Борщ

борщ

Борщ

Эшне башлар алдыннан барлык яшелчәләрне дә салкын суда яхшылап юалар. Суган белән петрушканы турыйлар да кәстрүлгә бушаталар. Аның өстенә кипкән гөмбә һәм 8 стакан су салалар.
Аннары кәстрүлне көчле ут өстенә куеп җибәрәләр. Кызыл чөгендерне эре тешле угычта уганнан соң, майлы табага салып, әкрен генә утта якынча 20 минут томалап пешерәләр. Табага ярты балкашыгы тоз һәм бер балкашыгы шикәр комы салалар. Чөгендер сусыл булмаса, бераз шулпа да кушарга ярый. Табадагы массаны болгатып торалар. Чөгендер кызыл төсен югалтмасын өчен, аңа бер балкашыгы аш серкәсе өстәп җибәрәләр. Аннары кишерне, угычта уып, табага салалар.
Бәрәңгене, әрчеп, эре итеп турыйлар да кәстрүлгә салалар. Вак итеп туралган кәбестә, табада кызган чөгендер, кишерне дә кәстрүлгә бушаталар. Ашны 10 минут кайнатканнан соң, газны сүндереп, кәстрүлгә яшел үләннәр, дәфнә (лавр) яфрагы салып җибәрәләр һәм капкачын ябып куялар. 5 минуттан борщ инде тулысыңча әзер була. Тәлинкәләргә салып, каймак өстәп, табынга бирәбез.

8 стакан суга: 2 кызыл чөгендер, 2 баш суган, петрушка тамыры, 1 кишер, 3 бәрәңге, 1\3 баш кәбестә, 2 аш кашыгы томат пастасы яки 3 помидор, 2 кипкән гөмбә, яшел сельдерей, петрушка, укроп, 1 аш кашыгы тоз, ярты бал кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы аш серкәсе, 2 аш кашыгы май.


Сыр белән кыяр салаты

Кишерне суда пешереп алабыз. Пешкән кишерне, яхшылап юылган кыярны, сырны токмачлап турыйбыз, тирән эчле савытка салып, тәменчә тоз сибеп, майонез белән яхшылап болгатабыз. Әзер салатны салат савытына салып, табынга куябыз.

3 кыярга: 1 пешкән кишер, 120 г каты сыр, 65 г майонез

татар халык ашлары