотарга башларын калкыталар. Шул вакытта Ак елан: «Тик торыгыз!» — дигән кебек, койрыгын бутап куя. Шул карават кебек нәрсә янында бер ак таш бар. Ялтырап тора, бик әйбәт. Еланнар шул ташны барып ялыйлар.
Теге кешенең карыны бик ачыкты. Карыны ачыкканга һич тәкать тота алмый инде. Ничә көннәр ач ятты. Ак елан койрыгын болгый теге кешегә, шунда таба килергә. Бу кыймылдарга куркып утыра: «Кыймылдасам, еланнар йотар»,— дип. Шул чагында Ак елан телгә килә:
—    Егет, — ди, — минем ашарга дигән балымны алып саттың, файда иттең. Тагын монда кердең, — ди. — Җәмәгатең бардыр, балаларың бардыр, сагынырлар, — ди. — Инде син моннан кайта алмыйсың, шушында безнең белән гомер итәрсең,—ди.