Әйрән
Сусанны яхшы басканлыктан, әйрәнне эссе җәй көннәрендә эчәләр. Аны пешкән бәрәңге, бәрәңге боламыгы, тары һәм карабодай боткасы белән бирергә мөмкин.
Әйрәнне катыкка салкын чишмә суы яки минераль су кушып ясыйлар (Шифалы су белән ясалган әйрән бик әйбәт була). Теләгән кеше әйрәнгә шикәр комы яки тоз сала.
Агач, фарфор савытка яки чүлмәккә катык салып, агач кашык белән әйбәтләп болгатып күпертәләр дә кирәгенчә шикәр яки тоз салалар һәм тагын болгаталар, аннары болгата-болгата акрын гына салкын минераль су өстиләр. Әйрән күбекле, төерсез булырга һәм чемердәп торырга тиеш.
100 г катыкка: 100 г салкын су
Кымыз
Хәл кертеп җибәрә торган бу эчемлекне татарлар бик борынгы заманнарда ук әзерләгәннәр. Әмма соңгы вакытта аны дәвалау өчен генә кулланалар һәм ясау "серен" оныта башладылар.
Кымызны бия сөтеннән ясыйлар, башта сөтне марля аркылы сөзәләр, шуңа кымыз ачыткысы яки аннан алдарак әзерләнгән яхшы кымыз (1 л сөткә 1/2 стакан) салалар һәм 20-30 минут бик әйбәтләп болгаталар. Моны тутыкмый-күгәрми торган савытта махсус калаклар белән яисә май яза торган машинада эшлиләр. Ачыткан сөтнең савытын ябып, 3-5 сәгать җылы бүлмәдә тоталар, аннары тагын 20-30 минут болгаталар һәм җылы урынга куялар, моны 4-5 тапкыр кабатлыйлар.
Шуннан соң кымызны шешәләргә салып бөкелиләр дә 1-3 көн салкында тоталар. Салкында күпме тотуга карап, кымызны төче (бер тәүлеклек), ачырак (ике тәүлеклек) һәм ачы (өч тәүлеклек) кымызга бүлеп йөртәләр.
Эчәр алдыннан кымызны күбекләнгәнче болгаталар.